Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»
проект (9 класс) на тему

Назипова Гульназ Шамиловна

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_nazipova_g.sh_.docx22.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”

Проект

«Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проектның авторы: югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәҗипова Гөлназ Шамиловна

Проектның паспорты

Проектның исеме

Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма төзү

Проектны тормышка ашыручы

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамиловна

Проектның максаты

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү

Проектның бурычлары

  1. Укучыларны текстны тыңлап аңларга һәм аны компрессияләргә өйрәтү.
  2. Җавабын сайлап алуны таләп иткән һәм кыска җаваплар язуны сораган биремнәрне эшли белү күнекмәләре формалаштыру.
  3. Текстка нигезләнеп, сочинение – фикер йөртү язарга өйрәтү. 

Проектны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары

2018нче ел

I этап. Матур әдәбият әсәрләреннән, вакытлы матбугат битләреннән 1нче бирем өчен 3-4 микротемадан торган, тәрбияви характердагы текстлар сайлау (январь-февраль).

II этап. 11.1 яисә 11.2 биреме өчен, сочинение-хөкем йөртү язарлык, мәгънәле , укучы мөстәкыйль рәвештә тезисны формалаштыра алырлык текстлар туплау (март - апрель).

III этап. Сайланган текстлар буенча А һәм В өлешләре өчен җавапны сайлап алуны һәм аны мөстәкыйль рәвештә формалаштыруны таләп иткән тест биремнәре төзү (май –август).

IV этап. Тупланган материалны берләштерү, әзер биремнәрне укучыларга тәкъдим итү (сентябрь).

V этап. Укучылар тарафыннан эшләнгән 11.1, 11.2 биремнәренең хаталарын төзәтү, язмаларны тулыландыру,  үрнәк сочинение буларак тәкъдим итәргә әзерләү (октябрь).

VI этап.  Проект эшенең нәтиҗәсе буларак, “Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма” әзерләү (ноябрь).

VII этап. Кулланманы КФУ мөгаллимнәренә, аларның хезмәткә карата фикер-киңәшләре белән танышу (декабрь).

VIII этап. Кулланма уңай бәяләмә алган очракта, аны район һәм республика укытучыларына, әти-әниләргә, укучыларга тәкъдим итү (январь).

Көтелгән нәтиҗә

- “Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма”ны район һәм республика укытучыларына, әти-әниләргә, укучыларга тәкъдим итеп, кулланманың нәтиҗәле файдаланылуына;

-  татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы 9нчы сыйныф укучыларының татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын уңышлы тапшыруларына ирешү.  

Аңлатма язуы

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатыннан әзерләнә. Ул “Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән 2017 нче елда бердәм республика тестлаштыруын уздыру өчен куелган таләпләр һәм эчтәлек элементлары кодификаторы”на нигезләнеп эшләнде.

Сочинение язу өчен текстлар сайлаганда һәм текст буенча биремнәр тәкъдим иткәндә, аның тәрбияви характерда булуына игътибар бирү күздә тотыла.

Кулланманың беренче бүлегендә тест биремнәре икенче бүлегендә, укучыларга ярдәм йөзеннән, 6 вариантта сочинение үрнәкләре тәкъдим итү планлаштырыла. Әлеге биремне үтәгәндә, укучы тезисны (ул инде биремдә бирелә)  аңлатырга, төп өлештә үз фикерләрен укылган тексттан 2 мисал китереп дәлилләргә һәм йомгаклау өлешен язарга тиеш була. Сочинениедә өч яки дүрт кызыл юл булырга мөмкин, һәм укучының эше 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестлаштыруы эше башкарганда, татар мәктәбендә белем алучы укучылардан кыска изложение язу сорала. Шул уңайдан кулланмада 10 варианттан торган текстлар һәм алар буенча микротемалар (мәгънәви кисәкләр) тәкъдим итү күздә тотыла. Укучының эшендә бер микротема да төшеп калмыйча, текст берничә алым белән кыскартылып, грамоталы һәм чиста башкарылырга тиеш.

Проектның  актуальлеге

Билгеле булганча, соңгы елларда 9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестлаштыруы кертелде. Бу – уңай күренеш. Җөмһүриятебездә татар теленең дәүләт теле булуын исәпкә алганда, әлеге яңалык ана теле һәм әдәбияты фәнен укыткан мөгаллимнәр тарафыннан хуплап каршы алынды.

Имтиханнар кертелү укучылар белән өстәмә эшләү өчен кулланмалар, изложение текстларын һәм тест вариантларын булдыруны, күбәйтүне таләп итә.

Проблемалар

Укучыларны татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә  әзерләүдә  методик әсбаплар, ярдәмлекләр, тест биремнәре булмау.

Гипотеза

Укучыларны татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү барышында, билгеле бер материалларга нигезләнеп, системалы эш алып барганда гына, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Проектның максаты

 Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына, укучыларга һәм әти-әниләргә бердәм республика тестлаштыруыәзерләнүдә ярдәм итү

Проектның бурычлары

  1. Укучыларны текстны тыңлап аңларга һәм аны компрессияләргә өйрәтү;
  2. Җавабын сайлап алуны таләп иткән һәм кыска җаваплар язуны сораган  биремнәрне эшли белү күнекмәләре формалаштыру.
  3. Текстка нигезләнеп, сочинение – фикер йөртү язарга өйрәтү. 

Проектны тормышка ашыру этаплары

I этап. Матур әдәбият әсәрләреннән, вакытлы матбугат битләреннән 1нче бирем өчен 3-4 микротемадан торган, тәрбияви характердагы текстлар сайлау.

II этап. 11.1, 11.2 биремнәре өчен, сочинение-хөкем йөртү язарлык, мәгънәле, укучы мөстәкыйль рәвештә тезисны формалаштыра алырлык текстлар туплау.

III этап. Сайланган текстлар буенча җавапны сайлап алуны һәм аны мөстәкыйль рәвештә формалаштыруны таләп иткән тест биремнәре төзү.

IV этап. Тупланган материалны берләштерү, әзер биремнәрне укучыларга тәкъдим итү.

V этап. Укучылар тарафыннан эшләнгән 11.1 яки 11.2 биремнәренең хаталарын төзәтү, язмаларны тулыландыру,  үрнәк сочинение буларак тәкъдим итәргә әзерләү.

VI этап.  Проект эшенең нәтиҗәсе буларак, “Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма” әзерләү.

VII этап. Кулланманы Мәгълүмати-методик үзәк белгечләренә, КФУ мөгаллимнәренә, фән эшлеклеләренә тәкъдим итү, аларның хезмәткә карата фикер-киңәшләре белән танышу.

VIII этап. Кулланма уңай бәяләмә алган очракта, аны район һәм республика укытучыларына тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗәләр

  1. Районыбыз һәм республика укытучыларына, әти-әниләргә, укучыларга “Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын әзерләнү өчен кулланма” тәкъдим итеп, үземнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
  2. Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы 9нчы сыйныф укучыларының татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын уңышлы тапшыруларына ирешү.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган...

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды....

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...

“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Укытучы өчен:1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, тө...