Стихи собственного сочинения, завоевавшие титул лауреата премии поэтессы К.Булатовой
Вложение | Размер |
---|---|
shigyrlrem-yashu.docx | 26.37 КБ |
Милләтемнең гүзәл ханбикәсе...
(2017 нче елда Клара Булатова исемендәге премия лауреаты дәрәҗәсенә ия булган шигырь)
Сарман төбәгендә тантана –
Җиргә туган гүзәл кыз бала.
Мулла кушкан исеме – Клара,
Чегән кызларыдай, кап-кара.
“Чегән”, “Чичән”, охшаш сүзләр сыман,
Әллә Тәңре шуны белгерткән.
Тузгак чәчле гүзәл Клара,
Чичәнлеккә ия яшьлектән.
Яшьлегендә кызлар көнләштереп,
“Тәнәкә”се булган Туфанның.
Ничә еллар буе саклап килә,
Туфаннардан калган дуфанны.
“Милләт”,-дигән, “Туган телем” – дигән,
Балаларга биргән аң-белем.
Тапкыр сүзле, хезмәтенә тугры,
Олы йөрәкле, горур Мөгаллим.
Акмуллалар кебек сүзгә тапкыр,
Чичәнлектә аңа юк тиңнәр.
Шәкертләре арасында күпме,
Мәйдан тоткан данлы шагыйрьләр.
Шагыйрьләрдән чыга хикмәтле сүз,
Аны туеп булмый тыңлап та.
Әлмәт визиткасына әверелгән
“Шушы яктан, шушы туфрактан”.
Ул бүген дә мәгърур ханым әле,
Мөлаемлык китми йөзеннән.
Акмуллалар нәселеннән түгел,
Гади Гарифҗаннар нәселеннән!
Әй, кардәшләр! “Милләт бетә”-диеп,
Һич кенә юк елап торасы.
Милләт яши, сөйли үз телендә,
Исән булса, Булатовасы!
2017 нче елда А.Алиш эзләреннән IV төбәкара фәнни-конференциядә катнашу өчен иҗат ителгән шигырьләр)
Батырлар бүген дә исәннәр!
Альбомда бик таныш сурәтләр –
Мусалар, Алишлар, Зиннәтләр...
Татарга хас булган горурлык,
Һәркайсы - ун иргә торырлык.
Альбомда мәгърур ир-егетләр...
Төрмәдә батырлар моңлана.
Яшәүгә киселгән өметләр,
Күңелләр җыр белән юана.
Ышана, Алишлар, Мусалар,
Җыр булып иленә кайтуга.
Хәерсез иртәдә батырлар,
Җыр белән үлемгә кузгала.
Әй, мескен һәм куркак бер палач,
Киссәң дә башларын аларның.
Мусалар, Алишлар җырына,
Балтаңны тидерә алмадың.
Кайттылар җыр булып Ватанга,
Татарны таныткан шагыйрьләр.
Алишлар, Мусалар, Зиннәтләр...
Үлмәде, бүген дә Исәннәр!
***
Мин – татармын! Ата – бабаларның,
Каны ага минем тамырларда.
Курыкмыйча үз сүземне әйтәм,
“Урыслашкан” татар – маңкортларга.
“Ник кирәк? – дип, татар телен белү,
Бүген безгә урыс халкы әйтми.
Татар гаиләсендә яшәүчеләр,
Үз милләтен, телен хурлап яши.
Нәни генә ялгышлыкларны да,
Чыгарып селки бөтен тирәлеккә.
“Үз чүбеңне читкә чыгармыйча”,
Яшәү кирәклеген белми һич тә.
Әй, татарым! Безнең яшәешне,
Тамырыннан кирәк үзгәртергә.
Татар булып яшәр өчен җирдә,
Бер горурлык хисе җитми безгә...
Туган җирнең кадерен белим дисәң...
Казан каласында тусам да мин,
Яшәсәм дә данлы Әлмәттә.
Күңел һаман тарта авылыма –
“Шөгер” дигән сихри җәннәткә.
Чит илләрдә булып кайтканым бар,
Диңгезендә йөздем, мендем тауга.
Күңелемнән чыкмый интектерде,
Шушма буе, сандугачлы таллар.
Гөлбакчага кердем, җимешләрнең,
Нинди генә төрен капмадым.
Шөгер тауларында тулып пешкән,
Җиләк тәмен барыбер тапмадым.
Атна буе күпме җирләр гиздем,
Күпме халык белән таныштым.
Ишетмәдем, Шөгер тугаенда,
Сайрап торган тургай тавышын.
Туган җирнең кадерен белим дисәң,
Чык икән син, дөнья гизәргә.
Җәннәт булып тоела күңелеңә,
Кычытканлы гади җирләр дә...
Әй, мәктәбем, белем учагым!
(17 нче мәктәптә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе өчен язылды)
Әй, мәктәбем, белем учагы,
Күңелемнең самими чагы.
Дус – ишләрем, сыйныфташларым,
Бәхет өчен ни кирәк тагын?
Матур заллар, якты бүлмәләр,
Үрмә гөлләр, чәчәк атканы...
Күңелемә бар да якын ла,
Бәхет өчен ни кирәк тагы?
Тәнәфесләр, күркәм дәресләр,
Күз яшьләре, борчу, шатлыклар...
Минем өчен бар да кадерле,
Бәхет өчен ни җитми тагын?
Иң кадерле әнием
(әниләр көне уңаеннан уздырылган мәктәп кичәсе өчен язылды)
Тукай абый әкиятләрен сөйләп,
Бишек җырын көйләп йоклатучым,
Сәйдәш моңын салып күңелемә
“Балам, бәгърем”,-диеп, юатучым.
Җәлил батырлыгын үрнәк итеп
Кыюлыкка әйдәп үстерүчем.
Алтын – көмешләрдән өстен күреп,
“Багалмам”,-дип, сөеп эндәшүчем.
Газиз әнкәм – җанга якын кешем,
Бәйрәмнәрең булсын сөенечле.
Киләчәктә читләп үтсен сине,
Борчу, хәсрәт, сагыш – көенече.
Тормышың гел торсын шатлыклардан.
Игелеген күр,син һәр балаңның.
Табигать тә сине котлый, әнкәй,
Шау чәчәктә, күрче, яраннарың!
Мин яратам көзләрен
(С.Сөләйманованы искә алу кичәсендә катнашу өчен язылды)
Кемдер җәйне бик ярата,
Мин яратам көзләрен.
Яфракларның кыштырдашып,
Серем тыңлап йөргәнен.
Кемдер кышларын ярата,
Таудан чана шуарга.
Миңа ошый көз көнендә
Торна тавышын тыңларга.
Кемдер язны өзелеп көтә,
“Хуш ис тарата” , - диләр.
Хуш исләрне көзләрдән дә
Никтер, эзли белмиләр...
Изге теләк
(Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү уңаеннан уздырылган шәһәр бәйгесе өчен язылды)
Балаларга белем бирү-
Энә белән кое казу.
Шул коеның иң төбеннән
Энҗе-мәрҗән табып алу.
Энҗе мәрҗән- газиз туган телем,
Тукайлардан варис- татар теле.
Күңелләрне тетрәндерә аның,
“Тәфтиләү”е - моңлы татар көе.
Дәрдмәндләрдән, Рәмиләрдән килгән
Рухи мирас, берүк, югалмасын.
Һәр ата-ана өйрәтә алса иде,
Туган телгә газиз “багалмасын”!
Данлы калам-Әлмәтем
(Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышлап язылды)
Таралсын дип даны еракларга
Әлмөхәммәт нигез салган аңа.
60 еллар бертуктамый үскән
Әлмәт дигән гүзәл, данлы кала.
Урамнары гөл-чәчәккә чумган,
Тирәкләргә сайрар кошлар кунган.
Һәр тарафтан татар көе ургый,
Күңелләр дә сихри моңга тулган.
Европача матур төзелешләр
Балкып тора урам уртасында.
Бәйрәм бүген, күңел ача халкым,
Зур юбилей Әлмәт каласында!
Туган җирем
Горурланам туган җирем белән,
Минем өчен ул бик кадерле.
Көндезләрен чыра яндырып та,
Таба алмам андый бер җирне.
Яшел бишек миңа – болын, кырлар,
Рухи азык – чишмә җырлары.
Күңелемә тула керсез хисләр,
Көйли калсам, халкым моңнарын!
Мин төш күрдем...
( 2017 нче елда “Тукай – безнең күңелләрдә” Республика бәйгесендә катнашу өчен язылган шигырьләр)
Йөрим, имеш, данлы Кырлай урманында
Хозурланып җырчы кошлар сайравына.
Авыз итәм баллы җиләк-җимешләрдән,
Куәт алып, киң колачлы имәннәрдән.
Гаскәр кеби үскән чыршы, наратлары,
Тирә-якта калын урман, кап-караңгы.
Төртелдем мин, кинәт кенә, әллә нигә,
Бу әллә ни – охшаган бит Шүрәлегә!
Тик Шүрәле охшамаган үз-үзенә,
Тукайныкы кебек түгел, башка, үзгә.
Күзләре дә очкын чәчеп уйнап тормый,
“Кети-кети уйныйк”- дип тә хәйлә кормый.
Кызганудан Шүрәлене булдым гаҗиз,
Дидем: “Әйтче, ниләр булды, Шүрәле дус?
Нилектән син калдың охшап бер шәүләгә,
Ник әйләндең урмандагы күләгәгә?
Еламсырап сүз башлады Шүрәле дус,
“Әй, адәмчек, сөенерлек сәбәбем юк.
Сез, кешеләр, каеннарны себеркегә бунадыгыз,
Бүреккә дип, җәнлекләрем тунадыгыз.
Җиләккә дип килгән чакта урманыма,
Чүп аттыгыз көмештәй саф суларыма.
Агачларым кан елатып, сындырдыгыз,
Кошкайларның ояларын туздырдыгыз.
Тукай кайтып күрсә, әгәр, бу мәхшәрне,
Халкы өчен үләр иде җаны әрнеп.
Ник кешеллек мәнсезлеккә ирек куя,
Рухи байлыгын югалтып, дөнья куа?
Шул урында өзелде дә китте төшем,
Уянгачтын уйга калдым, янды эчем.
Баксаң, дөрес фикерли бит Шүрәлеләр,
Табигатьнең палачлары без-кешеләр...
Дөнья малы артларыннан чаба-чаба,
Күңелебез торган саен ярлылана.
Киләчәккә күз ташлыйкчы, туганнарым,
Бу гомердән яшь буынга нәрсә кала?
Һай, куркыныч булды әле минем бу төш,
Уйларымнан бер дә чыкмый Шүрәле дус.
Кайтарасы иде үткәндәге урманына,
Ни кызганыч, болар бар да- хыял гына...
Без – Тукай оныклары.
Мин үземне Тукай оныгы дип,
Таныштырам һәрчак шаяртып.
Әнием дә иңнәремнән кочып,
“Тукаем” дип дәшә, яратып.
Сабый чактан әнкәй күңелемә,
Нык үрләткән милли моңнарны.
Былтыр булып, Шүрәлеләр белән,
Җырлап урыйм серле урманны.
Җай чыкканда, барган бер җиремдә,
“Туган тел” не җырлыйм халыкка.
Әби-бабайларның күзләрендә
Сөенеч тә күрәм, сагыш та.
Киләчәктә горур милләтемнең,
Хокукларын яклап атларга.
Түбәнчелек белән башым иеп,
Сүз бирәмен бөек Тукайга!
Данлы башкалам
(Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан язылган шигырь)
Үткәннәргә кабат кайта-кайта,
Тарих дәфтәреңне актарам.
Киләчәгең атлый бусагадан
Горур калам – данлы башкалам.
Күр, Казаным, куркып соңарудан,
Бәйрәм көнең белән котларга.
Пар атында олуг Тукай үзе
Сәфәр тоткан синең якларга.
Муса Җәлил, Алиш, Такташларың,
Туфаннарың буген сөенә.
Сайрар сандугачың – Сара сылу
Җырын суза моңлы көенә.
Картаюны белмәс Әлмәндәрең,
“Зәңгәр шәл”ең,”Сүнгән йолдызлар”.
Чит илләрдә данга күмде сине
Фәхретдиндәй галим ул, кызлар.
Укытучыма.
(мәктәптә укытучылар бәйрәме өчен язылган шигырь)
Укытучым!
Башым иям бүген сезнең алда.
Бар көчегез куеп тырышасыз,
Кеше булсын диеп җирдә һәрбер бала.
Тыйнаклыкны, сабырлыкны күреп,
Туя алмый күңелем сокланып.
Мәңге матур, көләч, татлы телле
Булып калырсыз, сез, сакланып.
Рәхмәт, сезгә, чит – ят балаларны
Үз балагыз итеп күргәнгә.
Рәхмәт, сезгә, “белем бакчасында”
Хәрефләрдән тәкыя үргәнгә.
Рәхмәт, сезгә, кайгы – борчуларны
Бүлешкәнгә иңне – иң куеп.
Рәхмәт, сезгә, шатлык, уңышларны
Уртаклашкан өчен сөенеп.
Сугыш истәлеге
(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган шигырь)
Альбомымда – солдат рәсемнәре...
Кемнәр алар, нинди батырлар?
Иңрәрендә – хәрби шинельләре,
Күкрәкләрдә – кызыл йолдызлар.
Ватан өчен барган сугышларда
Актарылган иркен кырларда,
Мәңгелеккә ятып калган алар,
Исемнәре кайткан җырларда.
Альбомымда – солдат рәсемнәре...
Җитмеш еллык йөрәк ярасы.
Карт әбием күз яшьләрен сөртә,
Кайтмый калган газиз баласы.
Есть ли лёд на других планетах?
Отчего синичка развеселилась
Знакомимся с плотностью жидкостей
Л. Нечаев. Яма
Астрономический календарь. Июнь, 2019