• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучыларның иҗади эшләре

Опубликовано Мубаракшина Рузиля Рашитовна вкл 17.10.2016 - 16:48
Мубаракшина Рузиля Рашитовна
Автор: 
Ногыманова Камилә, Сабирова Азалия, Мортазина Камилла

Кыш темасына шигырьләр, хикәяләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh.docx11.75 КБ

Предварительный просмотр:

      Кыш

Бүген төнлә никтер якты иде

Шуны һич тә аңлый алмадым.

Уйлап яттым да, түзмичә

Тәрәзәгә барып карадым.

Бизәнгәннәр тәрәзәләр

Агач, куаклар да агарган.

Иртә торган бер өлгере инде

Ап-ак карда эзен калдырган.

Бүген төнлә кыш килгән бит –

Дөнья яктылыкка күмелгән.

Ялтырый кар кояш нурында

Әйтерсең лә җиргә алмаз сибелгән.

Ногыманова Камилә, 32 нче гимназиянең 2 нче б сыйныфы укучысы

Кышның беренче көне

   Менә кышның беренче көне килеп җитте. Кышны декабрь ае башлап җибәрә. Урамда сап-салкын, әче җилләр исә. Урамнарны, түбәләрне беренче кар каплады. Кырларга, урманнарга ак юрган япты. Кыш елга-күләрне дә онытмады. Аларның өстен шома боз белән каплады. Кыш балаларга бик ошый.

Сабирова Азалия, 32 нче гимназиянең 2 нче б сыйныфы укучысы

 

Кыш.

   Менә салкын кыш җитте. Бөтен җирдә кар ята, агачлар ак шәлләрен ябынды. Куышкы урман тынып калды, җәнлекләр йокыга талдылар. Урамда балалар чана-чаңгыда шуалар, кардан матур итеп төрле сыннар ясыйлар. Кышкы төндә йолдызлар бик якты яналар. Мин кышны бик яратам.

 Мортазина Камилла, 32 нче гимназиянең 2 нче б сыйныфы укучысы


Поделиться:

Ребята и утята

Большое - маленькое

Учимся ткать миленький коврик

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью

Как я избавился от обидчивости