• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Туган авылым- горурлыгым!

Опубликовано Закирова Фануза Рафаэловна вкл 06.11.2016 - 9:27
Автор: 
Адилә Әхмәтҗанова Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 8 чне класс укучысы.

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sochinenieft_word_4.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

                              Туган авылым-горурлыгым

    Яшәр өчен бетмәс көч алырга

    Олысына һәм дә кечегә ,-

    Мәхәббәтле , ямьле , мәрхәмәтле

    Туган ягы кирәк кешегә .

                                        Фәнис Яруллин

   Һәр кешенең күңеленә якын , газиз , кадерле , җанына җиңеллек бирә торган урыны була . Минем өчен ул – туган авылым .

   Әйе , мин авылда тудым . Бөек Тукае белән дан тоткан Арча районының  Кәче авылы минем туган төбәгем . Гүзәл Татарстаныбызның кечкенә генә бер кисәге ул . Мин үземнең туган авылымны бик яратам , аның гүзәллегенә сокланып туя алмыйм .

   Кәче авылы иңкүлеккә урнашкан . Бик борынгы заманнарда бу урыннар су астында булган ,  дип сөйли картлар . Еллар узу белән , сулар әкренләп кибеп юкка чыккан һәм корыган җирләргә кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Шуңа күрә авылыбызны ике яктан  биек таулар , калкулыклар кочып  алган. Безнең өебез авылыбызның аръяк дип йөртелә торган  калкуырак җиренә урнашкан .

    Мин , капка төбебезгә чыгу белән , үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм . Бәбкә үләннәре , вак ромашкалар ,сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм , күзләрем тирә-якны күзәтә . Күз күреме җирдә генә бормаланып Казансу елгасы ага . Аның ярлары  тал-тирәкләр белән капланган . Берсен-берсе уздырып сайраучы кошлар тавышы бөек композиторларыбыз әсәрләренә тиңләшерлек . Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк  тавышлары да  ишетелә , дөньяларын онытып , чыр-чу килеп уйнаучы балалар авазы яңгырап тора.

   Тау битләре  җәен җиләкләре белән сөендерсә ,  тау астыннын агып чыккан чишмә сулары авылым  халкына  көч , яшәү дәрте бирә . Чишмәләргә  бай туган авылым . Тугыз чишмә , Шамгал , Аръяк чишмәләре  салмак кына агып утыралар . Аларның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр .

   Эреле-ваклы күлләргә язын кыр үрдәкләре кайтып  бала чыгаралар. Кечкенә үрдәк бәбкәләренең суда чумып уйнауларына беркем дә битараф кала алмый .Күл буеның камышлары , анда үскән елак таллар кошларны үз куенына ала сыман .Озын аяклы челән дә үз итте безнең авыл күлен . Берничә ел рәттән кайтып , кара көзгә кадәр шунда яши ул .

   Авылымда болыннар да бар. Талгын җил искәндә,  болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың . Нинди генә чәчәкләр юк анда ! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар . Искиткеч матурлык ! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә . Күтәрелә дә илаһи нурларын , бөтен яктылыгын авылга сибә . Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана .

   Бай табигатьле авылымның кешеләре дә күркәм . Тырыш , матурлыкны үз куллары белән тудыра алучы авылдашларымның төзек , чәчәккә күмелеп утыручы йортлары , каралты-куралары бу гүзәллекне тагын да тулылындыра.

   Шушы матурлыкны күрә ,күзәтә белү генә аз , без аны киләчәк буыннар өчен сакларга да тиеш .”Табигатьне саклагыз!” дигән сүзләрне еш әйтә безгә биология укытучыбыз Нәфисә апа Закирова . Әмма  бу сүзнең чын мәгънәсен аңлап бетерәбезме икән ?! Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турында күп мәгънә салынган . Туган як табигатенең чиста булуы безнең киләчәгебез , сәламәтлегебез белән бәйле бит .

   Без , мәктәп укучылары , табигатьне саклау буенча күп эшләр башкарабыз. Чишмә буйларын , агачлыкларны , юл буйларын  , мәктәпнең тирә –юнен  чүп –чарлардан арындырып  торабыз ,агачлар утыртабыз . Мәктәп әйләнәсендә үсеп килүче аллеялар саны да  инде дистәгә җитеп килә . Бездә табигатьне  саклау буенча класстан тыш чаралар да еш булып тора . Бу эштә авылдашыбыз -экология белгече- Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улының ярдәме зур . Ул безнең алда чыгышлар ясый , китаплар бүләк итә . Бергәләшеп агачлар утыртабыз , викториналар  үткәрәбез. Кыскасы , кадерле кунагыбыз ул безнең .

   Язмамны тәмамлап , шуны әйтәсем килә :атлаган һәрбер адымым ,эчкән суым , ризыкланга икмәгем өчен ,туган авылым , мин сиңа бурычлымын. Сиңа булган ярату , синең белән горурлану хисләрем изге , пакъ һәм саф,  туган авылым !

                                           Адилә Әхмәтҗанова,       Кәче төп гомуми белем                  мәктәбенең 8 нче класс укучысы.

                                             Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче класс укучысы


Поделиться:

Злая мать и добрая тётя

Под парусами

Лиса и волк

Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"

Две снежинки