• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Илһамлы КАләм" җыентыгы

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 12.04.2018 - 20:53
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Файрушина Ирина,Насырова Лиана

Бу җыентыкка гимназиядә укучы балаларның төрле еллардагы эшләре тупланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylar_izhaty.doc636.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Башкортстан Мәгариф Министрлыгы

Бәләбәй районы муниципаль

район идарәлеге

        

        

 

Илһамлы каләм

 

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле

татар гимназиясе

2013

ББК 74.26

И 47

Туплаучылар:  

сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Л.Н.

 сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасары Фәйрушина З.Т.

Бу җыентыкта Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучыларының төрле елларда язылган иҗади эшләре тупланган.

Җыентык укучыларга, студентларга, укытучыларга, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүчеләргә, киң катлам иҗат сөючеләргә тәгаенләнә.

И 47                          “Илһамлы каләм” конкурсында катнашучы укучылар                                          иҗаты. / Бәләбәй, 2013 – 34 бит

Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен

табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә ала торган хезмәтләрнең иң

кадерлесе, иң зурысыдыр.

Г. Ибраһимо

Җәйге ял.

Файрушина Ирина ,  10 класс

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Түземсезлек белән көттек

Без җәйге ялыбызны.

Дәреслекләр онытылды-

Табигать көтә безне.

Картәти һәм картәни        

Көтеп алды авылда.

Булышабыз- эш күп анда,

Бик сизелми ару да.

Урманда җиләк җыябыз,

Печән әзерләшәбез.

Кайтмый калган мал-туарны

Бергәләп эзләшәбез

Озын-озак тоелса да,

Көннәр санаулы икән.

Ни арада көтеп алган

Яшел  җәй үтеп киткән?

Бүген беренче сентябрь!

Мәктәпкә киттек тагын.

Белем диңгезендә йөзеп,

Беләсе килә барын.

Туган телем.

Туган телем – яшел тирәк,

Ә сүзләре - мең яфрак.

Гүзәллеген, тирән моңын

Тоям мин аның һәрчак.

Туган телем – алтын кояш,

Җылыта туң җаннарны.

Тылсымлы, серле сүзләре

Уңалта яраларны.

Туган телем – иркә, назлы,

Болындагы күбәләк.

Гомерләре күбәләктәй

Булмасын тик бер көнлек.

Дусларым, күз карасыдай

Саклыйкчы телебезне.

Югалтсак, киләчәк буын

Гафу итмәс бит безне.

                                                             

     

                                                         

Җиңү язы. 

Файрушина Ирина ,  10 класс

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Көлеп карый кояш безгә,

Алтын нурларын чәчә.

Карлар да бит эри башлый –

Безгә ямьле яз килә.

Исә инде җылы җилләр,

Сыйпап җирнең битләрен.

Туган якка кайта кошлар

Сагынып туган илләрен.

Тиздән шаулап урманнарда

Агачлар яфрак ярыр.

Хозурлыкка, гүзәллекккә

Барчабыз хәйран калыр.

Матур көннәр белән бергә

Өйләргә шатлык килә.

Барча халык бергә-бергә

Җиңү бәйрәмен көтә.

Баш иябез сезнең алда –

Хөрмәтле ветераннар.

Язгы ямьле көннәр кебек

Үтсен сезнең гомерләр.

 Онытмабыз сезнең батырлыкны,

 Күңелегез булсын гел тыныч.

 Җиңү язы алып килсен

Аяз күкле, якты шат тормыш.

Ак хыяллар алга дәшә.

Файрушина Ирина ,  10 класс

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

           

                Ап-ак кардан атлап барам,

                 Кыю гына эзләр салам.

                Ап-ак карлар – ак хыяллар

                 Дәшә кебек алга һаман.

                 Ап-ак карның сафлыгына,

                 Пакьлегенә хәйран калам.

                 Бураннарда адашмыйча

                 Үз юлымнан туры барам.

                 Күңелемдә игелекләр,

                 Ак теләкләр арта гына.

                 Хисләремә баш булалмыйм

                  Ап-ак карлар кочагында.

                 Илаһи ла бу дөньяда

                 Ак кына булсак икән.

                Яшәү – үлем аралары

                 Саф кына булса икән.

                 Ап-ак кардан ак кыз булып

                 Атлап барамын әле.

                 Аккиленнәр, акъәбиләр

                 Буласылар бар әле.

                 Ак биләүгә биләгәннәр,

                 Ак кәфенгә төрерләр.

                 Ә хәзергә ап-ак карлар

                 Ак бәхетләр телиләр.

                  Бара – бара ап – ак кардан

                 Чыгармын зур юлларга.

                 Ап – ак уйлар, ак ниятләр

                 Канат куйды хыялга.  

Минем яшисем килә

Насыйрова Лиана,  9 нчы сыйныф укучысы,

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Мин - кечкенә агач. Каен агачының кызы. Әлеге вакытта миңа бик авыр. Буем да бик бәләкәй, хәлем дә, яшәр өчен көчем дә юк. Тамырларым шундый зәгыйфь, җирдән һич тә су алалмыйм. Ичмасам, яңгыр да яумый. Инде яшәр өчен көчем дә калмады, бугай. Әнием дә берничек тә ярдәм итә алмый. Ул миннән ерактарак үсеп утыра. Орлык булып аннан өзелеп төшкәндә усал җил чыкты да мине ераккарак алып китте шул, каршы килеп торырга ул вакытта мөмкинчелек булмады. Әнием минем хәлемне аңлый,әледән-әле миңа карап ала, ярдәм итәргә теләгәндәй, ботаклары белән сузылып та карый, ләкин юкка гына, берни дә килеп чыкмый. Шулай булса да, аның җылы карашы, мине яратуы бераз көч биргәндәй була. Хәлсез булуымның сәбәбе дә бар шул: матур бер җәйге көнне ниндидер тәртипсез малай таяк белән кизәнеп, минем башыма сугып китте. И авыртулары, и әрнүләрем... Авыртуга гына түзәр идем әле, аның ямьсез сүзләрен ишетү миңа бигрәк авыр булды, йөрәгем ярылып чыга дип торам. Шуңа әрнеп төне буе сыкранып чыктым, миңа карап, әнием дә йоклый алмады. Ярый әле Ай апа чыгып, күңелемне бераз җылытып җибәрде. И рәхмәтләр укыдым, и укыдым....Икенче көнне ләйсән яңгыр явып үтте, шифалы сулары белән битләремне юды, тәнемә шифа, җан яраларыма сихәт бирде. Ләйсән апа, и рәхмәт инде сиңа, зур рәхмәт. Хәзер бераз хәл кергәндәй булды. Әзрәк кенә үсеп тә киттем, тамырларым ныгыды, әнием дә еш кына елмая башлады. Аның сөенүен күргән саен миңа да чиксез рәхәт булып китә. Тирә - як матурлыгын да күрә башладым. Гаҗәп икән бу шәһәр  тормышы: кешеләр һаман каядыр ашыга, көне- төне әле теге якка, әле бу якка атлыйлар да атлыйлар. Мин аларга әллә бар, әллә юк. Югыйсә, мин алар саф һава суласын дип, юк көчләремне җыеп, үсәргә тырышып маташам, ә алар мине бөтенләй күрмәмешкә салышалар. Мин хәзер алай ук карамаслык түгелмен, яфракларым шундый самими, яшь, тыйнаклыгымны әйтәсе дә юк инде.

Әкрен генә көннәр үтә тордылар. Бу чаклы ваемсыз, битараф дөньяда ничек кенә яшәрмен дип борчылам. Беркемгә дә кирәгем булмас инде, дим. Юк икән, барлык борчулар да юкка булган икән. Бар икән бит изге күңелле кешеләр. Беркөнне  бер апа, китеп барган җиреннән туктап. Миңа карап-карап торды да әкрен генә сүзләр сөйли башлады. Каеннарны кеше телен аңламый диләр, ничек кенә аңлыйбыз әле. И ул апаның аһ-зарлары, күргәннәрен башка беркемгә  башка беркемгә дә күрергә язмасын, ходаем. Ничекләр генә итеп түзәдер, каян көч аладыр?! Мин кулымнан килгәнчә аңа ярдәм иттем, яфракларым белән битләреннән сыйпадым, әкрен генә көйләр көйләдем. Апам тынычланып киткәндәй булды. Миңа рәхмәтләрен укыды. Шуннан соң ул минем яныма еш йөри башлады. И аптырарсың инде бу кеше дигән бөек затларга, башкалары минем белән сөйләшү түгел, мине күрмиләр дә, ә ул, сөйләшеп, серләшеп, янымда әллә никадәр вакыт юаныч таба. Шулай бер-беребезгә көч-куәт биреп яши башладык. Әнием моңа бигрәк шатланды. Кешеләргә куаныч китерә алуыма сөендем, җирдә яшәүнең никадәр ләззәтле, кабатланмас булуына инандым. Рәхмәт сиңа, Җир – ана, миңа су биреп торасың, рәхмәт сиңа, Кеше, миңа илһам биреп торасың, рәхмәт сиңа, Әнием, ярый әле мине тудыргансың. Ә теге тәртипсез малай да хатасын аңлаган, беркөнне минем янымда дус кызына үзенең яратуын белдерде. Ярата белгән малай тәртипсез булмый инде ул! Ярату, мәхәббәт, сөю... Менә бит безне нәрсә яшәтә. Кешеләргә шуны әйтәсем килә: табигатьне, җирне, барлык җан ияләрен, бер-берегезне яратыгыз, мәрхәмәтле, игелекле, изге күңелле булыгыз

Киләчәккә хатым -1

Насыйрова Лиана,  9 нчы сыйныф укучысы.

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Сәлам үткәннәрдән! Исәнме, киләчәк буын баласы! Сиңа кайнар сәламнәр белән хат яза 21 нче гасырның 9 нчы сыйныф укучысы. Шулай ук сиңа минем бөтен сыйныфташларым, мөгаллимнәребез, картинәй-картатайларыбыз, әти-әниләребез, апа-сеңелләребез, абый-энеләребез, туган- тумачаларыбыз, күрше- тирәләребез, Бәләбәй дигән шәһәрнең барлык кешеләре күптин-күп, чуктин- чук сәламнәр җибәреп кала.

Синең дә хәлләрең бик әйбәт булыр дигән уйлар белән бу хатымны язам. Нигә язам соң? Безнең замандагы укучыларның ни-нәрсә белән шөгылләнүен, нинди уй- хыяллар белән яшәвен,  сезгә нәрсәләр тапшырырга  теләүләрен язып калдырасым килә. Әлбәттә, бу турыда син бик күп тарихи чыганаклардан да, әдәби китаплардан да укып белә алачаксың, бәлки әллә нинди яңалык та әйтә алмамдыр кебек. Шулай да уйлаган уемнан кайтмый торган гадәтем мине яз, яз дип тора, ниндидер сихри көч мине синең белән аралашуга чакыра.

Ә хәзер язмамның төп сүзләренә күчәм. Мин Лиана исемле гади генә шәһәр кызы. Әтием - әнием, энем белән бергәләп үзебез төзегән матур һәм уңайлы йортта яшибез. Әтием дә, әнием дә эшлиләр, ә энем белән мин укыйбыз. Һәркөнне кич белән бергә җыелышабыз, көн яңалыклары белән уртаклашабыз, үзебезне борчыган сорауларны хәл итәбез. Ял көннәрендә авылдагы әби-бабаларыбызның хәлләрен белергә кайтабыз, алар да безне сагынып көтеп торалар. Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Кайбер ял көннәрендә су буйларына, урманга йөрибез, төрле шәһәрләргә экскурсияләргә дә баргалыйбыз. Мин үземнең гаиләм белән бик горурланам, әти-әниемне һәрвакыт тыңларга тырышам, чөнки “ата-ананы зурлаган – үзен зурлаган “ дигәннәр борынгылар.

Ә хәзер сүзем укуым турында. Мин бик тырышып белем алам, 4ле һәм 5 ле билгеләренә генә укыйм. Укытучыларымның һәр сүзен игътибар белән тыңлыйм, кушкан биремнәрен үтим. Татар, рус, инглиз, башкорт телләрен өйрәнәм, чөнки алдагы тормышым өчен болар миңа бик кирәк булачак. Сыйныфташларым белән бик дус яшибез, гимназиябездәге барлык чараларда да актив катнашабыз. Мин үзем төрле конкурсларда, олимпиаларда, фәнни-конференцияләрдә катнашырга яратам.

Гимназия - алдынгы уку йорты. Мин сиңа менә шул уку йортының ничек яшәве турында сөйлисем килә. Һәр уку елының беренче көне Белем бәйрәме белән башлана. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, гимназиябезнең уңышлы эш башлавына шәһәребезнең мулласы хәер – фатиха кыла. Беренче белем дәресләребездә үк укытучы апаларыбыз иманлылык, әдәплелек, әхлак кагыйдәләре турында сөйли. Берничә көн укыгач, сентябрь аеның соклангыч матур алтын көннәренең берсендә без турслетка китәбез. Һи, шул да булдымы яңалык диярсең! Туктап тор, ашыкма, хәзер барысын да сөйлим. Без анда алдан ук ныклап әзерләнеп барабыз. Һәр сыйныф газета чыгара, үзенең туграсын, шигарен ясый, җыр өйрәнә, бер милли йола әзерли, төрле милли ашлар пешереп алып килә. Килеп туктагач та, урыннарыбызны чиккән сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, төрле милли орнаментлар белән бизәп куябыз. 4-5 укучы спорт ярышларында катнашырга эстафетага китә, берничәбез учак янында милли ризык пешерә, кайберләребез йола күрсәтүгә әзерләнә. Һәр сыйныф янына палатка куела, кул юу урыны да урнаштырыла. Чөнки бу конкурс шартларында каралган. Урыннарыбызга урнашкач, линейкага тезеләбез, җыр, шигарь ярышлары үтә. Бераз вакыт үткәч, һәр сыйныфка “кунакка” жюри әгзалары килә.  Менә шунда инде китә төрле җырлар, такмаклар, уен-көлкеләр. Һәр сыйныф үз йоласын күрсәтә: яңа йорт котлау, никах укыту, бәбигә исем куштыру, килен төшерү, кодага бару, хәрби хезмәткә озату... Һи, һәммәсен дә санап бетереп буламы соң безнең татар халкының канга сеңгән йолаларын! Ел саен үткәрә торгач, һәммәсен дә ятлап бетердек инде. Без бит аларны турслетта гына үткәрмибез, гаиләләребез дә шул йолалар буенча яши. Йолалар күрсәтеп бетергәннән соң,  кунакларны төрле милли ашлар белән сыйлыйбыз, матур итеп озатып калабыз. Аннан соң, бөтен сыйныф укучылары белән бер түгәрәккә җыйнаулашып утырабыз, башта көрәш буенча, аннан милли җыр, милли бию буенча ярыш була. Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, илаһи көч, дәрт-дәрман алып, кайтып китәбез. Гомумән, безнең гимназиябез татар йолалары буенча яши дисәк тә хата булмастыр. Ел фасылларына бәйле йолалар: Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү һәр ел саен традициягә кергән. Аннан соң Корбан, Ураза һәм башка дини бәйрәмнәр дә бик зурлап үткәрелә. Аулак өйләр, каз өмәләре турында тагын бер хатымда аерым язармын әле.

Миңа гимназиядә уку бик ошый. Шулай ук гимназиябездә укучыларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бүленә. Без бервакытта да карантинга китмибез. Чөнки һәр көнебезне гимназия тирәли йөгерү белән башлыйбыз, дәресләрдә физминуткалар,спорт тәнәфесләре үткәрелә. Спорт тәнәфесе буенча һәр сыйныфка аерым график булдырылган. Кайберләре теннис, волейбол, урамда милли уеннар уйный, кайберләре милли бию башкара, өлкән сыйныфтагылар вальс өйрәнә.

Болар уйнап-җырлап, биеп кенә яшиләр икән дип уйлый күрмә тагын. Юк, һич юк. Болары уку арасында ял итеп алу өчен генә. 2 нче сыйныфтан ук инглиз, информатика фәннәре укытыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре беренче сыйныфтан ук атнасына 4 дәрес керә. Татар халык тарихы дәресләрендә  борынгы бабаларыбызның тормышын, көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнәбез. Ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадалар, конкурслар, фәнни-эзләнү конференцияләре, фән  атналыклары үткәрелә. Иң-иңнәре шәһәр һәм республика күләмендәге шундый бәйгеләрдә чыгыш ясый, призлы һәм мактаулы урыннар ала. Һәр кабинетта  комьпютер куелу да белем алуда зур ярдәм итә. Ә инде китапханәбезнең байлыгы турында бик күп сөйләргә мөмкин. Ашханәдә көненә 3-4 тапкыр ашату оештырылган. Аш пешерүче апаларыбыз безне төрле милли ашлар белән сыйлап кына тора. Һәр укучы татар телендә чыккан газета-журнал алдырып укый, бу да туган телебезне өйрәнүдә зур ярдәм булып тора. Хәтер, туган тел атналыкларында укучылар бик теләп катнаша. Менә шулай шаулап-гөрләп яши уку йортыбыз. Тәртипсезләнеп йөрергә беркемнең дә вакыты юк. Һәркем нәрсә  белән булса да мәшгуль. Киләчәккә планнарым белән таныштырыйм әле. Киләчәктә мин татар теле укытучысы булырга телим, чөнки телебезнең югала баруына күңелем борчыла. Күп кеше татар булса да, сөйләшә белсә дә, урысча сөйләшеп йөри. Ләкин мин ышанам, безнеке кебек гимназияләр булганда телебез, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез югалмас! Киләчәк буын баласы! Сез дә безнең кебек яшәп,белгәннәрегезне, динебезне, телебезне киләсе буынга тапшырыгыз. Без сезгә бик ышанабыз. Ярый, хуш, исән-сау булыгыз.

Киләчәккә хатым – 2

 Насыйрова Лиана,  9 нчы сыйныф укучысы.

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Исәнме, киләчәк буын баласы! Сиңа ялкынлы кайнар сәламнәр белән хат яза Лиана исемле кыз. Үткән хатымда бераз үзем турында язган идем инде. Бу хатымда милли йола –аулак өй белән таныштырмакчы булам үзеңне.

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле Корбан бәйрәме, йолаларга бәйле каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе һ.б. Еллар үткән саен, бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Аулак өй – яшьләрнең иң яратып катнаша торган йолаларының берсе. Менә шул йола турында сөйлисем килә дә инде минем сезгә. “Аулак өй” гыйбарәсе “әти-әниләрсез калган” яки “хуҗасыз йорт” мәгънәсен белдерә. Мәсәлән, беркөнне ата-ана күрше авылга кунакка китә. Өйдә өлкән кыз хуҗа булып кала. Кыз кичкә үзенең иптәш кызларын чакыра. Аулакка, гадәттә, башта кызлар килә. Кызлар төрле кул эшләрен башкара: тегү тегә, сөлге, кулъяулык, кәләпүш чигә, йон эрли, бияләй, шәл бәйли. Кызлар бераз кул эшләре башкаргач, гармуннар уйнап, җырлар җырлап, сызгырынып, бусага төбенә егетләр җыела. Кызлар егетләрне тиз генә кертмиләр. Китә кара-каршы такмак әйтешү, төрткеле җырлар башкару. Шуннан соң гына, һәр егеттән бусага ялын түләтеп кенә, кызлар егетләрне өйгә үткәрә. Һәр егет үзенә ошаган кызга кечкенә бүләк- кулъяулыкмы, ислемаймы алып килә.

Бергәләшеп җыелгач, яшьләр күмәк җырлы-биюле уеннарга күчәләр. “Челтәр элдем читәнгә”, “Чума үрдәк, чума каз”, ”Җебегән” һ.б. уеннарны бик теләп башкаралар. Шунда ук мәкаль-әйтем, табышмак, мәзәкләр дә читтә калмый. Күмәк уеннардан соң, һәркем үзенең сәләтләрен дә күрсәтә башлый. Кем гармун тарта, кем җыр суза, кем мәзәкләр сөйләп башкаларны көлдерә... Шаярулы уеннардан  “Йолдыз санау” уены турында сөйләмәсәм, язмам тулы булмас дип уйлыйм. Уен болай уйнала. Кызлар, егетләр тезелешеп утыралар. Бер егеткә, гадәттә, чит авылдан кунакка килүчегә, идәнгә чалкан ятарга кушалар. Шуннан аның өстенә пинжәк ябалар, җиңе күз турысына куелырга тиеш. Ә ике егет җиңне торбасыман итеп тотып тора. Кунак егеткә менә шул тишектән “йолдызлар күренәчәге һәм аларны санарга кирәклеге” аңлатыла. Әледән-әле “Күренәме?” дип сорап торалар. Шулвакыт бер егет сиздермичә генә җиңгә су сала. Китә шуннан шаяру, үпкәләшү...

Шулай итеп, яшьләр күңел ача, осталыкларын күрсәтә, шул ук вакытта күз төшкән егет-кызлар бер-берсен яхшырак белү, танышу өчен форсат таба. Гадәттә, аулак өйләр көзге эшләр тәмамлангач, ноябрь, декабрь  айларында башланган. Аулак өйләрдә шулай ук “урын ашлары” дип йөртелгән милли ризыклар: кыстыбый, тәбикмәк, бәлеш, бавырсак, гөбәдия, өчпочмак һ.б. шундый ризыклар пешереп ашый торган булганнар. Аулак өйдә эшләнгән эшләр, уен-көлке яшьләргә дәрт биргән, сәләтләрен үстергән, бер-берсен табышырга, кавышырга ярдәм иткән.

Татар халкының күркәм йоласы-аулак өйләрне саклап калу, аны киләчәк буынга тапшыру - синең изге бурычың,  хөрмәтле киләчәк буын баласы. Сиңа бу уңайдан берничә киңәшем дә бар. Һәркөнне милләтеңне алга җибәрердәй эшләр планлаштыр. Кулыңнан килерлек эшләр башкарырга тырыш. Татарча китаплар, гәзитләр алдырып укуыңны  дәвам ит, башкаларны да шуңа өндә. Көн дә  “Мин әле бүген нинди эшләр башкардым, тагын нинди эшләр эшләп була?”  дигән сораулар сине борчып торсын.

Ярый, бу хатымны шуның белән тәмамлыйм. Күңелең изгелектә, уйларың милләткә хезмәткә юнәлтелгән булсын. Рухи  һәм тән сәламәтлеге телим үзеңә һәм якыннарыңа. Хуш, сау булып тор!

                                                                                           

Минем телем

Насыйрова Лиана,  9 нчы сыйныф укучысы.

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

(Нәсер)

Күңелләрне дәртләндереп, йөрәкләрне җилкендереп туган ягыбызга яз килә. Кояш нурлары көннән-көн турырак карый, карлар эри, урам буйлап гөрләвекләр челтери. Язның җылы йомшак җилләре битләремне иркәләп, колагыма әллә нинди назлы сүзләр пышылдый. Китә җаннарым эреп, нәкъ менә кар суы инде... Битләр кызыша, йөрәк еш-еш тибә башлый, тез буыннары йомшый, әйтерсең, табигать мине дә эретә инде менә. Ни хикмәт? Кайда моның сере? Һи, һич белмисез. Мин менә беләм. Я, әйтегез әле, кешеләр кайчан йомшарып китә? Җылы, ягымлы сүздән. Нәкъ шулай. Димәк, минем эреп китүемнең сәбәбе дә - сүз. Ә андый сүзләрне миңа Яз апа сөйләде.

Сөйләде дим, димәк, язның да теле бар булып чыга. Гөрләвекләр сөйләшә дип юкка гына әйтмиләр ич, димәк, гөрләвекләр теле дә була.Җилләр теле әнә нинди назлы сүзләр пышылдый. Чын, чын. Ышанмасагыз, язгы көндә бераз урамда йөреп керегез. Ә инде кошлар теле дисәм, барыгыз да килешерсез дип уйлыйм. Һәр кошның үз теле бар. Яз көне безнең якларга беренчеләрдән булып кара каргалар кайта. Китә инде шунда “кар” да “кар” дип сөйләшүләр, бәхәсләшүләр. Песнәкләр, чыпчыклар да яз килүгә шатланып, чыр-чу киләләр, төркем-төркем булып берләшеп, ду килеп, әле тегендә, әле монда таба очып куналар, гөрләвекләр янына туктап, юынып та алгалыйлар. Аннан соңрак сызгырынып сыерчыклар кайтып төшә, кыр үрдәкләре, кыр казлары, торналар торкылдашып очып үтәләр. Һәр кошның да үз телендә сөйләшүенә аптырарсың. Бервакытта да карга сандугач булып сайрамый, саескан сыерчык булып сызгырмый, тукран кәккүк булып күкелдәми. Ә кешеләр... Һи, безгәме соң кошлар белән тиңләшергә? Үз телебезгә булган тугрылыкны менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк икән безгә. Кемнәр дим, чынлап, кем? соравына җавап бирерлек затлар икән ич алар. Ә кешеләр? Нишләтәләр әнә туган телләрен? Буыннардан-буыннарга тапшырылып, күз карасыдай сакланып килгән телебездә бик сирәге генә сөйләшә бит инде хәзер. Кошлар кешеләрдән күпкә акыллырак икән ич. Кеше дә бит табигать баласы, югыйсә.

Димәк, кеше табигатькә буйсынмый булып чыга. Әй, кеше дигән бөек затлар, сезгә дәшәм, тирә - якка аз гына булса да игътибар белән карагызчы, җир йөзендә ниләр бар икән? Һәр коштан соң килер буыннарына шул кош теле тапшырыла икән, ә сездән соң, хөрмәтле җан ияләре, балаларыгыз нинди телдә сөйләшер? Ә миңа килгәндә, мин үзем татар телендә сөйләшүемә горурланам. Әби –бабам, әти-әниемә мине татар телен өйрәтүләренә мең рәхмәтләремне әйтәм, тирән хөрмәтемне белдерәм. Язгы кояш нурларыдай җылы, йомшак, назлы, ягымлы телем булуына, шул телдә сөйләшә алуыма чиксез сөенәм. Минем телем дә гөрләвекләрдәй челтери, кошлар теледәй сайрап тора торган телләрнең берсе бит ул. Табигать бүләге булган ана телебезне ничек тә сакларга, якларга кирәк тә бит безгә!

Яз апа әнә шулар турында бертуктамый сөйләде дә сөйләде миңа. Яз апаның тырышлыгы бушка китмәс, аңларлар кешеләр, аңламый калмаслар. Чөнки мин әле кешеләргә бик ышанам. Яз апаның көчле нурлары бозлы күңелләрен ничек тә эретер дигән өметтә яшим.

Илһам аты.

Файрушина Ильмира, 11нче сыйныф укучысы

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Илһам аты чабып килде,        

Ияртте үз артыннан.

Кайчагында, илһам биреп,

Ярсып үтте янымнан.

Илһам аты, гүя ялкын,

Өтеп алды күңелне.

Хисләр, гүя,чайпалды да,

Чиләгеннән түгелде.

Илһам аты, чапма әле,

Туктап торчы аз гына,

Игътибарың биреп китче

Гомер мизгелләренә.

Чаба, чаба, күрмисең лә,

Җәен, кышын, көзләрен.

Сагынырсың ямьле язың,

Яшьлегеңнең эзләрен.

Аһ, ялгыштым, илһам аты,

Туктап торма, ал мине.

Ялларыңа тотындыр да,

Серләреңә илт мине.

Илһамландыр күңелемне,

Яшәвемә дәрт бирче,

Сулып барган хисләремә

Ут - ялкының өстәче.

Илһам аты чабып килде,

Ияртте үз артыннан.

Серле дөнья, сихри дөнья

Кая качыйм язмыштан?

Серле дөнья, сихри дөнья

Алдап чакырып тора.

Язмыш- ялгыш дисәләр дә

Күңел җилкенеп тора.

Илһам аты, китмә яннан,

Сакла син ялгышлардан.

Туры юлга чыгар мине

Яралы язмышлардан.

Яшәү – илһам...

Тормыш – кызу,

Тормыш – ялкын,

Ә кайчакта була салкын...

        

Тормыш  - мәңге,

Тормыш – гомер,

Ә кайчакта мизгел булыр...

Тормыш – матур,

Тормыш – ямьле,

Ә кайчакта була чәмле...

Тормыш – кырыс,

Тормыш – үчле,

Ә кайчакта  була изге...

Тормыш – җиһан,

Тормыш - илһам ,

Бу дөньяда яшәү безнең -

Үзе илһам!

Корылык.

Шакирова Эльвира, 11нче сыйныфукучысы

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Күп эленеп торма күктә,

Кил әле безгә, болыт!

Бар табигать сусады бит,

Яу әле яңгыр булып.

Өсләреннән сибеп кит син,

Тишелгән чәчәкләрнең.

Рәхәтләнсен иген- кырлар,

Сөйсен кош бәбкәләрен.

Үләннәрне бер яшәртеп,

Рәхәтләнеп коеп кит,

Бар дөньяда һава кебек,

Син яңгыркай кирәк бит.

Өшедем.

Өшедем нигәдер бүген дә,

Җылытмый җиһанның кояшы.

Ниләр соң булды бу күңелгә?-

Каяннар алыймчы  җылыны?.

Уңга да , сулга  да карыймын-

Барчасын мин шулай барлыймын.

Күңелем төшенке булганда,

Салкынлык били шул дөньямны.

Шул шомлы хәбәрләр -барсы да:

Халыкның аһ-зары, кайгысы,-

Борчуга сала да бервакыт

Куркыта: инде кая барасы?

Өшегән җанымны җылтырга

Эзләнгәч, таптым бер чараны –

Нурланып китәмен, дәртләнәм,

Алсам кулларыма  Тукайны!

Сагындым ...

Хакимова Ирина, 11нче сыйныф  укучысы

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Сагындым авылымны,

Мине үстергән әнкәмне,

Туган-йорт нигеземне,

Күршемдәге әбкәмне.

Сагындым авылымның

Кар-буранлы юлларын.

Шул юллардан горур гына

Чабып узган атларын.

Сагындым авылымның

Җәйге җылы кичләрен.

Сулап туеп булмаслык

Хуш ис печән исләрен.

Сагындым авылымның

Икмәк исен, сөт исен.

Хисләрне  тыеп булмый-

Җуймасам иде исем.

Кызганыч, үзем шәһәрдә,

Җаным авылда минем.

Иң гүзәл җир кайда дисәң,

Безнең авылда димен.

Сагынуым бик көчле дә.

Тик кайталмам тиз генә.

Шәһәрдә яшим мин шулай,

Авылым, синсез генә.

Беләм, син дә мине

Көтәсеңдер зарыгып.

Тик нишлим соң, уку кирәк -

Мәктәпләрне авылларда

Беттеләр бит яптырып.

Дәрестә

 Хакимова Ирина, 11нче сыйныф укучысы

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Математикада без -

Кушабыз я алабыз.

Әллә нинди катлаулы

 Мәсьәләләр чишәбез.

Берәү яза тактада.

Дәфтәрдә- калганыбыз.

Тиз генә чишеп куйсаң,

Булып китә күңелсез.

Шунда мин алам кәгазь,

Төшерәм машиналар.

Хисаплау дөньясыннан

Кызыклырак ич алар.

Бер машинам төии ком,

Берсе тора бушатып.

Вагоннар да төшердем,

Алары йөрсен  ташып.

Төшердем мин комнарның

Сата торган бинасын.

“Монда сатыла комнар”-

Укыгыз рекламасын.

 Укытучым шулчак мине

Кинәт күреп калды да.

Мисалларны чишәргә

Дәште  такта янына.

Торам такта алдында –

Башларымда чуала

Машинадагы комнар,

Плюслар һәм минуслар.

Кушарга, алыргамы-

Белеп булмый берничек.

Тапкырлыйм да, бүләм дә –

Сират күпере кичеп.

Менә торам аптырап,

Чишеп булмый мисалны.

Бутарга ярыймы соң

Рәсем белән хисапны?

Мин - гашыйк

Хакимова Ирина, 11 класс укучысы

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Күзләреңне сирпеп бер карадың,

Йөрәгемә утлар салдың син.

Башка чакта игътибарсыз булдың,

Сагышларга дучар иттең син.

Көн-төн уйлап янам сине,.

Син сизмисең, сиңа, әй рәхәт.

Күңелемә урын табалмыймын,

Шулмы инде әллә мәхәббәт?

Акрын гына шулай көннәр уза,

Ә күңелдә һаман сөю газабы.

Шундый керсез яратуның

Кавышу булыр микән азагы?

Җыр туа

Күңелемдә бер җыр туды,

Сезгә дә тыңлатыйммы?

Көен сүзләренә кушып,

Сездә дәрт уятыйммы?

Сандугач та талга кунып,

Җырны тыңласын әле.

Үзенең җырына кушып,

Сайрап җибәрсен әле.

Күңелләргә хуш килерлек

Җырлар күп кирәк безгә.

Яшьнәп яшәр чакларыбыз

Яшьлектә генә була.

Нәрсә ул бәхет?

( нәсер)

Маннанова Гөлнара, 11 класс укучысы

 (Җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы)

Бәхет дигән сүзнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемгәдер бәхет – ул “бишле” алу, кемгәдер олимпиадада катнашып, беренче урын алу, кемгәдер конкурста җиңеп чыгу...

Ә минем өчен бәхет – дусларым, туганнарым, әти-әниемнең сау - сәламәт булуы. Чөнки гаиләгә, якыннарыңа килгән чир өчен син дә кайгырасың. Яман чир бәхетсезлек тә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бәхетле булуның төп шарты – сәламәтлек дип уйлыйм. Минем өчен бәхетле булу -  ул урманда йөргәндә табигатьнең матурлыгын күрә белү, соклану, кошлар сайравын ты

ңлау, җәнлекләрне, бөҗәкләрне күзәтү.

Бәхет – ул тагын кешеләргә ярдәм итә белү, алар белән кайгыңны, шатлыгыңны бүлешә алу. Кеше кеше белән дус, тату яшәсә генә, бәхетле була ала.

Башкалардан үзеңне өстен куеп, борын чөереп йөрсәң, тәкәббер булсаң, бәхет синнән ерак йөрер, дип уйлыйм.Шуңа күрә барлык кешеләрне дә түбәнчелекле, изгелекле, игелекле булырга, башкаларны хөрмәт  итәргә өндим. Миңа калса, җир йөзендә һәр кешенең бәхетле булу мөмкинлеге бар.

Бәхет ул үзе килеп керми синең йортыңа дигән сүзне дә ишеткәнем бар. Әйе, бәхетле булу өчен тырышып укырга, олыларның сүзен тыңларга, башкаларга ярдәмчел булырга кирәк дип уйлыйм. Карт кешеләргә  юл аша чыгарга ярдәм итә алсам да мин сөенәм, алар чын күңелдән әйткән “рәхмәт” сүзләрен ишетсәм, күңелгә бик рәхәт булып китә. Бер - беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булсак, ярдәм итсәк, дөньябыз тагын да матуррак, ямьлерәк булыр иде. Әйдәгез,  дуслар, бәхетле булырга һәрберебез дә тырышыйк.

Илһам килә.

Илһам килә көтмәгәндә,

Кулда кәгазь булмаганда,

Ул килә бик сирәк кенә,

Син тиз яза алмаганда.

Берәр җирдән каләм алып

Язып куй син бер дәфтәргә.

Югалтма берүк уеңны,

Иренмә син фикерләргә.

Илһам килми һәркемгә дә,

 Бел кадерен, тыңла сүзем.

Үз өстеңдә күп эшләсәң -

Бу дөньяда калыр эзең.

Сүз кадерен белмәгәннәр,

Тыңлап тормас, ары китәр.

Илһамланып янып яшә -

Халык сине хөрмәт итәр.

                                             

        

Нәрсә ул бәхет?

                Гарифуллина Рита, 7 нче сыйныф укучысы.

(Җитәкчесе    Фәттахова Люзия Назир кызы)

Беркөн  малай әнисенә

Шундый  сораулар биргән:

Нәрсә ул бәхет?- дигән.

Нәрсә ул шатлык? - дигән.

“Дәресләрең яхшы укып,

Алсаң бишлеләр генә,

Укытучыларны тыңлап,

Йөрсәң тәртипле генә,

Әгәр сине мактасалар,

Мәктәптә һәм өйдә гел,

Менә шулар инде шатлык-

Киләчәктә шуны бел!

Яныңда әти-әниең

Елмаеп-көлеп торса,

Синең  һәрбер уңышыңны

Сөенеп көтеп алса,

Менә шунсы инде аның

Иң олы  бәхет була !”,-

Дип аңлатты  әнисе

Һәм кочып алды улын!

Бәхет диңгезендәгедәй

Хис итте малай  үзен!

Әдилә

Без бүген дәрестә

Шигырь сөйлибез яттан.

Әдилә такта янына

Шигырь сөйләргә чыкты.

Башын гына сөйләде дә

Туктап  калды нигәдер.

Иптәшләре әйткәнне дә

Ишетмәде нишләптер.

Буталанды тәмам инде,

Помидордай кызарды.

“Киләсе дәрескә ятлыйм”,-

Дип урынына  утырды.

Их,Әдилә,Әдилә,

Ятламадың син нигә?

Кызарынып торуы

Оят түгелме сиңа?

Кыш көнендә.

Багаутдинова Диана, 7 нче сыйныф укучысы.

(Җитәкчесе Фаттахова Люзия  Назир кызы)

Җитте инде кыш та,

Бигрәк  салкын тышта.

Агачлар җылырак итеп

Тун киеп куйды башта.

Кырлар, таулар, яланнар

Ак юрган ябындылар.

Елгалар,күлләр,сулар

Боз белән капландылар.

Суык, суык  дия-дия

Кошлар качты көньякка.

Карабүрек, песнәкләр

Очып килде төньяктан.

Балалар шатланышып,

Дәррәү тауга килделәр .

Чана-чаңгыларда шуып,

Шатландылар, көлделәр.



Поделиться:

Сочинение

На льдине

Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного

Любили тебя без особых причин...

Заяц, косач, медведь и весна