Бу өлештә укучының шигырьләре урын алган.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 14.07 КБ |
Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең
11 нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов Илдус шигырьләре
(Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фаттахова Люзия Назир кызы)
Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан.
Ул җырны мин тыңлыйм туймыйча,
Хисләремне һич тә тыймыйча
Вакытларга хисап бирмичә,
Ишетелә ул бер туктамыйча.
Ул җыр –минем илем турында,
Илемдәге матур халкым турында,
Ул җыр –минем телем турында,
Туган туфрак, икмәк турында.
Шул җырда мин ишетәмен
Болгар бабамнарның авазын.
Ачы язмыш, каты сынауларда
Чыныктырган алар язмышын.
Бирешмәгән алар, җыр да өзелмәгән,
Көрәш арты көрәш тезелгән.
Канлы сугыш елларыннан соң да
Тагын матур тормыш төзелгән.
Ә җыр һаман дәвам иткән,
Кичеп килгән гасыр, дәверен.
Вакытларга бер дә бирешмичә,
Һаман дәвам иткән үз юлын.
Ул җыр әле һаман яңгырый,
Ул җыр миндә,синдә, башкада.
Безне дәшә изге эшләргә ,
Алып чыга олы тормышка.
Мин беләмен, Илдар абый,
Ул җырларда ишетелә бүген
Бер дә чынга ашмаган хыялларың,
Моңлы –зарлы җырларың синең.
Синең җырың безгә яшәү көче бирә,
Дәрт тә анда, яшәү мәгънәсе.
Йолдыз кашка күккә омтылса да,
Безгә һаман алга барасы.
Безгә әле шул җырларны җырлап
Җиңүләрне яулап аласы.
Телсезләрне телле итәсе дә
Моңсызларны моңлы итәсе.
Киләчәктә бу җыр ишетелер,
Син курыкма, туктап калмас ул.
Киләчәкнең башы бүгенгедә,
Яшьлек хыялларсыз булмас ул.
Идел белән Урал буйларында
Җырларыбыз һич тә тынмасын.
Барча гына халык хәйран калып,
Безнең татар җырын инде тыңласын!
Җир язмышы –безнең кулда.
Туган җирем-Башкортстан,
Торган җирем-Башкортстан.
Язмышым да,булмышым да
Синдә генә, Башкортстан.
Уңдырышлы туфракларың,
Иркен дала-тугайларың,
Урманнарың, мул суларың
Сокландыра дөнья халкын.
Юктыр сине мактамаган,
Байлыгыңны данламаган.
Гүзәллеккә хәйран калып,
Көй-моңнарын сыздырмаган.
Шушы җирнең гүзәллеге
Юктан гына бар булмаган.
Изге җирләр өчен монда
Кан коюлар, сугыш булган.
Ата-бабам җирен яклап,
Илен саклап, яуга барган.
Ил терәге-ир икәне-
Җанга иңгән, канга сеңгән.
Изге җирем-туган туфрак-
Сынауларга бирешмәгән,
Милләтләрне берләштергән,
Кочагына сыендырган.
Хәзер инде җир язмышы-
Безнең кулда-
Синең кулда,
Минем кулда...
Син әзерме, и кардәшем,
Илең, җирең өчен көч салырга?
Дошман килсә, яуга чыгып,
Туган җирне яклап калырга?
Син әзерме, шушы гүзәллекне
Явызлардан саклап калырга?
Җирен,суын пычратмаска,
Халкын аның яклап барырга?
Туган җир - ата-баба әманаты,
Безнең кулда - җир язмышы.
Җире барның гына иле бар бит,
Безнең иңдә - ил язмышы.

Что есть на свете красота?

Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"

Нора Аргунова. Щенята

Большое - маленькое

Шелковая горка