Сочинение "Мин укытучы"
материал на тему

Тимергалиева Рамиля Фагимовна

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_ukytuchy.docx12.94 КБ

Предварительный просмотр:

Мин-укытучы

                          (“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Е.Г.Тутаев

исемендәге Федоровск урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең беренче кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Рамилә Фәһим кызы)

        Укытучы -  иң  авыр,иң катлаулы,иң кирәкле,шул ук вакытта иң гүзәл,иң гуманлы һөнәрләрнең берсе.Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел,укытучылар үзләре дә булмас иде.Укытучы һөнәре-чын мәгънәсендә ,һөнәрләр һөнәре,барлык һөнәрләрнең әнисе.Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле,гыйлемле булырга тиеш.

      Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы...    Кечкенә вакытымнан бирле укытучы булырга хыялландым. Минем хыялым тормышка ашты. Мин - укытучы. Нинди бөек исем! Бүген мин язмышыма, кызларыма, Аллаһы Тәгаләгә  миңа “укытучы ”  исеме  биргән өчен рәхмәтлемен.  Менә инде 19 елдан артык балалар белән эшлим, аларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әлбәттә,  бер генә хезмәт тә киртәләрсез генә тиешле нәтиҗәләрне бирә алмый. Һәр яңа көн яңа ачышлар, яңа проблемалар тудыра, нәрсәләрдер эзләргә, табарга мәҗбүр итә. Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш  хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың.  Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә  үз башымнан кичердем.  Беренче елны укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп кергән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да булды. Дәресләремдә укучылар кызыксынып тыңласалар да, икенче көнне килеп аңламауларын әйткәч, кайгыруларым да, укучыларымның  күзләрендә дәресемне аңлаган чакларындагы чаткыларны күреп, шатланган чакларым да күп булды.  Ләкин күңел гел нәрсәдәндер риза түгел иде. Гел газапланып нидер эзләде. Еллар үза торды. Дәресләрем бетеп, эштән кайткан чакта да, кич белән дәрес хәзерләргә утыргач та, гел бер сорау: “Иртәгә дәрестә  Алинәдән…., Тимур….., Русланнан........ һәм тагын берничә авыр үзләштерүче укучыларымнан ничек җавап алырга? Аларга ничек итеп билге куярга? Бу балаларда фән белән кызыксыну  ничек уятырга? ”  Рус мәктәбендә татар теленнән кала барлык фәннәрне дә русча укыган, урамда гел русча гына сөйләшкән, өйдә әбидән кала, әти - әни белән дә туган телдә сөйләшүдән мәхрүм ителгән балаларда ничек ана теленә мәхәббәт уятырга?      Моның өчен педагогик осталыкның нинди серләренә төшенергә кирәк? Шул сорауларым, эзләнүләрем, казынуларым нәтиҗәсендә мин бер - бер артлы курсларда булып, яңа технологияләр, эш алымнары белән таныштым, аларны практикада даими куллана барып, хезмәттәшләрем белән уртаклаштым. Республика күләмендә төрле бәйгеләрдә, төрле чараларда  катнашып, җиңүләргә ирешү миндә  әкрен – әкрен яңадан үз – үземә ышаныч уятты. Һәм уку-укыту өлкәсендә мин үз принципларымны, үз кагыйдәләремне булдырдым.

              Педагогик эшчәнлегемдә  «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» принцибына нигезләнәм.Үз укучыларымның аңлы адымнар ясаган, үз фикерен кыю җиткерә алган, башкаларның фикерен тыңлый белгән  шәхес булып үсүләрен телим. Шуңа күрә аларны, һәрвакыт нинди дә булса проблемалы ситуация  тудырып, уйланырга мәҗбүр итәм. Бу принцип нигезендә укучылар мөстәкыйль фикер йөртергә, эшләргә өйрәнәләр. Аерым темалар буенча рефератлар, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләү, проблемалы ситуацияләргә карата үз фикерләрен яклый белү юллары белән максатыма ирешергә тырышам. Шулар нәтиҗәсендә  укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда,иҗади кичәләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар.

               Педагогик эшчәнлегемдә икенче юнәлешем -  «Әйдәгез бәхәсләшик». Фикерли генә белү бик аз. Дөрес, аны дөрес итеп сөйли белү дә кирәк. Мин дәресләремдә  бәхәс алымын кыю файдаланам. Башкалар фикерен ихтирам итү һәм үз хатаңны тану –  укучыларның танып-белү сәләтен үстерүче, рухи байлыкларын арттыручы чара булып торырга тиеш,  дип уйлыйм. Шушы принциптан чыгып эш итү алымнарын, юлларын эзлим.

                 «Үз-үзеңне таныт» принцибына нигезләнеп мин укучыларның нинди дә булса өлкәгә караган сәләтен, талантын ачыкларга тырышам, чөнки һәр бала индивидуаль. Мин ышанам – һәр бала талантлы! Әмма үзенчә талантлы. Укытучыга тик балага үзен ачырга, булдыклылыгын күрсәтергә булышырга гына кирәк. Һәм мин педагог буларак үз алдыма: күрергә, табырга, балада булган талантны узып китмәскә дигән максат куям. Һәр укучы да татар теле һәм әдәбияты белән кызыксына дип әйтеп булмый, әлбәттә, ләкин аларның күбесе башка өлкәләрдә дә үзләрен күрсәтәләр. Шушы  осталыкларын мин үз дәресләремдә дә уңышлы файдаланам.  Балалар бик теләп рәсем ясыйлар, шигырь һәм хикәяләр язалар, компьютерда презентацияләр, дәрес өчен таратма һәм күрсәтмә материал әзерләргә ярдәм итәләр. Бу  укучыларыма татар теленең ни дәрәҗәдә  мавыктыргыч, аны өйрәнү юлларының ни тикле күп булуын аңларга ярдәм итә.

               Дәрес вакыты бик кыска. Күп нәрсәләрне сөйләшеп тә, укучыларыма аңлатып та өлгереп булмый. Шуңа күрә дәресләрдән соң минең кабинетым алар өчен һәрвакыт ачык. Бу очракта мин «Мин һәрчак сезнең белән» принцибын кулланып эш итәм. Соңгы вакытларда  мин укучыларымның  тәнәфес вакытында да ял итмичә минем янга кереп утыруларын, бер – берсен  уздыра – уздыра ничек һәм кем белән өй эшен эшләүләрен, татарча авыррак сөйләшкән укучыларымның тырышып татарча сөйләшергә омтылуларын  күрәм.Күп вакытта укучыларым миңа үзләренең ниндидер проблемалары турында сөйлиләр, без бу проблеманы күмәкләп хәл итү юлларын эзлибез.Мин аларга файдалы киңәшләр бирергә тырышам. Яхшы укытучы бала күңелен аңлый белергә, аңа вакытында ярдәм итә белергә дә тиеш бит.

                Алдагы принцибым «Чама белү». Әлеге көндә яңа технологияләр бихисап. Мин дә тормыш белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Ләкин бөтен нәрсәдә дә чама белү бик мөһим. Шуңа күрә дәресләремдә яңа технологияләр белән бер рәттән, традицион технологияләрне дә онытмыйча бәйләп үткәрәм.

                Шулай ук  яңа технологияләрдә мине кызыксындырган моментларның берсе: үз – үзеңне бәяләү принцибы. Бу мөстәкыйльлек, гаделлек тәрбияли. Укучы дәрестә эшләсә, катнашса үзенең начар билге алмаячагын белә,  укучыда үз – үзенә ышаныч тәрбияләнә .  Бу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә.

                Бүгенге көндә тормыш мәгарифкә укучыларның ижади үсешен үстерү таләбе куя. Тормышның бөтен тарафларында да күзгә күренмәс тизлек белән үзгәрешләр бара. Һәр ике ел саен мәгълүмат күләме ике тапкырга артып тора. Кеше белемне үзләштергәнче, ул искерергә өлгерә. Бүгенге тормышта уңышлы яшәү һәм эшмәкәрлек өчен, балаларга һәрвакыт  үзгәрешләргә, яңалыкларга әзер булырга кирәк. Шуңа да ижади сәләтне үстерү бүгенге педагогларның төп максаты булып тора.

          Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек. Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.  “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне  кире кагып, укучыларыма  җитди  дәлилләр китерәм. Нәкъ менә үз халкын, телен, үз мәдәниятен яратучы, аны үстерүче,  пропагандалаучы  кеше генә  башка халыкларны ярата, аларның телен, мәдәниятен хөрмәт итә һәм белә алуына төшендерергә тырышам.  Әдипләребез – Тукай, Җәлил, Гомәр  Бәширов, Мәһдиев һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган  телебездә тулы  яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны  сөюче укучыларым арта бара. 

    Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Педагогик эшчәнлегем бик зур булмаса да, шушы максатка ярашлы эш алып барырга  тырышам. Укучыларымны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә.

     Үзенә-үзе ышанган, җәмгыять фикереннән азат кеше генә  югары биеклекләрне ала. “Һөнәремне дөрес сайладыммы икән?” дигән шик туганы юк.  Димәк, мин дөрес юлда. Һәр көн шундый җаваплы, игелекле, саваплы һөнәр иясе булуым белән горурланып, иртән мәктәбемә ашыгам. Нәтиҗәсенә куанып, канәгатьләнү хисе кичерә – кичерә, эш көнемне тәмамлыйм һәм иртәгәсе көнне уздырасы дәресләрем турында уйга чумам.        

Миңа сорау бирсәләр:

  -Бәхет ни ул? – дисәләр,

      Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

                                                (Клара Булатова “Укытучы бәхете”)

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...