• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әкиятләр илендә.

Опубликовано Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы вкл 28.11.2018 - 10:04
Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы
Автор: 
Шәрәфетдинов Ислам

иҗат җимеше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_ilend.docx13.58 КБ

Предварительный просмотр:

Шәрәфетдинов Ислам Илхамович, 139 гимназия, 4 А сыйныфы укучысы

Юлбарыс һәм ата мәче.

Бер кара урманда юлбарыс яшәгән. Шул ук вакытта авылда Мәзәк исемле ата мәче яши икән.  Менә бер көнне авыл читендә юлбарыс белән ата мәче очрашканнар. Башта алар озак кына бер-берсенә карап торганнар. Аннан соң:

  • Ни өчен син миңа карап торасын?-дип сораган юлбарыс.
  • Ә син ни өчен?- дип сораган ата мәче.
  • Сине ашап җибәримме икән әллә,уйлыйм әле - дип җавап биргән юлбарыс.
  • Мин бит сиңа начарлык эшләгәнем дә юк, аннан соң без ничек охшашалар, - дип елый башлаган ата мәче.

Юлбарыс уйга калган, ни өчен соң әле ул үзеннән кечкенәрәк хайванны рәнҗетергә тиеш, тукта әле мин моңа тимим дигән.

  • Ярар, ата мәче, син мине гафу ит, әйдә, дус булыйк,- дигә юлбарыс.
  • Әйдә, - диеп бик шатланган ата мәче.

Шул көннән алып юлбарыс белән ата мәче дуслар булып киткәннәр. Шулай да алар очрашмаска тырышалар икән. “Сакланганны саклармын” дигәннәр бит, ата мәче хәзер сакланып кына йөри ди.

Ай һәм кояш.

Борын – борын заманда яшәгәннәр кояш белән ай . Алар бик дус булганнар, гел бергә дөнья гизәләр икән. Барча халык аларның дуслыкларына сокланып торган. Бер көнне болар тау итәгендә шундый матур бер чәчәк күргәннәр. Ай белән кояш исләре китеп чәчәккә карап торганнар, хаттә йокларга вакыт җиткәнен дә сизми калганнар. Шулай итеп бу көнне төн дә булмаган ди. Ә чәчәк әле  кояш карап елмая икән әле айга. Менә шул елмаю ике дустны талаштырып җибәргән:

  • Ул мине күбрәк ярата,- дигән кояш. Ә ай аңа каршы килеп:
  • Юк, мине күбрәк ярата ,- дигән. Бик озак талашканнар дуслар. Шул вакыт бер акыллы карт аларга мондый киңәш биргән:
  • Сез бу чәчәк белән чиратлашып сокланыгыз. Шул чагында ул бары сезгә генә елмаер,- дигән. Ай белән кояш уйлаганнар да, шулай эшләргә булганнар. Һәрберсе чәчәкнең игътибарын яуларга тырышкан. Кояш көчлерәк булып чыккан катырак яктырткан, ә айның андый көче булмаган. Шул вакыттан бирле кояш ныграк яктырта көн туа, ә ай азрак яктырта төн була икән.

Поделиться:

Неньютоновская жидкость

Сочные помидорки

Как зима кончилась

Если хочется пить...

Акварельные гвоздики