• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Алсу

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 12.04.2018 - 19:45
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Нугуманова Алия

Бу өлештә укучының кызыклы шигырьләре урын алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Алсу. Тукай-йөрәктә. Укытучы.12.33 КБ

Предварительный просмотр:

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең

8 нче сыйныф укучысы  Ногыманова Алия   шигырьләре

(Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаттахова Люзия Назир кызы)

Алсу

Бар минем сеңлем-Алсу,

Бите Алсуның – алсу.

Шаярырга ярата,

Песине дә елата.

Әнине һич тыңламый,

Дәресләрен карамый,

Акыра да бакыра,

Барыбызны куркыта.

Әти аны иркәли,

Кәнфитләр белән сыйлый.

Әни әйтә: “Бозасың,

Аннан ничек тыярсың?”

Бар менә шундый сеңлем,

Мин түзәм инде, нишлим?

Юатам да, әрлим дә,

Аннан нишләрмен, белмим?!

Тукай – йөрәктә!

Кечкенәдән ятим калып,

Авырлык күргән Тукай.

Язмыш  шулай җәберләүгә

Гаеплеме бу малай?

Ләкин Апуш бирешмәгән,

Гел алга таба барган. 

Ач-ялангач дип тормаган,

Тырышып белем алган.

Еллар үткән, Тукай безнең

Халкыбызны таныткан.

Шуңа күрә Татар аны

Мәңгелеккә яраткан.

Тукай ул – татар шагыйре,

Безнең халык кешесе!

Аны йөрәкләрдә мәңге

Саклап килә яшисе!

Укытучы

Минем әни – укытучы,

Бүген әни бәйрәме.

Бүләк итәм чын күңелдән

Аңа шигырь бәйләмен.

Сәламәтлек һәм шатлыклар

Телим аңа эшендә.

Укучылар тырыш булсын,

Уңыш булсын юлында.

Көз

Алтын көз җиткәч,             Очалар ерак      

Көннәр суыткач,                 Җылы якларга.            

Кошлар очалар,                   Кайталар тагын

Күкне кочалар.                    Туган якларга.


Поделиться:

Лиса-охотница

Шелковая горка

Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Денис-изобретатель (отрывок)