• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Йолдызлар атыла

Опубликовано Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы вкл 27.05.2019 - 22:25
Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
Автор: 
Гыйльманова Рәмзилә

Рәмзиләнең яңа шигырьләре белән танышыгыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr_gilmanova.docx15.44 КБ

Предварительный просмотр:

ЙОЛДЫЗЛАР АТЫЛА

 Еракта, биектә,

Йолдызлар янганда,

Күзләрдә дә утлар кабына.

Зәп-зәңгәр киңлектә

Йолдызлар яңгыры –

Йөрәкләр талпына-ашкына,

Йолдызлар чакыра иң кыю юлларга

Яп-якты киләчәк хакына.

Кемнәрдер яналар йолдызлар кебек үк,

Җиргә нур сибәләр. Яктылык.

Кемнәрдер очалар йолдызларга таба,

Юл салып китәләр, ашкынып.

Нур балкый галәмдә!

 Күк йөзе тып-тыныч,

Йөзләрдә елмаю,

Безнең юллар ачык һәрвакыт.

Йолдызлар кабыныр,

Ялтырап, эз калыр

Без үткән юллардан бервакыт.

Йолдызлар яңгыры бәхет вәгъдә итә,

Без аңа берсүзсез ышандык!

 Галәмдә йолдызлар

Парадка басканнар,

Үрел дә ал берсен үзеңә.

Кушыл да әйлән син,

Галәмдә йолдыз бул,

Нур сал син, нур бөрке күзеңә!

***

Без бу юллар аша мең ел элек

Тарих яза-яза үткәнбез.

Шушы туфрак,  шушы тузаннан без

Үзгә җилдә генә үскәнбез.

Безнең буын шушы кара җирнең

Һәрбер дымын әле хәтерли.

Һәрбер аваз таныш әле безгә,

Һәрбер дога, моңы кадерле.

Без барасы юллар яңа, диләр.

Яңа гасыр, яңа бар(ы)сы да.

Ә без менә горур татар булып

Калачакбыз тарих каршында.

РӘНҖЕМӘГЕЗ БАЛАЛАРГА

Балаларга рәнҗемәгез,

Шалтыратмаса, кайталмаса...

Үпкә саклап йөремәгез,

Чәчәк җыеп юлламаса.

Балаларның үз гамьнәре...

Без бары тик бу дөньяның

Сизми калдык үзгәргәнен...

Җилләре дә башка аның.

Чаба заман, гүя поезд.

Балалар да шул поездда.

Юл бирегез, кагылмагыз,

Тагылмагыз  арбагызга.

Акрын гына барган җирдән,

Туктагыз да бер мизгелгә,

Балаларга юл бирегез,

Үтсен алар шул тизлектән.

Сез аңларга тырышыгыз,

Кулдан килсә, булышыгыз.

Тик тотарга ашыкмагыз,

Алар белән ярышмагыз.

Балаларның юлы башка,
Башка тормыш алда көтә.

Һәрбер буын үз язмышын

Иңнәрендә үзе йөртә.

Бәхет теләп озатыгыз

Ерак юлга киткәндә дә.

Бәхет теләп каршылагыз

Ерак юлдан көткәндә дә.

Мөмкин кадәр сез аларга

Шатлык кына таратыгыз.

Үпкә-ачу сакламыйча

Яратыгыз, яратыгыз!

***

Тормыш ул - мандала.

Әйләнә-әйләнә җайлана.

Тормыш ул - бер дога.

Гомерләр буена укырга.

Тормыш ул - әкият.

Яшәргә йомгактай тәгәрәп.

Тормыш ул - фәлсәфә.

Һәр мизгел үзара сөйләшә.

Тормыш ул - ак рәшә.

Бернигә карама, тик яшә!

Гыйльманова Рәмзилә, 10 класс укучысы

2019 ел


Поделиться:

Рисуем домики зимой

Акварельные гвоздики

Притча о гвоздях

Рыжие листья

Астрономический календарь. Июнь, 2019