Укучы эшлэгэн ижади эш туган якта ижат итуче язучы ижатын чагылдыра. Язучынын эсэрлэре укучылар кунелендэ туган илгэ карата патроиотик хислэр тэрбияли.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.35 КБ |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
МБГБУ «21нче номерлы гомуми урта белем бирүче мәктәп»
Талипова Д.И., 8 нче сыйныф укучысы
Табигать җырчысы.
Укытучы: Шакирҗанова Г.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
Кереш........................................................................................3
Төп өлеш............................................................................... 4-6
Йомгаклау…………………………………………………… 7
Кулланылган әдәбият..............................................................8
2
Кереш
Үзенең туган телен, тарихын, мәдәниятен, туган җире табигатен белеп үскән кеше генә киң карашлы, тирән белемле була ала. Якташ шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичәләр һәм дәресләр күп үткәрелә безнең мәктәптә. Туган телебез, әдәбиятыбыз белән кызыксынучылар да юк түгел арабызда. Мин дә үземнең көчемне әлеге конкурста катнашып, сынап карарга булдым.
Татар теле дәресләрендә күнегүләр эшләгәндә безгә төрле әсәрләрдән өзекләр укырга туры килә. Алар арасында киң таралган темаларның берсе – табигать күренешләрен тасвирлау. Елның дүрт фасылын да төрле төсләрдә балаларга ачып бирә алган язучы Гарәфи Хәсәновның исеме мәктәп укучыларына таныш. Татар теле укытучыбыз безгә сыйныфтан тыш татар әдәбияты дәресендә аның тормыш юлы турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Шул дәрестән соң миңа китапханәгә барып, язучы турында өстәмә материаллар укырга туры килде.
Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:
3
Төп өлеш
Табигать үзенчәлекләрен тирән аңлап, үзен дә шул табигатьнең бер кисәге рәвешендә хис итеп язганлыктан, Г. Хәсәновның табигать турында әйтер сүзләре дә күп. Ул кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә нәкъ кешеләр турында язган кебек, җанландырып, кызыксынып укырлык итеп яза белә. Аның әсәрләрен, башка кайбер китапларны укыгандагы кебек, нәрсә буласын алдан ук белеп түгел, бәлки үзең өчен яңа ачышлар көтеп укыйсың. Билгеле, укучыда табигатькә мәхәббәт уяту өчен аны белеп язу гына җитми.
«Теге яки бу шәхесне беләм дип йөрисең, ә чынлыкта аның турында бик аз беләсең булып чыга. Шәхсән мин дә Гарәфи Хәсәновны танылган балалар язучысы һәм итальян әдибе Джанни Родариның « Чипполино маҗаралары» китабын татарча тәрҗемә итүче дип кенә белә идем» , дип яза Марс Шабаев үзенең истәлек язмасында..
Гарәфи Хәсәнов 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә туган. Ул чагында ана телендә белем алу мөмкинчелеге булмаган. Гарәфи 13 нче мәктәпкә укырга керә. Мәктәптә әдәбият түгәрәге матур гына эшләп килә, укучыларның күпчелеге шунда йөри. Танылган рәссам Лотфулла Фәттахов шигырь яза, ә инде булачак язучы Гарәфи Хәсәнов рәсем ясый.
Гарәфи 10 яшеннән тырышып-тырышып хикәяләр яза, аның хикәяләре вакытлы матбугатта басылып чыга. “Рафаэль” дигән олы күләмле повестен язып бетерү насыйп булмый аңа. Соңыннан ул бу исемне беренче улына куша.
4
Яшь язучының кулына Хәсән Туфанның шигырьләре килеп керә. Ул аларны сихерләнгән кебек укый. Шул вакытта иптәш малаена:
- Ул Туфан нинди халык дошманы булсын инде?! Менә дигән шагыйрь ләбаса ... – дигәнрәк сүзләр ычкындыра һәм үзе дә «халык дошманы» на әверелгәнен, Пләтән төрмәсенә эләккәнен сизми дә кала.
Гарәфетдин Хәсәновка 58 нче маддә буенча Сталинны, Советлар Союзы җитәкчеләрен юк итәргә җыенучы террорчылар оешмасында тора дигән гаеп тагалар.
Үзен беркайчан да гаепле санап бернинди кәгазьгә кул куймаса да, чирек гасыр буена үз халкыннан читтә, милли әдәбиятыбыздан аерылып яшәүгә дучар ителә – Себергә сөрелә. Красноярсккраеның Ачинск районындагы Симоново авылынд аяшәргә тиеш була ул.
Улы Аязның сөйләве буенча, Гарәфи абыйның туган телне сагынуы шулкадәр көчле була ки, ул төн йокламыйча бик ерак араларны үтеп, вокзал тирәләрендә татарча сөйләшкән кешеләрне эзләп йөри. Әмма язмыш дигәнең үзенекен итә – Гарәфи абый рус милләтеннән булган кызга өйләнә һәм 1960 елда, Аяз дигән уллары тугач кына, 3 балалы гаиләсен Казанга алып кайта. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы, 1972 елда « Җирем-суым» , 1981 елда
« Жир ул уртак йортыбыз» дигән китаплары басылып чыга.
Г. Хәсәновның тәрҗемә китаплары да бар: С.Михалковнын «Три поросёнка» (1935) әкиятен Н.Коненконың « Маленькие испанцы» (1937) дигән хикәяләр
5
җыентыгы, Джанни Родаринын «Чипполино маҗаралары» дигән китабы.
Әгәр дә озак еллар Себер якларында йөрмәсә, Гарәфи Хәсәнов ни-нәрсәләр генә ижат итмәс иде икән! Ул рус әдибе Михаил Пришвинга тиңдәш булырлык язучы иде. И язмыш, язмыш …
Үз гомерендә Г.Хәсәнов нибары 5-6 китап нәшер итеп өлгерә алган. Сөргендә сәламәтлеген нык югалтып кайтса да, үзенең 70 яшен тутырып, 1992 елнын 15 апрелендә Казанда вафат була. 1974 елдан Г. Хәсәнов СССР ( Татарстан ) Язучылар берлеге әгъзасы.
Һәр ел фасылы үзенчә серле, тылсымлы. Җәй сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, мул иген кырлары, шифалы яңгырлары белән сокландыра.
Көзләр алтын яфраклары, мул уңышлары белән гүзәл.
Кыш ябалак-ябалак булып яуган карлары, ә язлар табигатьнең уянуы, ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан сайрар кошлары, кәгазь көймәле гөрләвекләре, беренче умырзаялары белән күңелгә якын.
Ничек табигатьнең матурлыгын күрә белергә, серенә төшенергә, тылсымлы авазын ишетергә?...Моның өчен ерак сәяхәтләргә чыгып, эзләнүләр үткәрергә кирәк түгел. Үзебезне чолгап алган табигатькә күңел күзе белән карасаң, әдәби әсәрләрне игьтибар белән, күңел биреп укысаң, рәсем сәнгате әсәрләрен аңлап карасаң, татар халык иҗатына таянсаң, син һичшиксез табигатьнең матурлыгын күрерсең, серенә төшенерсең һәм тылсымлы авазын ишетерсең.
6
Йомгаклау
Табигать яклауга, саклауга мохтаҗ. Без хайваннарны ауласак, тирә-ягыбызны чүплеккә әйләндерсәк, гүзәл чәчәкләребезне өзеп, туган җиребез юкка чыгачак, сулар һавабыз бозылачак.
Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш. Шул вакытта гына Гарәфи Хәсәнов кебек язучылар табигатебезнең матурлыгына дан җырларлар, ә без, үз чиратыбызда, аларның әсәрләрен илһамланып укырбыз.
Нинди матур, иркен, саф һавалы,
Нинди күркәм безнең языбыз!
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган ягыбыз!
Һәр почмагы аның, һәр сукмагы
Тиңсез матур, чиксез ягымлы!
Җирнең һичбер гүзәл урынына да
Алыштырмам туган ягымны. (С. Урайский).
Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик! Туган як турында иҗат иткән әдипләребезне яратып укыйк, сәнгать кешеләренең әсәрләрен танырга, әйтергә теләгән фикерләрен таба белергә өйрәник. Һәрберебез күңел күзләре белән табигатьне күрә белсен, аның юкка чыгуына юл куймыйк!
7
Әдәбиятисемлеге
8

Пчёлки на разведках

Сказка об осеннем ветре

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Загадка Бабы-Яги

Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)