Бердәм республика тестларына әзерләнәбез!
презентация к уроку (9 класс) по теме

Хамаева Гульфина Азгаровна

Минем хезмәтем - минем тырышлыгым. Бу бүлектә укытучы өчен кирәк булган эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, төрле темаларны яктырткан методик киңәшләр, методик ярдәмлекләрдә һәм журналларда басылган хезмәтләр урын алды.   Хезмәтем барлык мөгаллимнәргә дә ярдәмлек булсын.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Рус телендә сөйләшүче балалар белән эш итүебезне онытмаска иде …» ( 9 сыйныф укучыларын (рус төркеме ) татар теленнән БРТга әзерләүгә бәйле киңәш – фикерләр)

Слайд 2

Туган сораулар: Ничек Республика тестына әзерләргә? Нинди алымнар кулланырга ?

Слайд 3

Биремнәр 3 нче бүлек биреме. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в кон це строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста… Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в кон це строк, обозначенных номерами 26-32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию те к ста . 4 нче бүлек биреме. В заданиях 33 – 38 необходимо написат ь реплики в соответствии с заданными речевыми ситуациями. 38 нче бирем . Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз . Сорауларына җавап биреп , аңа хат языгыз . Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш .

Слайд 4

Методик күрсәтмәләр Бирем . Фигыль ләрне дөрес формага куярга. 1. Инфинитив кушымчасын алып ташлыйбыз: нигезләнергә – нигезлән, сөйләшергә – сөйләш, ачылырга – ачыл, килергә – кил, ябылырга – ябыл һ.б. 2. Т актага хәзерге заман хикәя фигыл ь кушымчалары языла: - и, - ый, -а, -ә; 3. Алар нигезлән---ләр . Аңлатма: алар, димәк, кушымчада да - лар була. 4. Хәзер заман кушымчасын сайлыйбыз. Сүз нечкә, тартык авазга бетә. Нинди кушымча ялгарга кирәк? Җавап: - ә , нигезлән ә ләр .

Слайд 5

Методик күрсәтмәләр Бирем. Хәл фигыль формасын ясарга: сөйләшергә бардык. - Башта нишлибез? - ергә кушымчасын алып ташлыйбыз. - Янәшә ике фигыль килә. Иң ахырдан килгәнен башта тәрҗемә итәбез: шли . - Как шли? - Разговаривая шли. Это форма образуется с помо щь ю - ып, -еп, -п.

Слайд 6

Методик күрсәтмәләр Бирем. ...тәмам... , а ны Казанга күчерделәр. - Соңгы сүзне тәрҗемә итик: перевели, списали. - Ярдәмгә нинди сүз килә? - Казанга. Тәрҗемәсе: в Казан ь . - Димәк, кайсы сүз туры килә? - Перевели. - Тәмам сүзе төп фигыл ь дән ераклашкан, өтер белән аерыла. Нинди фигыл ь булырга мөмкин? - Хәл фигыл ь . - Сораулар биреп карагыз әле. - Когда? ---- -гач, -гәч, -кач, -кәч.

Слайд 7

Методик күрсәтмәләр Бирем. Исемнән сыйфатлар ясау. Мәсәлән, бел, акыл, борын, төр, кадер, тәм, бәхет, бал, кайгы, тылсым һ.б. 1. Сыйфат ясагыч кушымчалар: - лы, - ле, - сыз, -сез, - гы, - ге... 2. Сыйфатлар исем алдыннан киләләр. (Биремнәрдә шулай бирелә дә) Белемле галим, акыллы җитәкче, борынгы заманнарда, төрле почмакларында, кадерле кешемнең, тәмле салатлар, бәхетле тормыш ... Бирем. Кич, иртән, көндез сүзләрен тиешле формаларга куярга. Аңлатма: бу сүзләр, гадәттә, аш сүзе алдыннан киләләр. Әгәр дә бу сүзләр аш сүзе алдыннан килсәләр, түбәндәге ясалыш булачак: кич+ке аш, иртән+ге аш, көндез+ге аш.

Слайд 8

Методик күрсәтмәләр Бирем . Исемнәргә тартым кушымчасы ялгарга. Идриснең песнәк..., барыбызның да кәеф..., спорт уен..., Идриснең әти... , экспедицияләр вакыт..., кызның исем... һ.б . Аңлатма : ике исем янәшә килә, беренчесе иялек килешендә яки кушымчасыз, шуңа күрә икенче сүз 3 нче зат тартым кушымчасын ала : - ы, - е, - сы, - се. Идриснең песнәге, барыбызның да кәефе, спорт уены, Идриснең әтисе, экспедицияләр вакыты, кызның исеме һ.б . Бирем . Эшләргә сүзен тиешле формага куярга. Алар бер – берсенә игътибарлы булсыннар иде, яхшылык эшләргә иде . Аңлатма: булсыннар иде ------- эшләсеннәр иде

Слайд 9

Методик күрсәтмәләр Бирем. Җәй, көз, кыш, яз сүзләрен тиешле формага куярга. Аңлатма: әгәр көне сүзе алдыннан килсәләр үзгәрмиләр. Мәсәлән, җәй көне, көз көне, кыш көне, яз көне. Көне сүзе булмаса, җәен, көзен, кышын, язын дип язабыз. Әлбәттә, бу сүзләрне ятлатырга кирәк. Бирем. Яз... соң килә. Нокталар урынына тиешле кушымчаны куярга. Аңлатма : монда бәйлекләр, төрле килешләрне таләп итүче бәйлекләр буенча булган белемнәрне искә төшерергә, камилләштерергә кирәк. Бу бәйлек чыгыш килешен таләп итә. Димәк, яздан соң. Баш һәм иялек килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б. Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр: к адәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастан. Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек.

Слайд 10

Методик күрсәтмәләр 33. Спросите у одноклассника, когда родился Муса Джалиль . 34. Спросите у одноклассника, кто такой Андре Тиммерманс . 35. Уточните у учителя, почему сборник стихов Мусы Джалиля называется « Моабитские тетради». 36. Спросите у мамы, с м отрела ли она спектакль «Мо ң лы бер җ ыр » . 37. Пригласите друга (подругу) посетит ь музей – квартиру Мусы Джалиля .

Слайд 11

1. Эндәш сүзләрне тәрҗемә итәбез, ятлатабыз: сыйныфташым, укытучым, әнием, дустым. 2. Эндәш сүзләр өтер белән аерылалар. 3. Сорау алмашлыкларын тәрҗемә итәбез: кайчан? кем? ни өчен? 4. Язылышын өйрәнәбез, хор белән кабатлыйбыз: Муса Джалиль - Муса Җәлил. 5. Татар телендә хәбәр җөмлә ахырында килә .

Слайд 12

Хат язарга өйрәнү Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Аның сорауларына җавап биреп, хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш. ... Кичә мәктәбебездә Муса Җәлилгә багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмдә татар шагыйрьләре, укытучылар, укучылар катнашты. Синең мәктәбеңдә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәмнәр буламы? Син Муса Җәлил иҗаты белән танышмы? Син Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсең ?

Слайд 13

Хат үрнәге Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт. Мин синең хатыңны алдым, рәхмәт! Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим. (36 сүз) Минем мәктәбемдә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәмнәр була. Мин Муса Җәлил иҗаты белән таныш. Мин Муса Җәлилнең “Сагыну”, “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр”, “Тик булса иде ирек” шигырьләрен беләм. (26 сүз) Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Хат яз. Кабат сәлам белән Валерий. 21 нче апрел ь 2016 нчы ел. (18 сүз)

Слайд 14

3 сорауга җавап бирергә өйрәник 1. Синең мәктәбеңдә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәмнәр буламы? Сорау синең алмашлыгы белән башланса, җавап минем алмашлыгы белән башланачак. Мәктәбеңдә сүзен беренче зат тартымга куябыз: минем мәктәбемдә. Димәк, җавап: Минем мәктәбемдә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәмнәр була. 2. Син Муса Җәлил иҗаты белән танышмы? Син – мин булачак. Җавап: Мин Муса Җәлил иҗаты белән таныш. 3. Син Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсең? Нинди? сорау алмашлыгы урынына җавап сүзен куябыз. Җавап: Мин Муса Җәлилнең “Сагыну”, “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр”, “Тик булса иде ирек” шигырьләрен беләм .

Слайд 15

Аңлатып үтәргә кирәк: синеңчә – минемчә синең – минем сиңа – миңа ничек? – как? (күңелле, кояшлы, файдалы) нинди? – какой? (әйбәт, яхшы, матур, күңелле)

Слайд 16

Хөрмәтле, мөгаллимнәр! Сезгә бирем: нинди кушымча ялгыйбыз? 1540 нчы елда ул утырган кораб, Перу ярларына якын....., ташка бәрелеп чәлпәрәмә килә, ә Педро, исән калып, шушы утрауга барып чыга да анда 11 ел буе ялгыз яши .

Слайд 17

Җавап: Якынлашканда

Слайд 18

Иг ъ тибарыгыз өчен зур рәхмәт! Һич безне беркайчан аермас Тау – ташлар, елгалар, урманнар. Ишелмәс күперләр, юллар бар, Бергәләп җыясы ризыклар, Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәм республика тестларына әзерлек

Бердәм республика тестларына әзерлек...

Бердәм дәүләт тестларына әзерләнү.

Бу презентация БДТ ларына әзерләнү өчен төзелде....

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була...

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һə...

“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Укытучы өчен:1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, тө...

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...