Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Һаман алга, өметле матур киләчәккә!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: учитель татарского языка в русской школе

Увлечения: история, чтение, растеневодство, туризм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МАОУ "Гимназия №139-ЦО"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sharafutdinova-leilya-mirgalimovna
Күп тел белү - яхшы гамәл, Туган телең ятим калмаса, Әткәң телен балаң белә алса, Синең аша!

Тел аралашу чаралары системасы булса, сөйләм – шул чараларның ашырылу, кулланылу күренеше.

О себе

Минем эшем- татар һәм рус телле балаларга татар  телен өйрәтү. 2003нче елны Казан дәүләт университетын тәмамладым. Башта Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан 94нче гимназиядә эшләдем. Хәзерге көндә  Казан шәһәре Идел буе районының 139нчы гимназия-Мәгариф үзәгендә татар теле укытам. Эш стажым 15 ел. Үз әшемне яратып, тырышып башкарам. Замана укытучысы югары уку йортында алган белемнәр белән генә канәгать калырга тиеш түгел. Даими рәвештә мәгариф системасында төрле үзгәрешләр булып тора: яңа метод, алым, технологияләр ачыла. Мин дә заманнан артта калмаска тырышам, үз үсешем өстендә эшлим. Дәресләремне балаларга кызыклы, аңлаешлы итеп оештырырга тырышам. Аларның яшь үзенчәлекләрен дә, белем дәрәҗәләрен дә, психик халәтләрен дә онытмаска тырышам. 

Үземнең дәресләремдә  заманча укыту технологияләрен һәм алымнарын кулланам. Һәр дәресемдә укучыларга ниндидер яңалык бирәм, мисалларны төрле дәлиләр белән аңлатам, проблемалы сораулар биреп, танып белү эшчәнлеген активлаштырам. Көндәлек тормыш белән бәйле ситуатив диалогларны кулланып сөйләм телен үстерергә, баетырга тырышам. Укучыны башкаларның фикерен хөрмәт итәргә, шул ук вакытта үз күзаллавын да дәлиләп әйтеп бирү өстендә эш алып барам.

 Һәр укытучыга  эшләрендә зур уңышлар телим!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мин китаплар укырга бик яратам. Бигрәк тә тарихи романнар белән кызыксынам, шуңа күрә Н.Фәттахның китапларын кат-кат укыйм.

Мой взгляд на мир

Тормышка, киләчәккә өмет белән карыйм!

Мои достижения

2014,2015,2018нче ел - Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе тарафыннан күпьеллы намуслы  хезмәт һәм профессионализм өчен  "Мактау грамотасы"

2017нче ел - Чувашия республикасы Чебаксар шәһәренең "12нче урта белем бирү мәктәбе" һәм "57нче  урта белем бирү мәктәбе" тарафыннан "Рәхмәт хаты"

2016нчы ел - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма  комитеты  Мәгариф идарәсенең Идел буе һәм Вахит районы мәгариф бүлеге тарафыннан "Проект, инновацион программалар һәм методик эшкәртмәләр" конкурсында икенче урын яулаган өчен "Диплом"

2018нче елда "Ел укытучысы  -2019" конкурсының район этабында икенче урын

 

                                     

Моё портфолио

 Шәхеснең иҗтимагый мөнәсәбәтләре никадәр бай булса, аның рухи дөньясы да шул кадәр бай. Ул үзенең эчке табигый көчләрен шәхес буларак туплаганда, аларны хезмәткә һәм иҗатка, иҗтимагый эшчәнлеккә, төрле мөнәсәбәти аралашуларга юнәлтә ала. Хәзерге вакытта белем бирү аралашу процессы аша бара. Ә тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау,фән, техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла – бар була. Шуңа күрә туган телебезне саклау, аны үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру без- укытучыларның төп бурычы. Әйдәгез , бу эшне бергәләп, җиң сызганып башкарыйк! Шулай булганда гына, телебез югалмас, безнең балаларыбыз матур итеп үз туган телебездә сөйләшер дип өметләм!

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Художественно-прикладное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: