Туган тел дәресләрендә Сингапур техналогиясен куллану
опыты и эксперименты на тему

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

эш тәҗрибәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_dreslrend_singapur_tehnalogiyasen_kullanu.docx21.01 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел дәресләрендә Сингапур техналогиясен куллану

(Мастер-класс “Использование сингапурской технологии на уроках родного языка и литературы”)

XXI гасыр  мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куя.

Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә. Әлеге таләпләргә ирешү максатыннан Татарстанда Сингапур техналогиясен куллану мөмкинчелекләре туды. Сингапур технологиясенең асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф системасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат исә – артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү. Без дә үзебезнең эшчәнлегебездә әлеге технологиягә еш мөрәҗәгать итәбез. Сингапур технологиясен үзебезнең дәресләрдә генә кулланып калмыйбыз, булган тәҗрибәбез белән башка өлкәләрдә эшләүче укытучылар белән дә уртаклашабыз.  Сингапур технологиясе белән таныштыру максатыннан 2017-2018 нче уку елында Чувашия республикасының башкаласы Чебаксар шәһәренә мәктәбебез укытучылары өч тапкыр барып мастер-класслар күрсәтеп кайттылыр.

Бу технология укучыларда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә илебезгә файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен, укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә көндәшлеккә сәләтле итә. Әлеге мастер-классларда коммуникатив һәм хезмәттәшлек күнекмәләре һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Таймд-пэа-шэа, Финк-райт-раунд робин, Клок баддис, Микс-пэа-шэа, Конэрс, Микс-фриз-груп  кулланылды.  Критик һәм креатив фикер йөртү күнекмәләре һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Конэрс, Микс-Фриз-груп, Тик-тэк-тоу, Рафт кулланылды.

Белем бирү структуралары – билгеле бер алгоритм буенча үтәлә торган белем бирүне оештыруның формасы һәм техникасы. Аларны кулланганда, укучыларда XXI гасыр таләпләренә туры килә торган күнекмәләр формалаша.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат - бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

                    (Учителя родного языка и литературы Шарафутдиновой Л.М.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...

Туган тел дәресләрендә уен технологиясен куллану

Укучыларны телне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан тәкъдим ителгән уен технологиясе алымнары...