"Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат
методическая разработка

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

"Сәлам" УМКсының укыту-методик комплекты турында мәгълъмат.  Дәресләрдә уеннарның роле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сәлам УМК53.32 КБ

Предварительный просмотр:

 “Сәлам” укыту-методик комплекты ярдәмендә

татар телен өйрәнү өчен уен формаларын куллану

         Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә мәктәпкә барлык фәннәрдән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып-белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларын заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибар итә.Ә менә ничек итеп аларны тормышка ашырырга, балаларны ничек кызыксындырырга? Нәкъ менә бу проблеманы тормышка ашыруда уеннарның роле бик зур.

Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаганда күңелне ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәтенә әзерләнү ул.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы , белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

Нәкъ менә шуларны истә тотып, “Сәлам” укыту-методик комплекты  төзелгән. “Сәлам” УМКсының төп бурычы – укучыларны сөйләшергә өйрәтү. Моңа алар уеннар уйнап, аудиодиалог һәм монологлар тыңлап, тормышчан ситуациялләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнеп ирешәләр. Укучылар уйный – уйный, яңа сүзләр, яңа җөмләләр,  өйрәнәләр, биремнәр уен рәвешендә бирелгән, грамматик кагыйдәләр ятламыйлар. Сайт аша да уеннар уйный алалар. 15 темалы дәреслекнең һәр модулендә яңа өйрәнгән сүзләр белән кызыклы җырлар бирелгән.

Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр.

Укытучының эшен җиңеләйтүче кулланма – укытучы китабы. Бу китапта һәр дәреснең барышын тасвирлаган материал тәкъдим ителгән. Һәр дәрестә берничә күнегү эшләнелә. Грамматик материалны биргәндә уен белән бергә үреп бирелгән. Укучы үзе дә сизмәстән уен белән, гамәлдә кулланып, телне өйрәнә. Мәсәлән: “Кайтаваз”, “Танышу”, “Кем тизрәк”, “Нәрсә югалды?”, “Дустыңны тап”, “Ватык телефон”, “Кунак”, “Сиңа нәрсә кирәк?”, “Нәрсә артык?”, “Туп”, “Кәләпүш”, “Ябалак”, “Парыңны тап”, “Ничә?” уены һ.б.

  Әйдәгез, укытучы китабына күз салыйк ( укытучы китабына күзәтү ясау өчен, сайтны ачып, укытучы китабындагы уен күнегүләрне күрсәтәм)

Татарча сөйләшү, татар телен үзләштерү мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә дәвам итсен өчен, УМК ның махсус сайты – “Сәлам” сайты эшли. Аңа компьютердан, планшеттан кереп була. Сайтта күнегүләрне уен форматында эшләү каралган.

http://selam.tatar/img/exercise/item-corusel.png              http://selam.tatar/img/exercise/item-kosmos.png                         http://selam.tatar/img/exercise/item-kapchyk.png

Карусель                                               Космос                                                         Капчык

http://selam.tatar/img/exercise/item-fonar.png                                           http://selam.tatar/img/exercise/item-tir.png

    фонарь                                                                       Тир  

       

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, “Сәлам” УМК сында бирелгән дидактик уен һәм материаллар; грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мультфильмнар, диалог һәм монологлар, тема ахырында бирелгән җырлар, сүзләр  уңышлы дип саныйм. Алар телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап һәм җиңел үзләштерүләрен булдыру өчен отышлы.                           

Кушымта №1

«Ватык телефон»

Укытучы бер укучының колагына мәгълүмат әйтә. Икенче укучы бу мәгълүматны башка сыйныфташына җиткерә. Һәркем мәгълүматны бер генә тапкыр әйтергә тиеш. Барлык укучылар да бер-берсенә әйтеп бетергәч, соңгы укучы аны кычкырып әйтә. Укытучы башта әйткән сүзен кабатлый.

Мәсәлән:

Укытучы “Мин Джунглида, зур өйдә яшим” дип әйтә.Укучылар бер-берсенә моны кабатлый.

                                              “Туп” уены

Укытучы укучыларны түгәрәккә бастыра. Туп алып, русча сүз яки сүзтезмә әйтә, аны берәр укучыга ташлый. Укучы русча сүзне татарча әйтергә тиеш була. Шуннан соң ул да русча сүзтезмә әйтеп, аны икенче укучыга бирә, тегесе аны тәрҗемә итә. Уен шулай дәвам итә.

                                “Нәрсә югалды”

Укытучы тактага өйрәнелгән предметлар сурәтләнгән карточкаларны беркетеп куя (карточкаларда берничә предмет булырга тиеш, мәсәлән: китаплар, дәфтәрләр, акбур, такта һ.б.), бу вакытта, укучылар һәр сүзне бергәләп кабатлыйлар. Шуннан соң укытучы барысына да күзләрен йомарга куша, һәм бер рәсемне ала. Укучылар югалган предметны белергә һәм, кул күтәреп, атамасын әйтергә тиеш булалар.

                                      “Нәрсә артык” уены

 Укытучы тактага өйрәнелгән предметлар сурәтләнгән карточкаларны беркетеп куя. Билгеле  бер темага бирелгән рәсемнәр  арасына икенче темадан бер предмет рәсемен куя. Укучылар “артык” рәсемне табарга тиешләр.

                                                 “Парыңны тап”

Укытучы укучыларны 2 төркемгә бүлә. 1нче төркемдәге укучыларга төсле карточкалар тарата. 2 нче төркемдәгеләргә төрле рәсемле карточкалар өләшә. Әлеге рәсемнәрне укучылар әйтә белергә тиеш. Укучылар карточкаларны бер-берсенә күрсәтеп, төс һәм предметларны телдән әйтеп чыгалар. Укучылар басалар. укытучы әкрен генә сүзтезмәләр укый, ә укучылар, әйтелгәннәрне тыңлап, үз парларын табарга тиеш. Кирәк булса, укытучы сүзтезмәләрне берничә мәртәбә кабатлый ала.

Мәсәлән: зәңгәр чәчәк, сары күбәләк, шәмәхә китап, яшел дәфтәр, сары өстәл, кызыл каләм, зәңгәр бетергеч

Барлыкка килгән парлардан укытучы сүзтезмәне әйттерә. Аерым укучылардан барлык сүзтезмәләрне дә әйттерергә була. Балалар иптәшләренең карточкаларыннан да укый алалар. Уен беткәч, сүзтезмәләрне үзгәртеп, парларны алмаштырырга да була.

                                      “Бу бармак...” уены

Укучылар башта аудиоязмада шигырьне тыңлыйлар. Дөрес һәм сәнгатьле итеп әйтергә өйрәнәләр.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

                                “Кем җитез” уены

Укытучы тактада рәттән тезелгән уенчык рәсемнәре күрсәтә һәм бер сан әйтә. Укучылар бу сан астында торган уенчык яки предметны әйтергә тиеш. Кем беренче дөрес җавап бирә, шул алдагы санны әйтә, уен дәвам итә.

                                   “Кәләпүш” уены

Укытучы тактага төрле рәсемнәр элә. Такта янына бер укучыны чыгара, башына кәләпүш кидерә. Укучы тактадагы рәсемнәрне истә калдырырга тырыша. Аннан соң белән сыйныфка борылып баса. Укытучы бер рәсемне сайлый. Укучы, сыйныфташларына төрле сораулар биреп, нинди рәсем икәнен белергә тиеш. Мәсәлән:

-Ул зәңгәрме? Ул нинди? Ул ничә? Ул матурмы? Ул зурмы?...

Дөрес җавап биргән укучылар кәләпүә кия, уен шулай дәвам итә.

                              “Төсләр” уены

Алып баручы татарча берәр төсне атый. Укучылар шул төстәге предметны тотарга, аңа кагылырга һәм төс белән предметны атарга тиеш булалар.

                             “Ябалак” уены

Укучылар басалар. Бер укучы Ябалак була. Укытучы: “Көн! Куяннар сикерәләр”, диюгә, укучылар сикерә башлыйлар (укытучы хәрәкәтне күрсәтә). “Төн!” дигәч, бер урында катып калырга тиеш. Хәрәкәтләнгән укучыны Ябалак тота, ул уеннан чыга. Уен дәвам итә. Укытучы төрле командалар бирергә мөмкин: “Көн! Тычканнар йөгерә/ Балыклар йөзә/ Кошлар оча/  Хәрәкәтләрне укучылар белмәгән очракта, укытучы үзе күрсәтә

                                              “Оркест” уены

Бу уенны һәр дәрестә, аның һәр этабында башкарырга мөмкин. Укытучы дирижёр ролен үти, укучылар оркестр булалар. Укытучы бер-бер артлы сүзләр, сүзтезмәләр әйтә, укучылар игътибар белән тыңлап, берәмләп җавап бирәләр. Тиз темпта эшләнә. Мәсәлән:

салкын сөт (тәрҗемә), тоз (тәрҗемә), алма (тәрҗемә), минем ипием (тәрҗемә), ит (тәрҗемә), биш йомырка (тәрҗемә), тәмле балык (тәрҗемә) һ.б.            Русчадан тәрҗемә иттерергә дә мөмкин.

                       “Оркестр” уены

Укытучы укучыларга төрле сорау алмашлыкларын әйтә, укучылар текст җуенча җавап бирәләр.

-Кем?

-Әти, әни, кыз, малай һ.б.

-Нәрсә?

Кофе, чәй, сөт, ботка, балык, песи

-Нишли?

-Ашый, эчә, ярата.

-Нәрсә белән?

-Сөт белән, май белән һ.б.

Яңа сүзләргә укытучы үзе аңлатма бирә, аларны укучылардан әйттереп чыга.

                 Сәлам, дустым!       (рукопожатие)

                 Хәлләр ничек?         (по плечу сбоку похлопать)

                 Кайда булдың?        (слегка подергать за мочку уха)

                 Мин сагындым!        (руку прижать к сердцу)

                 Син килдең!              (развести руки)

                 Мин бик шат!            (обнять друга или повторить рукопожатие)

 (Уеннар “Сәлам” укыту методик китабыннан алынды)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Укыту-методик комплекты

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты....

Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте

Укыту-методик комплектын кулланып балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарны куллану...

Укыту-методик комплектлар, дәреслекләр

Укыту-методик  комплектлар, дәреслекләр...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...