Сочинение. "Мин - укытучы"
материал на тему

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sochinenie._min-ukytuchy.doc567.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение

“Мин-укытучы”

 

Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне һәрчак көтәсең бит син!
Син -беренче хәреф өйрәткәндә
Син-беренче язу өйрәткән
Син-беренче тормыш кагыйдәсен
Күңелләргә сеңдереп әйткән.

Фирдания Нугаева

        Әлеге искитмәле юлларда, дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында сүз бара. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан  Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр. 

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Иртән торып яраткан шәкертләрем янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Укытучы ... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Аннан соң инде, әлбәттә, белем бирүче, өйрәтүче.

Мин – укытучы! Ни өчен? Мин нинди укытучы? Бу нәрсәне аңлата? Бу минем күңелем халәтеме, тормыш көнкүрешемме яки минем һөнәрем генәме?

Үземә шундый сорауларны биргәч, балачагымны искә төшерәм. Балалар бакчасына йөргәндә гел тәрбияче буласым килде, ә инде мәктәпкә укучы булып киткәч укытучы буласы килү теләге туды. Бу хис минем еллар узган саен артты гына, көчәеп кенә барды. Бервакыт мин әниемнән сорадым: “Кем соң ул укытучы?”.  Аның җавабы шундый булды: “Укытучы-ул иң беренче очракта дус һәм иптәш, ул – бертуктаусыз эзләнүче, үз ялгышларын танучы һәм дөреслеккә карап күзаллавын үзгәртә алучы, иң мөһиме балалар күңеленә изгелек салучы.” Шул вакыттан ук мин үземдә укытучы булырлык сыйфатлар булдырырга теләдем. Чөнки минем мөгалим буласы килү теләгем шул кадәрле көчле иде. Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта бу мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Җәмилева Фәридә Мидхәт кызы булса, аннары инде университетта белем биргән, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы бөек остазларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.

Бүгенге көндә дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Аларның кайберләре күптән түгел генә барлыкка килгән, ә башкалары – әллә кайчан.  Шуларнын берсе – Укытучы. Укытучыдан башка табиблар да, инженерлар да була алмый. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиеш. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба. Бала үзенең барлык булган вакытын  мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш. Шуңа күрә ул үзен ничек теләсә шулай тота алмый, чөнки ул - үрнәк кеше.Укытучы  гел үз өстендә эшләргә һәм заманадан артта калмыйча үсәргә тиеш. Ул һәрвакыт эчкерсез, сүзен төпле һәм уйлап әйткән очракта гына, үз укучыларын тугры юлларга этәрә ала. Бүгенге көн шартарында укытучы балаларыннан алда булган очракта гына, әлеге укчыларның киләчәге якты һәм уңышлы булачак.

Укыту ул бик җитди эш. Бүгенге көндә укытучы өстенә бик җаваплы эш йөкләнә: җәмгыять, хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән шартларга җавап бирердәй конкурентлы шәхес тәрбияләү. Белем бирүдә яңа технологияләр һәм фән казанышлары алга киткән заманда  балалар белән уртак тел таба белергә, укучыга мөстәкыйльлек бирергә, яхшы эшләрен хупларга, җавапны әйтмичә үтәү юлын күрсәтергә, балаларның беренче уңышларын игътибарсыз калдырмаска, шәхесне түгел, аның гамәлен бәяләргә,таләпчән һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле дә булырга тырышам.

       Уйлар, уйлар... Гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән…Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.

 Мин бит әле милләт сакчысы. Бу сүзне  курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгаллимнәрен.Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга,  туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә,  хезмәткә  җаваплы  караш,  кешеләргә  карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Хәзер тел өчен иң авыр, сынаулы  вакыт. Шуңа күрә безгә, иң беренче чиратта, бердәмлекне, милли сафларны ныгытырга кирәк. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Иң беренче көннән алып, зур тормышка озатканчыга  кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Укытучы –ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы - ул герой! Батыр кешеме? Шулай түгелме? Кемдер минем белән килешмәс. Әмма киләчәккә өндәү, киләчәк буынны тәрбияләү ул – батырлык эшләү. Укытучы – бар нәрсәнең башында торучы, киләчәк тормышка юл күрсәтүче маяк.

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Сочинение "Мин – укытучы!"

Сочинение    "Мин – укытучы!"...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Сочинение- фикерләмә. Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың

Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә! Укытучы – тыйнаклык,  сабырлык өлгесе. Җир йөзендә укытучыдан да хөрмәтлерәк һөнәр бармы икән?! Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе  ...