• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

" Минем әнием"

Опубликовано Самигуллина Фаягуль Шамиловна вкл 24.12.2018 - 17:06
Самигуллина Фаягуль Шамиловна
Автор: 
Файзуллина Саида

                                       Минем әнием.

                                                                  Кояш балкый .гүя бәйрәм белән

                                                                  Әниемне бүген котлый ул.

                                                                 Җир йөзендә әнидән дә матур,

                                                                 Кадерлерәк кеше юктыр ул.

Минем өчен дөньяда иң кадерле кеше-әнием.Аның исеме Фәридә.Бу исем тиңдәшсез, бердәнбер дигән мәгънәне аңлата.Әнием мине бик ярата.   Ул дөньядагы  иң яхшы,иң ягымлы,иң матур әни.Әниемнең күзләре яшел. Мондый кешеләр йомшак холыклы,үз теләкләренә ирешә торган һәм тотырыклы булалар.Аның чәчләре коңгырт, ә куллары шундый йомшак.Мине  йомшак,җылы куллары белән иркәли.Үзе җитди һәм таләпчән.

Ул миңа тәртипле .акыллы булырга, олыларны хөрмәт итәргә  өйрәтә. Әнием бик тырыш кеше. Минем әни бик тәмле ашлар,пироглар,бәлешләр пешерергә ярата.Күп төрле салатлар  ясый ала.Ә мин бик теләп әниемә булышам.

       Әнием югар белемле. Бик күп телләр белә: татар , рус , төрек, инглиз  телен. Ул ООО”Премиум Трейд” оешмасында эшли. Аны эшендә дә хөрмәт итәләр.әнием кул эшенә дә бик оста. Бәйләү-чигү эшләрен бик яратып башкара. Бу һөнәргә мине дә өйрәтә. Минем дә әнием кебек җитез, ярдәмчел,уңган буласым  килә. Яхшы укуым,тәртипле булуым- әнигә зур бүләк.Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән дә кадерле.Барлык балаларныкы кбек  минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган.Рәхмәт әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Озын гомерле булып ,бәхеткә. шатлыкка төренеп, минем уңышларыма сөенеп , озак яшә, әнием!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_niem.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

                                        2 сыйныф укучысы Файзуллина  Саида

Поделиться:

Рисуем ананас акварелью

Почта

Для чего нужна астрономия?

Домик зимней ночью

Любимое яичко