Туган ягым әреме дә миңа шифа булыр иде.
(Авыргазы районы Иске Ибрай авылы тарихы)
(нәсер)
И туган ягым,нинди гүзәл син!
(нәсер)
Вложение | Размер |
---|---|
soderzhanie.doc | 437 КБ |
titulnik.doc | 152 КБ |
poyu_moyu_respubliku_2015_god_gulya.docx | 266.31 КБ |
Һәр кешенең, һәр халыкның, районның, кешенеке кебек, үз йөзе, үз гореф-гадәтләре, тарихы бар. Сүземне Авыргазы район үзәгеннән башлыйсым килә. Авыргазы төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган...
Авылларның һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.
Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра, бер атама да юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре экономикага, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт-йолаларга һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә.
Бормаланып-сырмаланып Баянды елгасы ага. Шул елга буенда кечкенә генә бер авыл бар. Иске Ибрай диләр аны. Нигәдер "иске" дигән сүзне ишеткәч, елмаеп куялар. Кайберләре "Ибрай ничек иске була инде?" диеп ,үчекли дә башлыйлар .
Шушы сорау белән күп кенә кешеләргә, китапларга, документларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ләкин берсеннән дә төгәл генә җавап ала алмадык. Чөнки аны белгән борынгы кешеләр күптән инде дөнья куйганнар, ә кирәкле документлар юкка чыккан. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә табылган материалларның без барысын да күрсәтергә булдык.
Артык зур булмаса да, авылларда йортлар төзек, каралты-куралар нык, урамнар чиста, капка төпләре себерелгән, яшеллек күп, капка төбе саен агачлар.
Авыл басуында очрый торган Зиреклек, Каенлык дип аталган урыннар монда кайчандыр зирек һәм каен агачлары җәелеп үскәнне күрсәтә.Уборочный аланы, Наратлык юлы дигән топонимнар да элек бу тирәләләрдә урман булган дигән фикерне куәтли.
Исмагил тау башы, Карга таулары, Кызыл яр асты, Олы юл, Олы кыр, Иске зират урыннары – Иске Ибрай авылының тарихы ,истәлекләре.
Бу авылда тагын шундый риваять йөри: бер бай сәүдәгәр йорт сала. Аның исеме Ибрай була. Шуннан бу җиргә башка кешеләр дә килә башлый. Шулай авыл төзелә, ул "Ибрай" исемен ала.
Иске Ибрай авылы территориясендә елгалар бик күп. Хәзер инде аларның күбесенең сулары да юк. Мәсәлән, Баянды елгасы кушылдыгы булган Кәҗә елгасы. Имеш, бу елга буенда кәҗәләр ярата торган үлән үскән.
Мулла елгасы - бу елга буеннан Мулла абзый печән чаба торган булган, бүтән кешегә печән чабып алырга ярамаган, шуңа күрә аны Мулла елгасы дип атаганнар.
Җеназа елгасы - анысы зират янында. Картлар җыелып дога укый торган елга.
Шүрәле елгасы – имеш, бу елга буенда шүрәле күмелгән, шуннан бирле Шүрәле елгасы дип атала башлаган.
Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе чишмәләр.
Дулкынланып, йөрәкләргә агып,
Үткән сезнең һәрбер көнегез
Күпме сахра сусыз кибә, сула, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Чишмәләргә багышланган бу юлларны танылган шагыйребез Илдар Юзеев язган. "Ак сакал нәсихәте " дигән бу шигырьдә чишмәләр "изге" дип юкка гына әйтелмәгән. Чишмәләрне бабаларыбыз саклый белгәннәр, күбесен изге дип игълан иткәннәр. Иске Ибрай авылында да бар андый чишмәләр.
Чуваш чишмәсе - бик салкын, тәмле сулы чишмә. Аның кырыенда гел чүмеч торган, юлаучылар шул чишмәдән су эчеп китә торган булганнар.
Чишмәне чуваш кешесе ачкан, диләр. Бу чуваш, мөгаен, үтеп баручы булгандыр.Табигатьнең матурлыгын, байлыгын күреп монда төпләнеп калгандыр. Чуваш чишмәсе әле дә үзенең тәмле суы белән дан тота. Көтүчеләр, сабан туе бәйрәме кунаклары тешләрне камаштарырлык салкын суын эчеп туймыйлар.
Челтер-челтер чишмә ага,
Гүя, нидер җырлый, көйли.
Баш очындагы каенга
Әйтерсең лә, серен сөйли.
Челтер-челтер ага чишмә,
Кая ашыга-беркем белми.
Сүзем әйтеп калыйм, диеп,
Чишмә сөйли, чишмә көйли.(Хусаинова Эвелина)
Язмыш кешене сыный-сыный тинтерәтеп бетерә. Иске Ибрай авылы халкы да котычкыч сынаулар кичергән, авыр юллар үткән. Ничәмә-ничә сугыш, мең газаплы үткән ачлык еллары Иске Ибрай авылы кешеләрен берәм-берәм киметкән, юкка чыгарган. Бер мең тугыз йөз егерме беренче елгы ачлык, шешенеп беткән ябык хатыннар, бала-чага, күзләре эчкә баткан олы гәүдәле ирләр. Гел урман сагызы чәйнәгәннәр. Шушы елда тиф, бизгәк тоту, чәчәк авырулары көчәйгән, корчаңгы, бет баскан. Ачлык бик күп кешеләрнең гомерен өзгән.
Бер мең тугыз йөз кырык икенче ел - авыр сугыш еллары. Ирләр сугышта, шуның өстенә ачлык. Кайбер кешеләр яз көне үргән башакларны җыеп ашаганнар. Шуны ашап, авызлары бозылап беткән. Аннан җир астында калган, өшегән бәрәңгене җыеп, юып, күмәч пешереп ашаганнар.
Сугыш чорындагы ачлык бик күп кешене алып киткән. Иске Ибрайда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрне хатын-кызлар күмгәннәр. Чөнки ирләр сугышта, авылда эшкә яраклы бер кеше дә калмаган. Иске Ибрай авылыннан сугышка барлыгы унҗиде кеше алына. Шуларның җидесе хәбәрсез югалганнар, бары тик унысы гына кире әйләнеп кайта.Күпме югалтулар алып килә сугыш авыл халкына.
Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз. Язылмаган авыл тарихлары халыкның өйрәнелмәгән, танылмаган, данлыклы шәхесләрен юкка чыгара. Аларны өйрәнергә иде, татар халкының бөеклеген, аның мәгърифәтле булуын тагын бер кат раслыйсы иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” ди безнең халык.
Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа № 32»
городского округа город Стерлитамак Республики Башкортостан
Туган ягым әреме дә миңа шифа булыр иде.
(Авыргазы районы Иске Ибрай авылы тарихы)
(нәсер)
Выполнила: ученица 4Е класса
Хусаинова Эвелина
Руководитель: Мавлютова Гузалия
Фидаиловна,
учитель татарского языка и литературы
Стерлитамак 2016
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа № 32»
городского округа город Стерлитамак Республики Башкортостан
И туган ягым,нинди гүзәл син!
(нәсер)
Выполнила: ученица 9 Д класса
Арсланова Камилла
Руководитель: Мавлютова Гузалия
Фидаиловна
учитель татарского языка и литературы
Стерлитамак 2015
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
Бормалы инешләр, карт өянкеләр шагыйрьләргә илһам биргән. Сибгат Хәкимнең «Минем таныш өянкеләр» шигыре туган ягын сагынучыларга атап язылган кебек:
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр, —
ди шагыйрь.
Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.
Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин туган ягы, туган йорты турында күп яза. «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:
Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!
Авылыбыздагы зират яныннан ага торган чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атыйлар. Бу чишмәнең суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың.
Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. Читкә киткән кешеләр үз авылы каеннарын сагыналар. Хәсән Туфанның 16 ел гомере читтә үтә. Туган җиренә мәхәббәте, сагыну хисләре иҗатына күчә.
Ак каеннар азмы далаларда,
Япандагы олы юлларда...
Беркайда юк, ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, — беркайда! —
дип өзгәләнә ул.
Авылның матурлыгы, гүзәллеге турында авылыбыз шагыйре Илсур абый болай дип язды:
Ераклардан сагынып кайтам,
Туган авылым сине.
Киң кырларың, басуларың
Каршы ала мине.
Авылым урамнарында
Үсә матур таллар.
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә таңнар.
Бу шигырь юллары, хәзер көйгә салынып, авылның гимны кебек, бөтен кичәләрдә яңгырый.
Зифа каеннардан соң киң басулар башлана. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсә. Каерылып үскән тук башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә:
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Авылдан ерак түгел урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Тукайның «Шүрәле» поэмасындагы түбәндәге юллар безнең авыл урманы турында язылган кебек:
Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Ә көз кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре белән кинәндерә. Минем туган авылым Авыргазы районына керә. Аны халык телендә “ ак каенлы Авыргазы”дип йөртәләр. Районда каен, нарат урманнары шактый. Тик урманнарга кергәч, киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Әсәрнең герое Кама буйлап сәяхәткә чыга. Кама буендагы авыллар югалган. Яшьләр булмагач, авылның киләчәге булмый. Авыл бетсә, табигать тә ярлылана. Кама буенда кыр казлары күренми, кыр үрдәкләре кычкырмый. Су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә. Автор үзенең бала чагын хәтерли. Яланаяк йөргән болыннарны сагынып искә ала. Тик бу болыннар аша хәзер торбалар узган. Бик күп зиратлар аша дамбалар үткәрелгән. Милли аң көннән-көн югала бара. Халык иманыннан яза, телен оныта. Заманга ияреп, көйләр дә үзгәрә. Шул көйләр тавышы астында сыкрап, бик күп урманнар җиргә ава.
Ә. Баянов кешелек дөньясын саклап калырга чакыра. Сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:
Чаң кагам мин:
— Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!
Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч.
Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Туган як турында язучылар зур күләмле әсәрләр язалар. Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора! М. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре туган ягы һәм аның кешеләренә багышлап язылган. Гадел Кутуй «Сагыну» нәсерендә чит илдә йөргән солдатның сагыну хисләрен сурәтли. «Аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде», — ди. Бүген мин шәһәрдә яшим. Мәктәп белән хушлашу көннәре җитә. Теләгем — укуымны дәвам итү. Кая гына барсам да, туган ягым, әти-әни йорты миңа якын да, газиз дә булыр.
Үземнең туган ягыма булган хисләремне шигырем белән белдерәм:
Туган ягыма
Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!
Привередница
Шум и человек
Будьте как солнце!
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Сказка "Морозко"