Фатих Кәрим - герой шагыйрь
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 2.82 МБ |
Слайд 1
“ Фатих Кәрим- герой шагыйрь ” Эшне башкарды: 2-нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Миндубаева Айгөл Айдар кызы Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миндубаева Алия Илдар кызы Т АТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ 2-НЧЕ НОМЕРЛЫ БИЕКТАУ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕСлайд 2
Гамьсез гомер ө чен тумадым мин, Ялкынланып яшәү-теләгем, Шаулы шигъри хисләр диңгезләр Дулкынчысы минем йөрәгем. Ф.Кәрим
Слайд 3
Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим (Фатих Әхмәт - вәли улы Кәримов) 1909 елның 9 нчы гыйнварын да элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче - төпчек бала булып дөньяга килә
Слайд 4
Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче баскыч авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый . 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901-1937 ) аны Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмамлагач ( 1924 ), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килә һәм бер ел Н. К. Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан Җ ир төзү техникумында укый. Шун да чакта комсомол сафына керә, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, техн и кумда комсомол оешмасының секретаре, соңыннан профком председателе булып эшли.
Слайд 5
Ф. Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый . 1926 ел - дан республика газеталарында аның көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләре, фельетон - нары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый (Ф. Кәримнең «Хәзер сезнең белән» исемле беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналының 1927 елгы 2 нче санында дөнья күрә). Фатих Кәрим Габрахман Минский белә н
Слайд 6
1928 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге“ Сабантуй”) газетасы чыгарыла баш - лагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составы - на кертеп, җаваплы секретарь итеп билгелиләр. Анда Ф. Кәрим, техни - кумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, бер ел эшли, аннары, 1929 елда тех - никумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930-31 елларда Ф. Кәрим «Азат Хатын», «Атака» (татар про - летар язучылары органы) журналларында жаваплы секретарь хезмәтлә - рендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елда татар телен - дә чыга торган «Кызылармияче» (редакторы — К. Нәҗми) газетасында хәрби журналис т -хәбәрче булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме белән Ф. Кәрим Татар дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе өчен зур әдәби мәктәп булган бу җитди, җаваплы эштә Ф. Кәрим 1937 елның май аена кадәр эшли. Бу — Фатих Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары .
Слайд 7
1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун китабы ба - сылып чыга (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрен - дә сизелгән формализм йогынтысыннан һәм декларативлыктан ары - нып, тиз арада үзенчәлекле шагыйрь булып җитлегү мөмкинлеге ту - дыра. Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең ху - җалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яше н яктысы» ( 1932 ), «Тавышлы таң» ( 1933 ), «Илле егет» ( 1934 ), «Аучылар» ( 1934 ), «Аникин» ( 1936 ) кебек по - эмалары белән Ф. Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь-гражданин буларак таныла.
Слайд 8
Гаиләсе Хатыны һәм балалары
Слайд 9
Үләм икән, үкенечле түгел, Бу үлемнең миңа килүе. Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. Сугыш башлангач, Ф.Кәрим үзе дә, фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар яза. Ниһаять, 3 елдан артык вакыт үткәч, 1941 нче елда Ф.Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар, һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр. 1945 нче елда ул Кенигсбергта вафат була .
Слайд 10
Ф. Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында кат н аш ып , ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Слайд 11
Сугыш чоры иҗаты Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф. Кәрим сугыш чо - рында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941-45 еллар арасында ул тугыз п оэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешлә - ре, патриотик хислә - ре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф. Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөл - сем» (1942) , «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» ( 1943) , «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1944) балладасы . Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разве д - чик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повес - тен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш тема - сы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм су - гышчан бердәмлеге чагыла.
Слайд 12
Үлем Ф. Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чын - барлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтә - гәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф. Кәрим батыр - ларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соң - гы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрә - җә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Слайд 13
Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. Әдип истәлегенә очрашу
Слайд 14
Казанда Фатих Кәрим урамы
Слайд 15
“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бугенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.” Сибгать Х әким “Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”. Луи Арагон
Слайд 16
Алар барысы да шагыйр ь не хәтерләтәләр.
Слайд 17
Мин – бер шагыйр ь; тойгы, хис кешесе, Яратам мин кошлар сайравын. Мин – гуманист, сөям дөн ья ны, Акмасын, дип, җирдә кеше каны, Гуманизм – минем байрагым.
Слайд 18
Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакл ь дән күренешләр.
Слайд 19
Фатих Кәримнең һ ə йк ə ле
Слайд 20
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Карты планет и спутников Солнечной системы

Как нарисовать ветку ели?

Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного

Воздух - музыкант

Учимся ткать миленький коврик