Фаттахова Люзия Назировна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Эш сөйгәнне ил сөйгән. Мәкаль.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: филология

Увлечения: вязание,

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: г.Белебей

Место работы: МАОУ "Татарская гимназия г.Белебея" РБ

Звание, ученая степень: Заслуженный учитель РБ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fattahova-lyuziya-nazirovna
Һәр ялганның якасына ябыш, Мәкер белән алыш; Җирдә тапталмасын өчен ярыш Белем,акыл, намус!
Гамил Афзал.

Исәнмесез! Сезне сайтта күрүемә бик шатмын. Сайтка куелган материаллар сезгә дә файдалы булыр дип ышанам. Максатым- аралашу, эш тәҗрибәсе белән бүлешү,гомумән,яңалыклардан артта калмау.Сезнең эшләрегездә дә иҗадый уңышлар юлдаш булсын дип телим.

О себе

Автобиография.

Я, Фаттахова Люзия Назировна, родилась 19 сентября 1966 года в деревне Гудбурова Янаульского района  РБ. Сначала училась в деревенской начальной , а потом – в Айбулякской восьмилетней школе. В 1981 году поступила в Белебеевское педагогическое училище на татарское школьное отделение. Вела активный образ жизни: была членом комскомитета, посещала секции по волейболу, кружок  фотолюбителя, хора. Педучилище закончила в 1985 году, получила специальность учителя начальных классов и воспитателя. В этом же году была направлена учителем начальных классов в Каен-Елгинскую начальную школу Белебеевского района. В 1987 году, в связи с переменой места жительства, устроилась воспитателем в детский сад  «Семицветик» г.Белебея.  Во время работы в детском саду прививала детям любовь к родному языку, воспитывала интерес к истории и культуре татарского народа. Желание  обучать детей  татарскому языку привело меня в татарскую гимназию. С 1987 года по сегодняшний день работаю учителем татарского языка и литературы МБОУ “Татарская гимназия с отделением искусств г. Белебея” РБ. В 2003 году закончила заочно БГПУ, присвоена квалификация «Учитель татарского языка и литературы» по специальности  «Филология». На уроках применяю технологии развивающего и проблемного обучения, уровневой дифференциации и индивидуализации обучения, информационные технологии.

         Участвую в реализации программы  «Здоровье» и экспериментальной площадки по рефлексивно-оценочной саморазвивающей технологии Б.Х.Юнусбаева. Успешно внедряю в урочную и внеурочную деятельность национально-региональный компонент, что способствует воспитанию у учащихся чувства любви, уважения к родному языку, краю, истории и культуре народа. Уделяю много  внимания исследовательской деятельности, учащиеся успешно выступают на гимназических и муниципальных научно-практических конференциях, получают призовые места и авторские свидетельства. Также стараюсь создать условия для реализации творческих возможностей обучающихся. Работы детей постоянно публикуются на страницах местной газеты, стихи учащихся вошли в сборник  «Проба пера». Активно участвую в профессиональных конкурсах («Учитель родного языка-2003»- 3 место, «Учитель родного языка- 2007 года»- 1 место - на муниципальном уровне, «Учитель татарского языка и литературы -2008» - финалист Республиканского конкурса. Веду общественную работу в гимназии: член профкома, секретарь педсоветов и кафедры гуманитарных наук. Пишу статьи в местную газету  о жизни гимназии, учащихся, о работе своих коллег, о проблемах воспитания и обучения. В 2010 году напечаталась статья  «Учитель Башкортстана»  о заслуженном учителе РБ Гиззатуллине И.С. Из года в год участвую в составе жюри олимпиады по татарскому языку на муниципальном уровне, а в 2008 году участвовала в составе жюри республиканского конкурса сочинений.

Люблю также участвовать в письменных конкурсах, например, в таких, как  «Знаешь ли ты свою историю?», за что была награждена Почетной Грамотой редакции журнала «Магариф» РТ. Многие выпускники выбирают профессию учителя и учатся в ВУЗах РБ и РТ,приезжают в родную гимназию для прохождения педпрактики. Коммуникабельность, тактичность, требовательность, доброжелательность, отзывчивость,  постоянное повышение  педмастерства помогают мне заслужить уважение коллег, учеников и их родителей. Была награждена Почетными грамотами Министерства образования РБ (2008 май, октябрь), Указом Президента РБ от 23.04.2008г. была удостоена звания «Заслуженный учитель РБ».

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап -бакча ул, ә андагы язулар-шул бакчаның гөлләре",- дигән Каюм Насыйри. Мин дә кечкенәдән китаплар укырга яраттым.Г.Тукай, Х.Туфан, Ф.Кәрим,М.Җәлил, Һ.Такташ,С.Хәким иҗаты кечкенәдән күңелемдә әдәбиятны өйрәнүгә нигез салды, Г.Ибраһимов, Ә.Еники, Г.Кутуй иҗаты тел нечкәлекләрен тоярга ярдәм итте, үсә төшкәч, Г.Исхакый, Н.Фәттах,М.Хәбибуллин әсәрләре татар халык тарихын өйрәнүгә этәргеч бирде.И.Юзеев,Ә.Атнабаев, Н.Нәҗми иҗаты  шигьрияткә гашыйк итте. Юкка гына М.Шолохов : "Китапны ихлас күңелдән яратыгыз! Ул сезнең яхшы дустыгыз гына түгел, соңгы көнегезгә кадәр тугрылыклы юлдашыгыз да!,-дип әйтмәгән. 

Мой взгляд на мир

Кеше бу тормышта үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш. Якты эз калдыру өчен матур итеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Яраткан эшең, эштән соң көтеп торган яраткан гаиләң булу да мөһим.Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу, кирәк вакытта аларга ярдәм кулы сузу да кемдер өчен зур бәхет булырга мөмкин.Халкым,телем,илем дип янып яшәгән кешеләр тарихта үз исемнәрен мәңгелеккә язып калдыра.

Мои достижения

1.      Почетная Грамота Отдела образования РБ Отдел образ. Админ. Г.Белебея (1996г)

2.      Почетная Грамота татарской гимназии (2003г)

3.      Благодарствнное Письмо Отдела образ. Админ. Мун. Района Белебеевский район, (2006г.)

4.      Диплом участника  республиканского конкурса «Учитель года татарского языка и литературы -2008» (Министр образования З. А. Аллаяров)

5.      Почетная Грамота Письмо Отдела образ. Админ. Мун. Района Белебеевский район ,занявшую 1 место в конкурсе “Учитель родного языка”( 2007г.)

6.      Благодарственное письмо татарской гимназии (2010г.)

7.      Благодарственное письмо татарской гимназии (2009г.)

8.      Премия Президента РБ (2008г., Президент М.Рахимов)

9.      Почетная Грамота Министерства Образования РБ (2008г)

10.  Благодарственное письмо исполкома татар РБ (2008г)

11.  Почетная Грамота Президиума Башкирского респ. Комитета профсоюза работников нар.обр.РФ )2008г)

12.  Почетная Грамота Министерства образования РБ за работу в составе жюри (2008г).

13.  Благодарственное письмо БГПУ (2012г)

14.  Благодарственное Письмо 5 Всероссийского литературного конкурса «Илһамлы каләм» (2013г)

15.  Благодарность за значительный вклад в подготовку лучшего участника Республиканского конкурса литературных произведений школьников “Республика моя” (16.03.2016.г.Уфа.)

16.  Благодарственное Письмо за подготовку призера республиканского конкурса исследовательских работ в рамках Малой академии наук школьников( г. Уфа, 2016 г.)

17.  Благодарственное Письмо за подготовку олимпиадника( г.Уфа,2016г.)

18.  Благодарственное Письмо за подготовку победителя Республиканского-фестиваля «Тукай моңнары» ( г.Уфа,2016г.)

19.  Благодарность за участие “Литературные чтения, посвященные 130-летию со дня рождения писателя, ученого, общественного и государственного деятеля Г.Ибрагимова”( г.Белебей, 2017г.)

20.  Благодарственное письмо за помощь в организации и проведении муниципального этапа 5  Республиканского конкурса-фестиваля “Тукай моңнары”( г Белебей, ТОЦ, 2017г.)

21.  Благодарственное письмо за сохранение языка,традиций татарского народа (г Белебей,2017г.)

22.  Благодарственное Письмо за подготовку призера республиканского конкурса исследовательских работ в рамках Малой академии наук школьников ( г. Уфа, 2017 г.)

23.  Благодарственное Письмо за подготовку учеников к конкурсу эссе, посвященный учителю родного языка и к олимпиаде по татарскому языку и литературе (г. Стерлитамак, 10 декабря  2016 г.)

24.  Благодарственное Письмо за активное участие (10 декабря  2016 г.,г.Стерлитамак)

25.  Благодарственное Письмо за подготовку победителя Республиканского-фестиваля «Тукай моңнары» ( г.Уфа,2017г.)

26.  Почетная грамота за многолетний добросовестный труд, весомый вклад в обучение и воспитание подрастающего поколения (Администрация МР Белебеевский район РБ,2016г.)

27.  Благодарственное письмо за подготовку победителя конкурса чтецов “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...”21.02.2018г.,г.Стерлитамак)

28.  Благодарственное письмо за подготовку победителея конкурса очерков на тему «Учитель моего учителя» (март,2018г., г.Стерлитамак)

Моё портфолио

Минем педагогик фәлсәфәләрем

 

Кешенең  иң матур  истәлекләре, иң беренче шатлык - куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән була. Шушы истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм укытучылар алып тора. Укытучы баланы белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштырырга, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.

Минем дә беренче сыйныфка укырга барган вакытым бүгенгедәй күз алдымда. Безне озын кара чәчләрен матур итеп җыйнап куйган, зифа гәүдәле, ягымлы, күзлекле һәм һәрберебезнең күзләренә тутырып караучы Фәйрүзә апабыз каршы алды. Беренче укытучымның уңганлыгы, белемлелеге, сабырлыгы, татар телендә матур итеп шигырь сөйләве, җырлар көйләве, без - нәниләр белән иркен аралашуы, шул ук вакытта таләпчән, кирәк чагында җитди дә була белүе минем күңелемдә укытучы булу теләге уятты да инде. Менә нинди икән ул укытучы!

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау, үз-үзеңә искиткеч  таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Безнең җәмгыять мөстәкыйль, ирекле, мәдәниятле, әхлаклы, итагатьле, гаилә, җәмгыять һәм хөкүмәт алдында үзен бурычлы санаучы, башка гражданнарның хокукларын һәм  ирекләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне иң югары максат итеп куя. Шушы максатны тормышка ашыруда укытучы эшчәнлеге  беренче һәм төп урында тора. Укытучы  буыннар  туплаган иҗтимагый-тарихи тәҗрибәне балаларга һәм яшьләргә тапшыра. Җәмгыятьтәге бер генә иҗтимагый-икътисадый  бурыч та укытучы катнашлыгыннан башка үтәлми.

Русия мәктәпләрен Көнбатыш илләре  үрнәгендә модернизацияләүнең максаты түбәндәгеләрдән  гыйбарәт: демократик, гражданлык, хокукый җәмгыять төзү. Ә демократия - үзеңнең проблемаларыңны мөстәкыйль хәл итә белү, үзең кылган эш-гамәлләреңә үзеңнең намусың алдында җаваплы булу. Шуңа күрә укытучы  шәхеснең җәмгыятьтә өстенлекле урын  тотуын тирән аңлап,  шәхескә юнәлтелгән педагогик эш  формаларын һәм алымнарын куллана белергә тиеш.

Укытучы эшчәнлегенә һәм аның нәтиҗәләренә тәэсир итүче факторларнын берсе - җәмгыять идеологиясе. Укытучы җәмгыять һәм бала арасындагы әлегә күренми торган җеп ролен башкаручы. Чөнки мөгаллим укучыны тормышта үз урынын  табарга, үз-үзе белән идарә итәргә өйрәтә, зур тормышка әзерли. Мәктәпне тәмамлап чыккач, укучың үз урынын таба алырмы, авырлыклар алдында югалып калмасмы - укытучы менә шушы сорауларны бервакытта да исеннән чыгармаска тиеш.

Укытучы булу теләге мине Бәләбәй  педагогия училищесына алып килде. Уку елларында үземә кат-кат сорау биргән вакытларым аз булмады. Булдыра алырмынмы? Илем, халкым, авылдашларымның йөзенә кызыллык китермәмме? Укучылар белән  уртак тел табып булырмы?

Волейбол секциясенә йөрү, комсомол комитетында эшләү, вокал- инструменталь түгәрәккә йөрү, дәресләргә яхшылап әзерләнү чын тормыш мәктәбе булды.

Менә мин балалар алдында. Күпме күзләр миңа төбәлгән?! Алар миннән белем дә, ярдәм дә, игътибар да көтә. Укучылар белән бергәләшеп белем үрләренә атлыйбыз. Юлларда кыенлыклар да, киртәләр дә очрый. Ләкин түземлелек, татар халкына гына хас булган сабырлык, уңганлык кебек сыйфатлар эшемдә илһам һәм көч бирә. Туган җирем, изге туфрак, ата-анамның хәер-догалары, туганнарымның, дусларымның, хезмәттәшләремнең  изге теләкләре миңа бетмәс-төкәнмәс дәрт өсти.

Укучыларга шуны аңлатам: үз җиреңдә, туган туфрагыңда, ата-ана нигезендә яшәгән кеше генә тулы бәхеткә ия була ала.

Дөнья малы артыннан куып, телен, халкын оныткан кешеләрне күңелем һич аңлый алмый.

Мин укыткан укучылар  арасыннан да андый әти-әниләр чыкмасын иде дип борчылам.Туган Башкортостаныбызда, туган җиребездә, ата-бабалар  нигезендә безнең эшебезне дәвам итүчеләр нәкъ менә безнең балалар булырга тиеш ич. Халкыбызның телен, мәдәниятен гореф-гадәтен киләчәк  буынга тапшыручылар да алар бит!

Дәресләрдә  киң күңеллелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек турында күбрәк сөйлисем килә. Чөнки сер түгел, күршеңдә “бай” яшәсә, ул сиңа сәлам дә бирми, туктап хәл-әхвәл дә белешми.. Кешеләр белән кешеләрчә сөйләшү  онытылып бара. Элекке вакытларда  халкыбыз берсе чәй куеп, коймак пешерсә, икенчесен кунакка чакыра торган иде. Эчкерсезлек, дуслык, бер-береңә изгелек кылу кебек күркәм гадәтләрне, их, ничек кенә кирегә кайтарырга икән! Тышкы дөньяң бай булып та, эчке дөньяң ярлылыктан интекмәсен иде, ходаем, дип телим.

  Әлеге вакытта җәмгыятьтәге эчкечелек, фахишәлек, наркомания кебек кире күренешләрне бары иманлылык кына коткарыр дип уйлыйм. Дингә ышану, иман нигезләре буенча яшәгән ата-бабаларыбыз кешегә беркайчан да начарлык кылмаган. Һәр эшен “бисмилла” белән башлаган. Укучылар алдында кайвакытта үземне кечкенә кеше итеп хис итәм. Чөнки минем алда илебезнең киләчәк фән  эшлеклеклеләре, дәүләт җитәкчеләре, врачлар, киләчәк буын укытучылары, галимнәр һәм тагын әллә күпме һөнәр ияләре утыра. “Илебезгә алмаш бит сез”, - дип күңелләрен үстерәм. Әлбәттә, алар әле бу сүзләргә көлемсерәп карыйлар. Ләкин татар халкының өмет, ышаныч дигән сүзләре безне алга дәшә, яшәтә, көч бирә.

Тормыш баскычлары буйлап  алга атлыйм. Югары уку йортын тәмамлау, тормышка чыгу, өй салып керү  мәшәкатьләре белән  гомер   агышы сизелми дә үтеп бара, һәр башланган эш көнен өмет белән башлыйм. Эшемдәге кайгы-шатлыкларны бүлешүче, кирәк вакытта ярдәмләшүче тормыш иптәшем, балаларым булуына сөенәм, исән-иминлекләрен телим. Әйе, гаилә - хәзерге чорда тынычлык, иминлек почмагы дип әйтер идем. Юкка гына гаилә елы дип игълан ителмәде бу ел. Гаилә - төрле стресслардан саклаучы, яклаучы да ул. Гаилә төзү, аны саклау да, бәхетле була белү серләренә өйрәтү дә нәкъ менә укытучы җилкәсенә йөкләнгән. Әлбәттә, җәмгыять белән бергәлектә. Шәҗәрәңне белү, нәсел-нәсәбеңне өйрәнү кеше тормышында мөһим роль уйный. Кем син? Кая барасың? Ата-бабаң кайда яшәгән? Кем булган, ни белән шөгыльләнгән? Син үзең кем? Тирә-ягыңда кемнәр яши? Киләчәктә кем булырсың, кайда һәм ничек көн күрерсең? Бу сорауларга укучылар инде төгәл җавап бирә белә хәзер.

Шунысы куанычлы, дәүләт башлыклары, хөкүмәт җитәкчеләре соңгы елларда халык сулышын тоеп яши, эшли. Төрле-төрле программалар булдырыла, аларның үтәлеше тикшерелә. Ил һәм халык бергә булганда гына киләчәк ачык күзаллана.

Гомер йомгагы тәгәри дә тәгәри. Мең төрле борчылулар, мәшәкатьләр белән көн артыннан көн үткәне сизелми дә кала. Куанычлы, икенче көнеңдә дә эшләр бетми, арта гына. Эшең өчен янып-көеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән соң? Бигрәк тә аның нәтиҗәләрен күрү тагын да сине дәртләндерсә, шатландырса? Өч-дүрт ел элек кенә минем күзләремә карап утыручы укучым, көннәрдән беркөнне мөгәллимнәр бүлмәсенә килеп керде.

“Мине таныйсызмы, мин сездә укыдым, ә хәзер сездә практика үтәргә телим” -дигәч, күңелемдә горурлану хисе дә барлыкка килде,ышаныч хисе артты. Менә бит, эшем юкка чыкмый. Дәвам итүчеләр бар ләбаса! Төшкән орлык юкка чыкмаган! Уңдырышлы туфрак, су, һава тиешле уңыш биргән. И балам, рәхмәтләр яусын инде сиңа, халкымның телен, тарихын, мәдәниятен дәвам итүчем! Бөтен тырышлыгым, булмышым белән мин сиңа ярдәм итәргә әзер. Тик син генә сайлаган юлыңнан читкә тайпылма

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: