дәрес планы
план-конспект по теме

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

Тема:Ак төс – кыш төсе.

 

Белем бирү максаты:

1.      Укучыларга кыш турында мәгълүмат бирү һәм белемнәрен ныгыту.

2.     Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллану.

3.     Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү

4.     Сүз байлыгын арттыру

 

Тәрбияви максат:

1.     Тирә-юнь табигатькә хөрмәт хисе тәрбияләү.

2.     Кыш көне кошларга ярдәм итү.

 

Дәрес өчен материаллар:

1.     Гөлзада Әхтәмова портреты

2.     “Чыпчык” шигыре

3.     Дәреслек

4.     Компьютер, мультимедия

 

 

Дәрес планы:

     

 I  Оештыру моменты

1.     Дежур укучы белән әңгәмә

2.     Өй эшен тикшерү

 

IIТөп өлеш

        1. Кыш турында әңгәмә

         2. “Чыпчык” шигыре

        3. Тестларга җавап бирү.

 

III Йомгаклау

1.     Өй эше

2.     Саубуллашу

 

Дәрес барышы.

 

I Оештыру өлеше

-         Исәнмесез, укучылар.

-         Исәнмесез, саумысез.

-         Хәерле көн

-         Рәхмәт, имин булсын көнегез.

-         Кәефләрегез ничек?

-         Рәхмәт, яхшы, кояшлы иртә кебек.

-         Рәхмәт, утырыгыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

-         Бүген сыйныфта мин дежур.

-         Бүген ничәнче число?

-         ............

-         Атнаның кайсы көне?

-         .............

-         Сыйныфта кемнәр юк?

-         .............

-         Өй эше бармы?

-         ...............

IIТөп өлеш

-         Укучылар, тактага карыйбыз( тактада дәрес темасы язылган слайд “ Ак төс- кыш төсе” ) Димәк, укучылар бүген без сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләшәчәкбез?

-         Кыш фасылы турында сөйләшәчәкбез.

-         Бүген урамда нинди һава?

-         Урамда салкын,чиста, саф һава...

-         Укучылар, быел кыш ничек килде: вакытындамы, иртәме, соңмы?

-         Быел кыш иртә килде.

-         Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-         Чөнки кар иртә яуды, көннәр суытты...

-         Кыш айларына нинди айлар керә?

-         Кыш айларына декабрь, гыйнвар, февраль керә.

-         Укучылар, декабрь аенда нинди бәйрәм була?

-         Декабрь аенда Яңа ел бәйрәме була.

-         Гыйнвар аенда нинди бәйрәм була?

-         Гыйнвар аенда Раштуа бәйрәме була.

-         Февраль аенда нинди бәйрәм була?

-         Февраль  аенда Ватанны саклаучылар бәйрәме була.

-         Бу бәйрәм кемнәр өчен?

-         Бу бәйрәм бабайлар, әтиләр, малайлар өчен.

-         Укучылар, димәк, тиздән без Яңа ел бәйрәмен үткәрәбез. Яңа ел бәйрәмендә без нәрсә бизибез?

-         Чыршы агачын бизибез.

-   Бик дөрес. Укучылар кыш көне балалар нинди   уеннар уйныйлар соң?

-         Кар атышлы, чыңгыда, чанада, тимераякта шуалар.

-         Нинди кошлар безнең якларда кышламыйлар?(рәсемнәр күрсәтелә һәм балалар танып, аларның исемнәрен әйтәләр)

-         Сыерчык, карга, торна, каз, үрдәк...

-         Ә нинди кошлар монда калалар?(шулай ук рәсемнәр күрсәтелә, балалар аларның исемнәрен әйтәләр)

-         Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, саескан...

-         Укучылар, кыш көне кошларга җиңелме?

-         Юк, кыш көне кошларга җиңел түгел.

-         Без аларга булышырга тиешме?

-         Әйе, без аларга булышырга тиеш.

-         Ничек булышырга тиеш?

-         Җимлекләр ясарга, анда көнбагыш, ярма, ит, май салырга кирәк.( ял итеп алу)

Җил исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына,тына

Агачлар үсә, үсә. (2 тапкыр )

-         Дөрес укучылар, без кошларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова язган “Чыпчык” шигырен укыпкитәрбез. (укытучы сәнгатьле итеп укый)

         Чыпчык.

Кун әле,чыпчыгым

Син минем учыма

Бер генә сөям дә

Аннан соң очырам

 

Син ничек түзәсең

Кыш салкын, җил усал

Йоп-йомшак бияләй

Җылытыр син кунсаң

 

 

·        Балалар эчтән укыйлар

·        1-3 укучы кычкырып укый

·        Хор белән уку

 

-         Укучылар нинди кош турында сүз бара?

-         Чыпчык турында сүз бара.

-         Чыпчык кышны кайда үткәрә?

-         Чыпчык кышны урамда үткәрә.

-         Аңа салкынмы?

-         Әйе, аңа бик салкын.

-         Димәк, укучылар, кыш көне кошларга бик салкын икән, азык табуы бик авыр, шуңа күрә без аларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән сүзлек дәфтәрләренә тактада бирелгә сүзләрне язып куярбыз.

Ак-белый

Чиста – чистый

Салкын – холодный

Йомшак – мягкий

Юеш – мокрый

Җепшек – талый

Пычрак – грязный

Коры – сухой

 

-         Балалар, без бирелгән сүзләр белән хәзер җөмләләр төзибез. (слайдлар күрсәтелә һәм укучылар яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр)

-         .........

-         Шулай итеп укучылар, кыш көне нәрсә ява?

-         Кыш көне кар ява.

-         Салкын көннәрдә кар нинди була?

-         Салкын көннәрдә кар ак, чиста, салкын, коры була.

-         Ә җылы көннәрдә кар нинди була?

-         Җылы көннәрдә кар йомшак, юеш, җепшек, пычрак була.

-         Ә хәзер укучылар без сезнең белән кечкенә генә тест эшләп алабыз. Сез инде тест сорауларына җавап бирә беләсез, шулай да исегезгә төшереп китәргә кирәктер дип уйлыйм. Бер сорауга 4 вариант җавап бирелә сез шулар арасыннан дөрес җавапны сайлап алырга тиеш буласыз.

Тест.

1.     Хәзер нинди ел фасылы?

а) җәй

б) кыш

в) көз

г)яз

2.     Безнең якларда кышламый торган кош

а) чыпчык

б) саескан

в) күгәрчен

г)торна

3.     Безнең якларда кышлый торган кош.

а) каз

б) сыерчык

в) чыпчык

г)торна

4.     Кышның бер ае

а) гыйнвар

б) июль

в) ноябрь

г)март

5.     Кыш фасылына хас сыйфат

а) салкын

б) җылы

в) яңгырлы

г) яшел

6.     Салкын көннәрдә кар нинди?

а) йомшак

б) коры

в)пычрак

г) юеш

7.     Җылы көннәрдә кар нинди була?

а) чиста

б) салкын

в) коры

г)җепшек

 

 

 

III Йомгаклау

-         Укучылар, без сезнең белән бүген нинди ел фасылы турында сөйләштек?

-         ...

-         Кыш көне нәрсә ява?

-         ...

-         Кар нинди төстә?

-         ...

-         Шулай итеп, укучылар, без ак төсне кыш төсе, дип әйтә алабыз. (дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела) Ә хәзер укучылар көндәлекләрне ачып өй эшен язып куябыз: “Кыш” темасына бәйле рәсем ясарга. Шулай итеп безнең дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon ak_tos-_kysh_tose.ppt2.67 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...