“СӘЛАМ” УМКсына белешмәлекләр.
учебно-методический материал на тему

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

Ярдәмлек белешмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slam_umksyna_beleshmleklr.docx290.55 КБ

Предварительный просмотр:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”

Проект эше

Тема: “СӘЛАМ” УМКсына белешмәлекләр

(1сыйныф өчен)

“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм туган тел буларак укытуда инновацияләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында

Башкардылар: Бакирова Н.Н

Әхмәдҗанова З.Р.

 Шәрәфетдинова Л.М.

Сафина А.З.

Эш урыны:  АГБМУ “Гимназия №139”

Проект эше яклауга кертелде

—————————

          Проект эшенең җитәкчесе: Җамалетдинова З.И.

Казан - 2017

Беренче белешмәлек

Сайт белән эшләү

  1. Компьютерны кабызып интернетка керергә.
  2. Эзләү юлында (поисковик) www.selam.tatar.ruсайтына керергә.
  3. Укытучы биргән исем һәм серсүзне җыеп сайтка керергә.

Серсүз онытылган очракта:

а) сайтка кергәч тәрәзә астында “серсүз онытылганмы?” сүзенә басырга.

б) шул очракта үзегез онытмый торган серсүз кертергә.

  1. Темага керергә һәм кирәкле эш төрен сайларга.

http://selam.tatar/img/logo.pngC:\Users\user\Pictures\5939-21_1.jpg

Икенче белешмәлек

Яңа сүзләрне истә калдыру

  1. Сайтка кереп теманы сайларга һәм күнегүне табарга.
  2. Күнегүдәге диктор артыннан “дүрт” адым ясарга:

Диктор

Син

  • сүзне, сорауны, фразаны әйтә
  • аның әйткәнен тыңлыйсың, истә калдырырга тиешле сүзләргә игътибар итәсең
  • пауза ясый
  • аның артыннан кабатлыйсың, сорауга җавап бирәсең, биремгә карап эш итәсең
  • әйткәнне икенче тапкыр яки син көткән репликаны кабатлый
  • үзеңнең әйткәнеңне дикторныкы белән чагыштырасың
  • пауза ясый
  • дөрес җавапны кабатлыйсың
  1. Дәреслек артындагы сүзлекчәдән шул сүзләрне табарга һәм иҗекләп укырга.
  2. Сайттагы флешкарталар белән үзеңне тикшереп карарга.
  3. Истә калсын өчен яңа сүзләрне көн саен 10-15 минут дәвамында кабатларга.


Өченче белешмәлек

Өченче белешмәлек

Парларда эшләү

  1. Биремне игътибар белән укырга.
  2. Эшне икегез арасында тигез итеп ике өлешкә бүләргә.
  3. Иптәшеңә авыр булса,  аңа ярдәм итәргә;  бер-береңнең хаталарын төзәтергә.
  4. Иптәшең синнән яхшырак эшләсә, ярдәм сорарга оялма.
  5. Иптәшең хата ясамыймы икән дип, тикшереп тор; ләкин моны аны кимсетмичә генә эшлә.
  6. Төп кагыйдәне онытма: һәр күмәк эшне киңәшләшеп һәм ярдәмләшеп эшләргә. Син аның өчен, ул синең өчен җаваплы.

Дүртенче белешмәлек

Эш дәфтәре белән эшләү

  1. Дәфтәрне тышларга, бөтен биремнәрне укытучы кушканча башкарырга.
  2. Барлык эшне пөхтә һәм чиста итеп эшләргә.
  3. Дәфтәрдә дәрескә кагылмаган рәсемнәр һәм язулар булмаска тиеш.
  4. Дәфтәрне бөгәрләмәскә, пычратмаска.
  5. Сүзләрне аңлаешлы һәм каллеграфик дөрес язарга.
  6. Каләм белән язганны бетергеч белән бозмаска.
  7. Ялгышларыңны вакытында төзәтә барырга, аннан соңга калдырмаска.
  8. Замазка кулланмаска, карандаш белән сызып төзәтергә.

Бишенче белешмәлек

Җыр белән эшләү

  1. Җырны китаптан кычкырып укы.
  2. 2-3 тапкыр укып, истә калдырырга тырыш.
  3.  Сайтка кереп, кирәкле җырны сайла һәм тыңла, китаптан карап бар.
  4. Берничә минуттан җыр сүзләрен текстка карамыйча сөйләп кара. Кирәк булса, китапка карап алырга мөмкин.
  5. 10-15 минуттан, тагын 2-3 тапкыр җыр сүзләрен текстка карамыйча сөйләп кара.
  6. Йоклар алдыннан җырны кабатла.
  7. Иртән җыр сүзләрен укы, аннан яттан сөйлә.


Җыр зур һәм авыр булса, истә калмаса

  1. Җырның беренче  куплетын ятла.
  2. Җырның икенче өлешен ятла.
  3. Беренче һәм икенче  куплетны кабатла. Сайтка кереп, җырлап кара.
  4. Өченче куплетны ятла.
  5. Бөтен җырны яттан сөйлә. Җырлап кара.
  6. Йоклар алдыннан җыр сүзләрен кабатла.
  7. Иртән җырны китаптан укы, яттан сөйлә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Р. Нигъматуллинаның 6 сыйныф "Татарча да яхшы бел" УМКсына көндәлек дәрес презентацияләре

Биредә хезмәттәшем Шәмсетдинова А.Г. белән берлектә төзегән һәр дәрес өчен кулланма-презентацияләр урын алган. Дәрескә әзерләнү укытучыдан бик күп көч һәм вакыт сорый. Безнең эшебез шушы дәреслек буен...

"Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат

quot;Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат.  Дәресләрдә уеннарның роле...