• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Керпекәй һәм Мурсик

Опубликовано Шарифуллина Айгуль Флюсовна вкл 10.01.2018 - 11:44
Шарифуллина Айгуль Флюсовна
Автор: 
Шәрифуллина Рәзилә

Әкият. Керпекәй һәм Мурсик дуслыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kerpeky_mursik.docx14.88 КБ

Предварительный просмотр:

Исәнмесез кадерле “Көмеш кыңгырау”. Яңа еллар белән Сезне. Исәнлек –саулык, иҗадый уңышлар теләп калам.Мин Шәрифуллина Рәзилә Динар кызы. Казан каласының Советлар Союзы Герое Ә.С.Әхмәмов исемендәге 121 нче лицееның 1нче В классында укыйм. Беркөнне Керпекәй рәсемен ясадым.  Рәсем ясаганда әкият тә килеп чыкты. Чын күңелдән кабул итеп алыгыз.

Керпекәй һәмМурсик.

Бервакыт,  авылдан ерак булмаган урманда, җәйнең матур бер көненедә Керпекәй дөньяга килгән. Керпекәйне әнисе бик яраткан, сөт белән генә ашаткан. Шулай итеп көн артыннан көн үтеп керпе баласы үскән. Үсүен үскән дә, ләкин әнисенең сөтеннән башка берни ашамаган икән.  Әнисе башка ашата алмагач Керпекәйгә әйтә икән:

  • “Керпекәем, йомшакаем мин сине башка ашата алмыйм. Син хәзер зур, үз-үзеңә ашарга эзләп тап” – дип әйткән дә улын урманга чыгарап җибәргән.

Керпекәйгә башка чара калмагча әнисе белән саубуллашып аашрга эзләргә чыгып китә. Урман буйлап бара иснәнеп бара да бара икән. Тик күңеленә ята торган ризык таба алмый икән. Яфрак та иснәп карый, агачны да ялап карый тик берсе дә тәмле түгел икән әнисе сөте кебек.

Ризык таба алмаганга бик моңсуланып барган чакта каршысына Мурсик килеп чыга. Керпекәй аптырам куркынган тавыш белән:

  • Син кем? – ди.
  • Мин -Мурсик. Әнә теге авылда яшим. Урманга саф һава суларга килдем әле.  Ә син кем? Исемең ничек?
  • Мин –Керпекәй.Шушы урманда яшим.
  • Нигә син бик моңсу?
  • Минем ашыйсым килә. Ә ашарга ризык таба алмый – дип җавап биргән Керпекәй.
  • Моңсуланма, киттек минем белән, мин сине ашатам –дип Мурсик Керпекәйне авылга таба әйдәгән.

Мурсик белән Керпекәй бергәләп атлый торгач дуслашып киткәннәр. Уйнап та алганнар. Мурсик Керпекәне тәмле сөт белән сыйлагач урманга чаклы озатып икенче көнне дә көтүен әйтеп саубуллашканнар. Шул көннән башлап Керпекәй якын дусты янына барып сыйланып кайта икән. Кайвакыт кунып та кала.

МАГБУ “Лицей №121”  Татар теле һәм әдәбият укытучысы Шәрифуллина Айгөл Флүс кызы.


Поделиться:

Извержение вулкана

Девочка-Снегурочка

Два морехода

Ель

Сочини стихи, Машина