• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Безнең нәселдә укытучылар

Опубликовано Галипова Гадила Талгатовна вкл 17.04.2017 - 21:22
Галипова Гадила Талгатовна
Автор: 
Галимова Дина Ингелевна

Үткәннәр турында уйлар үзеннән-үзе авыл тарихына барып тоташа. Тарих... Ниләр турында гына язылмаган аның сәхифәләрендә. Кемнәрнең генә язмышлары чагылмый анда...

Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтыла, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба да. Авыл җирендә яшәп, авыл, авыл халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәген кайгыртып яшәгән иң изге һөнәр ияләре – укытучылар әнә шундыйлардан. Пәйгамбәребез дә үзенең бер хәдисендә: “Кырмыскалар – ояларында, балыклар – суда, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар”, - дигән. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта белем бирүче укытучыларына бурычлы.

Бер акыл иясе болай дигән: берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, 10 елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт.

Кеше гомере – чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бир мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса,  Кеше дигән олы исемне йөртү – тагы да зуррак бәхет. Бер-береңә изгелек һәм яхшылыклар гына кылып яшәүгә ни җитә! Акыл ияләренең, күренекле шәхесләрнең игелекле һөнәр ияләре турында сүзләрен, фикерләрен укыгач, миндә туганнарым, нәселебездәге укытучылар, тәрбиячеләр турында күбрәк белү, эзләнү теләге туды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galimova_dina_ingelevna.doc1.75 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Поделиться:

Без сердца что поймём?

Несчастный Андрей

А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?

Пока бьют часы

Девчата