“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү
план-конспект урока (9 класс) на тему

Укытучы өчен:

1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;

2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;

3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү.

 

Укучы өчен:

1. Бердәм республика тест биремнәрен дөрес эшләү күнекмәләрен булдыру;

2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл план-конспект28.83 КБ
Файл prezentatsiya1.pptx205.22 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС  ПЛАН-КОНСПЕКТЫ                                      

Укытучы

Габдуллина Гүзәлия Мөбәрәкҗановна

Предмет

Татар теле

Тема

“Кү“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Максат

Деснең

Укытучы өчен:

1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;

2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;

3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү.

Укучы өчен:

1. Бердәм республика тест биремнәрен дөрес эшләү күнекмәләрен булдыру;

2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган
нәтиҗәләр

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

Танып-белү:

Кирәкле информацияне эзләп табу;

Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

Коммуникатив:

Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;

Регулятив:
Билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар

Дәреслек, сүзлекләр, тест бланклары, презентация,карточкалар

Җиһазлау

Экран, ноутбук, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту Хәерле көн, укучылар!

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.

Укучылар белән берлектә дәреснең темасын, уку максатын кую.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Үткән дәрестә өйрәнелгән лексиканы искә төшертү.

Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

  • Син бүген бик матур.
  • Син бик тырыш, акыллы, әдәпле.

Күңелләрдә гөл үсә” текстын укып килүләрен әйтәләр.

Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. (БҮЭ) 30 мин.  

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А 8 соответствуют содержанию текста (1-текстка туры килә), какие  не соответствуют (2-текстка туры килми)

Слайд 2

А 1.  Күрше карчык Фәсәхәт әби  белән таныштырып үтте.

      1) Туры килә.        2)  Туры килми.

А 2.   Якындагы күршебез ул безнең.

      1)Туры килә.        2)  Туры килми.

А 3.  Яңа йортка күчкәч, көрәк-тырма тотып, ишегалдына иң беренче ул чыкты.

     1)  Туры килә.        2)  Туры килми.

А 4. Матур булып үсте бакча.

       1)  Туры килә.        2)  Туры килми.

А 5. Өч көн  эшләгәннән  соң  бик ашыгыч хәл килеп чыкты.

       1) Туры килә.        2)  Туры килми.

А 6.  Дүрт квартира,өч бакча минем карамакта.

      1) Туры килә.        2)  Туры килми.

А 7.  Өендә телефоннары булган өч-дурт күршегә дә шалтыратып карадым.

       1) Туры килә        2) Туры килми.

А 8. Машинадан төшү белән, бакча янына атылдым.

       1) Туры килә         2) Туры килми.

Слайд №3 җавапларны ача.

Слайд №4

Читайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-4 и текстами А-В. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1.Фәсәхәт  әби – тырыш карчык.

2.Фәсәхәт  әбигә телеграмма  килде.

3.Фәсәхәт әбинең күршесе командировкага  китә.

4. Фәсәхәт  әбинең күршесе  борчыла.

5. Бүген без  командировкага  киттек.

А.  Өйдә берүзем калдым, нәкъ шул арада, кич  белән телеграмма тотып, минем янга Фәсәхәт әби керде.

Ә.   Ике көн  эшләгәннән  соң,  бик ашыгыч хәл килеп чыкты да, командировкага ашыктырдылар. Самолёт китәргә санаулы гына минутлар калган.

Б.  Яңа йортка күчкәч, көрәк-тырма тотып, ишегалдына иң беренче ул чыкты. Бер көн эчендә тәрәзә турысында җир казылган, түтәлләр ясалган, чәчәкләр утыртылган   иде. Фәсәхәт әби – тырыш карчык.

 

В.  Инде нишләргә? Ике квартира, бакча минем карамакта. Өйләренә әллә ни булмас, ә менә бакчаны нишләтәсе? Өендә телефоннары булган бер-ике күршегә дә шалтыратып карадым, өйдә туры китереп булмады.

Слайд №5

 җавапларны ача.

 

Өйдә өйрәнеп килгән текст буенча тест бланкларында 9-16 биремнәрне тутыралар.

Укучылар  җавапларның тәңгәллеген тикшерәләр. Үзбәя карталарында бәя куялар.

Тест бланкларында 17 нче биремне тутыралар.

Укучылар  җавапларның тәңгәллеген тикшерәләр. Үзбәя карталарында бәя куялар.

Танып белү:

Белемнәрне структуралау, ягъни  өлеш  - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.

классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

Слайд №6

Как скажете о том что:

-Бабушка Фасахат жизнерадостная;

-До вылета самолета осталось несколько минут;

-Прошло несколько недель;

-Наш огород сверкает чистотой, порядком;

-Я им верю;

-В моём распоряжении две квартиры и огород;

Сүзлек: көр күңелле - жизнерадостный, минем карамакта - в моем распоряжении

Хат язарга әзерлекне тикшерү өчен  сораулар бирә. Слайд №5

Синең әбиеңнең исеме ничек?

Аңа ничә яшь?

Әбиең кайда яши?

Син  дәү  әниең нинди кеше?

Слайд №6

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп,аңа хат языгыз.
    Хат  70-80 сүздән торырга тиеш
. Дәү әниемнең исеме − Әминә. Ул авылда яши. Әминә әбием күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әнием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.

...Синең   дәү әниең бармы? Аңа ничә яшь? Ул кем булып эшләгән? Дәү әниең  белән бергәләп нәрсәләр эшлисез? 

Укучылар җавапларын  бланкларга тутыралар. Бе укучы телдән әйтә.1 укучы тактада яза.

Сорауларга җавап бирәләр.

Җавап хаты язу өчен  3 сорауга җавапларны телдән,аннары тактага язалар.

 уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру;

үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Рефлексия

6 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Өй эше бирү һәм аңлату.

1 вариант.

 Дәү әниең турында хат язарга.

2 вариант.

Дәү әтиең турында хат язарга.

Үзбәя карталарын җыеп бирәләр. Тест бланкларын укытучыга тапшыралар.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез!

Слайд 2

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А 8 соответствуют содержанию текста ( 1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2-текстка туры килми ) А 1. К үрше карчык Фәсәхәт әби белән таныштырып үтте. 1) Туры килә. 2) Туры килми. А 2. Якындагы күршебез ул безнең. 1)Туры килә. 2) Туры килми. А 3. Яңа йортка күчкәч, көрәк-тырма тотып, ишегалдына иң беренче ул чыкты. 1) Туры килә. 2) Туры килми . А 4. Матур булып үсте бакча. 1) Туры килә. 2) Туры килми. А 5. Өч көн эшләгәннән соң бик ашыгыч хәл килеп чыкты. 1) Туры килә. 2) Туры килми. А 6. Дүрт квартира,өч бакча минем карамакта. 1) Туры килә. 2) Туры килми. А 7. Өендә телефоннары булган өч-дурт күршегә дә шалтыратып карадым. 1) Туры килә 2) Туры килми. А 8. Машинадан төшү белән, бакча янына атылдым. 1) Туры килә 2) Туры килми.

Слайд 3

җаваплар А 1. 2 А 2 . 2 А 3 . 1 А 4 . 1 А 5 . 2 А 6 . 2 А 7 . 2 А 8 . 1

Слайд 4

Читайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-4 и текстами А-В. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок. 1.Ф әсәхәт әби – тырыш карчык. 2.Фәсәхәт әбигә телеграмма килде. 3.Фәсәхәт әбинең күршесе командировкага китә. 4. Фәсәхәт әбинең күршесе борчыла. 5. Бүген без командировкага киттек. А. Өйдә берүзем калдым, нәкъ шул арада, кич белән телеграмма тотып, минем янга Фәсәхәт әби керде. Ә. Ике көн эшләгәннән соң, бик ашыгыч хәл килеп чыкты да, командировкага ашыктырдылар. Самолёт китәргә санаулы гына минутлар калган. Б. Яңа йортка күчкәч, көрәк-тырма тотып, ишегалдына иң беренче ул чыкты. Бер көн эчендә тәрәзә турысында җир казылган, түтәлләр ясалган, чәчәкләр утыртылган иде. Фәсәхәт әби – тырыш карчык. В. Инде нишләргә? Ике квартира, бакча минем карамакта. Өйләренә әллә ни булмас, ә менә бакчаны нишләтәсе? Өендә телефоннары булган җер-ике күршегә дә шалтыратып карадым, өйдә туры китереп булмады.

Слайд 5

җаваплар текстлар А Ә Б В исемнәр 2 3 1 4

Слайд 6

Афәрин балалар!

Слайд 7

10 нчы күнегү

Слайд 8

Как ска жете о том что: Бабушка Фасахат жизнерадостная; До вылета самолета осталос ь нескол ь ко минут; Прошло неско лько недель; Наш огород сверкает чистотой, порядком; Я им верю; В моём распоряжении две квартиры и огород; С үзлек: көр күңелле - жизнерадостный, минем карамакта - в моем распоряжении

Слайд 9

Синең әбиеңнең исеме ничек? Аңа ничә яш ь ? Әбиең кайда яши? Син дәү әниең нинди кеше?

Слайд 10

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп,аңа хат языгыз. Хат 70-80 сүздән торырга тиеш. Дәү әниемнең исеме − Әминә. Ул авылда яши. Әминә әбием күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әнием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә. ...Синең дәү әниең бармы? Аңа ничә яш ь ? Ул кем булып эшләгән? Дәү әниең белән бергәләп нәрсәләр эшлисез?

Слайд 11

Өй эше. 1 вариант. Дәү әниең турында хат язарга. 2 вариант. Дәү әтиең турында хат язарга .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм республика тестына әзерлек планы

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча укытучының шәхси планы...

Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган...

Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты

          Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты...

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...

9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы

9нчы сыйныфта Бердәм Республика Тестына әзерлек планы....