• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Авылга юл.

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 12.04.2018 - 19:47
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Суфиянов Эльдар

Бу бүлектә укучының иҗади эшләре урын алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sufiyanov_eldar.docx11.77 КБ

Предварительный просмотр:

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең

8 нче сыйныф укучысы  Суфиянов Эльдар шигырьләре

(Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаттахова Люзия Назир кызы)

Авылга юл.

(Бәләбәй районының Исмәгыйль авылына)

Җәй! Күңелле!..

Тузан туза –

Юлдан машиналар уза.

Көз җиттеме-

Пычрак, балчык.

Узып китә тик мактанчык.

Кыш... Буран...

Җәяү йөгер,

Машинаны юлда калдыр.

Яз килдеме-

Түз йөрәгем...

Күңелем төшә кайта-кайта.

   Әни сүзләре.

Урамда буран, ак карлар ява,    

 Салкын җил кием, якадан кага.                                                                                        

-Белем алырга кирәк, дускаем!

Киләчәк юлга озата әнкәем.

Балкый йөзләре, ул эшкә бара,

Йомшак сүзләре колакта кала.

Тыңлармын сине, газиз әнкәем!

Мин синең яраткан бәгырькәең.

Әнкәем.

Урамда яз, көлә кояш,

Тамчылар тама.

Кар эри, юллардан җырлап

Гөрләвек ага.

Гимназиягә барам мин,

Әни озата.

Иркәләп әйткән сүзләре

Чыңлый колакта.

Минем әнием иң якын,

Кадерле кешем.

Тиз үтим әйткәннәрен,

Шатлансын өчен.


Поделиться:

Н. Гумилёв. Жираф

Два петушка

Сторож

Иван Васильевич меняет профессию

Извержение вулкана