Бу өлештә укучының төрле темаларга шигырьләре урнаштырылган.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 12.34 КБ |
Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең
5 нче сыйныф укучысы Нартдинова Диана шигырьләре
(Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фаттахова Люзия Назир кызы)
Мин яфрак кебек
Мин яфраклар кебек,
Үзгәрә бик тиз кәеф.
Әле генә булсам көләч,
Шундук буламын сәер.
Булам кайчак-сары яфрак,
Елыйсы килә һәрчак.
Булам кайчак-яфраксыз кыш-
Куркадыр миннән курчак.
Булам кайчак-яшел яфрак,
Кочасы килә һәркемне.
Үзгәрә шулай кәефләр-
Белмим,нидә сәбәбе ?
Мин бит агач түгел
Урманда агачлар бик күп,
Һәркайсы бик тә матур.
Биек агачларга карап,
Сокланып йөрим һәрчак.
Мин сикерәм, мин йөгерәм-
Әй рәхәт соң урманда!
Агачлар гына тик тора-
Гүя миңа соклана!
Мин бит агач түгел инде-
Килми бер тик торасы!
Агачлар-безнең дуслар,
Башларын селкеп куйды.
Минем гөлем
Өйдә чәчкә үстерәм,
Көн дә аңа су сибәм.
Орхидея-исеме,
Бик яратам мин аны!
Ул да мине ярата,
Хуш исләрен тарата.
Мин-матур,чәчкә-матур,
Бик тә күңелле бергә!
Минем исемем
Минем исем бик матур!
Ай нурларын аңлата.
Рәхмәтлемен әтиемә,
Гоурланам исем белән.
Исеменә-җисеме дип,
Әни гелән искәртә.
Исемемә тап төшермәм-
Мин исемне яратамын,
Исем мине ярата!
Песием
Беләсезме,минем песи
Сөт өстен бик ярата.
Һәм тагын ул көне буе
Йоклый да йоклый гына.
Никтер бер дә уйнамый,
Диванда гына ята.
Минем уйныйсы килә-
Ул мине һич аңламый!
Урамга уйнарга чыгам-
Кала ул һаман ятып.
Мәктәбемнән укып кайтам-
Ята тагын сузылып.
Песи,песи,пескәем,
Уйна инде азрак.
Ялкау булма, уяу бул,
Юкса тотар тычканнар.

Мост Леонардо

Упрямый зяблик

Мастер-класс "Корзиночка"

Нечаянная победа. Айзек Азимов

Рисуем ананас акварелью