Бердәм республика тестына әзерләнәбез
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Залялова

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл brt_zalyalova_1_var.docx18.73 КБ

Предварительный просмотр:

БРТ материалы (9 сыйн)

Матурлык

1) – Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады. 2) Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. 3) Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!..4) Кайда ул уңайсызлану! 5) Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. 6) Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора иде кебек. 7) Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! 8) Әллә бу шулай ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? 9) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

10) Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. 11) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. 12) Абзый кеше ямаулы тез башларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп:

– Бабакай, шәкертләр сездән фатиха бирүегезне сорыйлар, – диде.

13) Бабакай башын какты һәм без кулларны күтәрдек.        

14) ...Кояш баюга таба борылган иде инде. 15) Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. 16) Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! 17) Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа! 18) Берни эшли алмыйм үзем белән: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм.... 19) Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә (...) ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

(Әмирхан Еникидан)

2 – 10 нчы биремнәрнең җавабын сүз, (сүзтезмә) яки сан белән күрсәтегез.

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!..

2) Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!

3) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

4) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык.

3. Антонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде.

2) Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады.

3) Әллә бу шулай ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән?

4) Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!

4. 14 – 18 нче җөмләләрдән кушма рәвешне табып языгыз.

5. 2 – 7 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендә III зат тартым белән төрләнгән исемне табып языгыз.

6. 1 – 2 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәне табып языгыз.

7. 8 – 9 нчы җөмләләрдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз.

8. 8 – 12 нче җөмләләрдән синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. 19 нчы җөмләдә җәяләр эчендә нинди тыныш билгесе куела?

10. 15 – 18 нче җөмләләрдән кире сүз тәртибе кулланылган җөмләләрне үсә бару тәртибендә языгыз.

11.1. “...ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!..” дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

11.2. Эчке матурлык төшенчәсенә аңлатма бирегез. Чын матурлык – бай күңел дөньясында темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмасын.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм республика тестына әзерлек планы

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча укытучының шәхси планы...

Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган...

Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты

          Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты...

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...

“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Укытучы өчен:1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, тө...

9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы

9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы....