• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Ялганчы кәҗә. Әкият.

Опубликовано Сабирзянова Гульшат Минегаязовна вкл 01.11.2016 - 10:55
Автор: 
Фофонова Юлия

Ялганчы кәҗә. Әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yalganchy_kzh_fofonova_yuliya.docx11.07 КБ

Предварительный просмотр:

Ялганчы кәҗә.

(әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди бабай, кыз һәм кәҗә. Бервакыт бабай кызга әйтә: “Кызым, кәҗәне болынга яшел печән ашатырга алып бар әле”, - ди. Кыз, бабайның сүзен тыңлап, кәҗәне болынга алып китә. Кыз болында матур-матур чәчәкләр җыя, җиләк ашый. Шулай итеп вакытның узганын да сизми кала. Өйгә кайткач бабай сорый кыздан: “Әйбәтләп ашаттыңмы?” – ди. Кәҗә шулвакыт: “Ул мине ашатмады, бер агачка бәйләп куйды да кайтканчы ычкындырмады”, - дип алдый. Икенче көнне дә шундый ук хәл кабатланган. Өченче көнне бабай боларның артыннан күзәтеп барган. Кәҗә, кайткач, тагын зарланырга тотынган. Бу юлы бабай аңа ышанмаган. “Син, кәҗә, мине ялганлагансың, андый ялганчы булырга ярамый. Шуңа күрә мин сине иртәгә бер җиргә дә җибәрмим”, - дигән. Кәҗә ялганлаганына бик үкенгән.

Фофонова Юлия


Поделиться:

Волшебные звуки ноктюрна

Разноцветное дерево

Пятёрки

Рисуем домики зимой

10 осенних мастер-классов для детей