• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Матур сүзләр

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 12.04.2018 - 19:52
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Хөсәенова Алина

Яшь каләм тибрәтүченең  өр-яңа карлыгачлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Матур сүзләр. Интернет.Песи гөле. Болын.11.96 КБ

Предварительный просмотр:

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең

5нче сыйныф укучысы Хөсәенова Алина шигырьләре

(Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаттахова Люзия Назир кызы)

Кыш!

Кыш! Нигә суык киләсең?

Кирәкми безгә суык.

Карларыңны күбрәк яудыр,

Уйныйсы килә шуып.

Әни әйтә:” Җылы булса,

Уйный алмассың шуып.

Тауларың да эреп бетәр,

Карларың китәр агып.”

Шулай инде - килешәм,

Кыш булгач-шундый булсын.

Явып торсын карлары,

Чеметсен салкыннары!

Матур сүзләр

Матур сүзләр күп беләм,

“Рәхмәт”,”Исәнмесез” диям.

Әнигә дә,әтигә дә

Матур сүзләр күп әйтәм.

Кар.

Бүген иртән торгач күрдем-

Тышта ап-ак кар ява.

Кайберләре  җиргә төшә,

Кайберсе оча күккә.

Кар ява,  матур кар ява-

Сеңлем йөгерде тышка!

Әйдә,тышка,киен тизрәк,

Чыгыйк тышка уйнарга!

Песи гөле

Утырттым мин җәй көне

Бик матур песи гөлен.

Мин яратып үстердем-

Бүләк итте чәчкәсен.

Интернет

-Интернет нигә кирәк?-

Әби миннән сорады.

-Ниләр эшлиләр анда?

Күрсәт әле миңа да.

-Интернетта бар да бар,-

Аңлатам әбекәйгә.

Әби –яхшы укучы,

Өйрәнә компьютерга.

Болын

Авылда иртән торып,

Йөгердем мин болынга.

Болында бик күңелле-

Чәчәкләр дә күп анда!

Җиләкләр дә хуш исле,

Күбәләкләр күп төсле.

Болын читендәге күл

Бигрәк тә инде серле.


Поделиться:

Рисуем лошадь акварелью

Новый снимок Юпитера

Философские стихи Кристины Россетти

Ворона

Мост из бумаги для Киры и Вики