9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы
материал (9 класс)

9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon brt-na_zerlek_plany.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                       

Тезүче:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                    

                                                                     Рамазанова Илсөяр Барый  кызы                                                                                          

БРТ-на әзерлек эшенең максаты һәм бурычлары:

Шөгыльләр вакытында  укучылар түбәндәгеләрне өйрәнергә тиеш:

  • тест сораулары өстендә эшләү (игътибар белән биремнәрне укып, аның формулировкасын һәм мәгънәсен аңларга  тиешләр;  
  • биремне аңа  куелган инструкцияләр буенча төгәл итеп башкара белү;  
  •  төрле типтагы тест биремнәрен башкара белү;
  • мөстәкыйль рәвештә, бирелгән вакытны биремнәргә бүлә белү;
  • Үрнәк нигезендә басма хәрефләр белән төгәл һәм дөрес итеп бланк тутыру ;
  • Бланкта дөрес итеп җавапларны урнаштыра белү;
  • Имтихан бланкына төзәтү җавапларын дөрес итеп урнаштыра белү;
  • Озак вакыт аралыгында игътибар белән эшләү күнекмәләре булдыру

Эшчәнлекнең төп максатлары:

  • татар теле фәненнән БРТ-ын  үтү өчен кирәкле булган күнекмәләрне формалаштыру
  • укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • телнең төп грамматик чараларын язма         һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;
  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
  • татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
  • -телне тулы бер система буларак күзаллау;
  • -текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
  • -укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Бурычлар:

  • укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
  • балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.
  • әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу

Белем һәм күнекмәләр

                                           БРТ-на әзерлек  эшчәнлегеннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле  грамматик кагыйдәләрне    урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә   тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.

2020-2021нче уку елында БРТ-на әзерләнүче укучылар исемлеге:

ФИО

класс

1

2

3

БРТ-на әзерлек эшенең расписаниесе (Дәрестә һәм дәрестән тыш):

Дүшәмбе

Сишәмбе

Чәршәмбе

Пәнҗешәбе

Җомга

Шимбә

-

4 дәрес

6 дәрес (электив)

13.00-13.40

3 дәрес

-

-

БРТ-на әзерлек планы

   

                                     Уздырылган чаралар

   Вакыты

  1. Укытучының методик һәм үз белемен күтәрү  

                 эшчәнлеге

1

2020-2021нче елда татар теленнән БРТ оештыру һәм уздыру буенча норматив-хокукый базаны өйрәнү.

Аналитик отчет һәм инструктив-методик документлар басылып чыгу барышында

2

2020 нче елгы БРТ әзерлек барышында куллану өчен РФ, ТР  Мәгариф һәм Фән министрлыкларының узган еллардагы БРТ  нәтиҗәләре буенча аналитик отчет һәм инструктив-методик хатларын өйрәнү.

3

2020нче елгы контроль (КИМ)материалларын өйрәнү.

4

Укучыларның  БРТ-на  әзерлек эшен оештыруны күздә тоткан  семинарларда катнашу

район планы буенча

5

Укучыларның  БРТ әзерлек эшен оештыруда тәҗрибә уртаклашу максатында,  мәктәп методик берләшмәләре, район методик берләшмәләре эшендә, төрле семинарларда, ТР  электрон мәгариф кысаларындагы сообществоларда  катнашу.

Уку елы дәвамында

6

Татар теле һәм әдәбияты кабинетларында 2020-2021 нче елгы БРТ  контроль (КИМ) материалларына туры килерлек дидактик, күрсәтмә һәм таратма материал туплау.

Уку елы дәвамында

                  II. Укучылар белән эш

1

Татар теле һәм әдәбияты кабинетларында укучылар, ата-аналар өчен  2020 нче елгы БРТ-на әзерлекне яктыртучы  папка булдыру.

  Сентябрь,  

    октябрь

2

Дәресләрдә укучыларның БРТ-на әзерлеген төрле дәрәҗәдәге тестлар, тренажердагы биремнәр, БРТ форматындагы контроль эшләр аша оештыру.

     Уку елы    

    дәвамында

3

Укучыларны  БРТ әзерләүне  өстәмә вакытта оештыру.

Һәр чәршәмбе

4

БРТ форматында мәктәп һәм мәгълүмати-ресурслар үзәге материаллары белән укучыларга сынау тестлары уздыру.

  Мәктәп һәм ресурслар үзәге планы буенча

5

БРТ-на әзерлек барышында укучылар белән индиви-дуаль консультацияләр уздыру.

Укучылар соравы буенча, һәр көн 13.00 дән

6

Җаваплар бланкын тутыруны аңлату өчен практикумнар уздыру.

     Уку елы    

   дәвамында

7

Психологик ярдәм күрсәтү максатында БРТ-на әзерлек барышында укучылар белән әңгәмәләр уздыру.

Һәр тест узу алдыннан

III. Ата-аналар, мәктәп администрациясе, җәмәгатьчелек белән эшләү.

Ата-аналарны 2020 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру тәртибе һәм сынап карау тестларының нәтиҗәләре белән таныштыру, укучыларга гаиләдә психологик ярдәм һәм уңай халәт тудыру кирәклеген аңлату максатында  сыйныф җыелышларында чыгышлар ясау.

Ата-аналар җыелышларын уздыру планы буенча

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Гарипова В.А., Шакирова Г.Р. Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Туган телдә (татар телендә) төп гомуми белем бирү оешмалары өчен.-Казан:Гыйлем, 2015.-64 б.
  2. Татар теле: Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре./Төз.-авт. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.-Казан: Гыйлем, 2012.-64 б.
  3. Денмөхәммәтова Э.Н., Вәлиева М.Н., Тарханова Г.И. Җыйнакландырылган изложение һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга: Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен.-Казан: Гыйлем, 2014.-56 б.
  4. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 сыйныф укучыларына 2020нче елда татар теленнән бердәм республика тесты уздыру өчен үрнәк материалларның күрсәтмә варианты. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм республика тестына әзерлек планы

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча укытучының шәхси планы...

Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты

          Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты...

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...

“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Укытучы өчен:1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, тө...

Сочинение язабыз. 9нчы сыйныфта Бердәм Дәүләт Тестлаштыруына әзерләнү өчен

Материал для подготовки к ЕРТучащимся 9класса (татарская группа)...