Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Ядкәр ул - ерак әби-бабайлардан калып, гаиләбезнең, нәселебезнең якты хәтирәсе булган әйбер. Бүгенге көндә дә нәнәем безгә “Нәселе барның – исеме бар”, дип әйтеп килә. Дөрес, әгәрдә үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк дигән сүз. Ядкәрьләр дә, истәлекләр дә төрле була: озын кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй - оекбашлар, шәлләр, сөлге – алъяпкычлар, кара - аклы фотосүрәтләр, агачтан ясалган бишек яисә уенчык - болар барысы да нәсел хәтирәсе...
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге.
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә һәм алар белән
якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, гаиләмнең кадерле ядкәрләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Эзләнү – тикшеренү эшенең объекты.
Һәр гаилә - үзе бер серле сандык. Шул сандыкны ачып, андагы гаиләмнең әби-бабалардан калган хәзинә эзләнү – тикшеренү эшемнең объекты булып тора.
Эзләнү - тикшерү эшенең предметы.
Күп гасырлар буе чигү - кием- салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның һәркайсының тарихы бар. Эшемнең предметы - әби-бабаларыбыздан калган мирас: сөлге, кулъяулык, шәл, мендәр тышлыклары.
Эзләнү эшемнең максаты:
Вложение | Размер |
---|---|
gailmnen_kaderle_yadkre_2018.doc | 60.5 КБ |
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СТӘРЛЕТАМАК ШӘҺӘРЕ
ШӘҺӘР ОКРУГЫНЫҢ “5 нче САНЛЫ ГИМНАЗИЯ”
МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Тема:
«Минем гаиләмнең кадерле ядкәрләре»
(изучение родословной семейной реликвии)
Башкарды: Азнаева Әлфия,
8 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Кәримова Гөлшат Илшат кызы
Стәрлетамак, 2018
Эчтәлек
Кереш
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Ядкәр ул - ерак әби-бабайлардан калып, гаиләбезнең, нәселебезнең якты хәтирәсе булган әйбер. Бүгенге көндә дә нәнәем безгә “Нәселе барның – исеме бар”, дип әйтеп килә. Дөрес, әгәрдә үткәнебез булмаса, киләчәгебез дә юк дигән сүз. Ядкәрьләр дә, истәлекләр дә төрле була: озын кышкы кичләрдә бәйләгән бияләй - оекбашлар, шәлләр, сөлге – алъяпкычлар, кара - аклы фотосүрәтләр, агачтан ясалган бишек яисә уенчык - болар барысы да нәсел хәтирәсе...
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге.
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә һәм алар белән
якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, гаиләмнең кадерле ядкәрләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Эзләнү – тикшеренү эшенең объекты.
Һәр гаилә - үзе бер серле сандык. Шул сандыкны ачып, андагы гаиләмнең әби-бабалардан калган хәзинә эзләнү – тикшеренү эшемнең объекты булып тора.
Эзләнү - тикшерү эшенең предметы.
Күп гасырлар буе чигү - кием- салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның һәркайсының тарихы бар. Эшемнең предметы - әби-бабаларыбыздан калган мирас: сөлге, кулъяулык, шәл, мендәр тышлыклары.
Эзләнү эшемнең максаты:
Төп өлеш
Татар хатын –кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Бу сөлгеләр, эскәтерләр,
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр чигелгән.
Һәр кешенең бәләкәйме, зурмы гаиләсе була. Минем гаиләм зур дип әйтсәң дә була. Картәти-картәнием, әтиемнең зур абыйсы, аның ике баласы, хатыны, әни-әтием, сеңлем Галия – без барыбыз да зур, бердәм гаиләдә яшибез. Һәрбер йортта кадерле ядкарьләр итеп саклана торган истәлек була. Ядкарьләр дә, истәлекләр дә төрле.
Безнең гаиләбездә буыннар хәтирәсе булган берничә кадерле истәлек бар. Шулар турында сөйләп китәсем килә.
Сүземне кадерле, яраткан, оста куллы, талантлы картәнием - Нурия Сәгәрьяр кызы турында башлап җибәрәсе килә. Картәниебез мәктәптә интернат җитәкчесе булып эшли. Аны тәрбиягә килгән һәрбер бала ярата, ихтирам итә. Ул үзенең малаен да, кызын да “Тормышта һәрбер эш үзенең урынын таба”, - дип өйрәтә. Аның тәмле-татлы ашлары ишектән килеп керү белән, танауны кытыклый, телне йоттыра. Ул авылда билгеле бавырсак остасы да. Туймы, бәйрәмме, бәби туемы, авыл кешеләре аңа гына килә. Картәниебез бар яклап та уңган кеше, матур итеп чигә, бәйли дә. Ә аның йөрәк җылысыннан ургылып язылган шигырьләре район гәзите укучыларын, “Алтын Тирмә” тапшыруы караучыларын, авылдашларын, якын туганнарыбызны хәйран калдыра, дулкынландыра.
Картәнием Нурия чигү-тегү белән кечкенәдән шөгыльләнгән. Өйдәге бөтен мендәр тышлары, карават итәкләре, салфеткалар, оекбашлар, утыргыч япмалары - барысы да аның куллары белән эшләгән. Бу осталыкка аны әнисе – Мәликә әби – өйрәткән. Ул чиккән һәр әйберен яңа бизәк, рәсем белән эшләргә тырышкан.
Шулар арасында иң кадерле, иң борынгы истәлек – чигеп ясалган ике сөлге. Сөлге – ул символ, сафлык, пакълык символы. Кеше тормышындагы бар вакыйгада да сөлгенең урыны бар. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Картәнием сөлгеләрне кадерләп саклый. Берсе – картәниемнең әнисенең бирнәгә дип әзерләгән сөлгесе. Икенчесе инде, Нурия картәниемнең бирнәсе, картәтиемә биргән сөлге. “Яшь килен булып төшкән йортны бизәгән кул эшем минем,” — диеп искә ала. - Кызым, бу сөлге синеке, күз нуры кебек сакла. Буыннан-буынга тапшыру нияте синдә”, - дип ундүрт яшем тулгач шул сөлгене миңа тапшырды. Сөлгеләрдә үсемлек орнаментлары, чәчәк мотивлары өстенлек иткән. Бүген бу матур итеп чигелгән затлы сөлге минем сандыгымда гына саклана.
Ә монысы, каз мамыгыннан ясалган мендәрләр. Һәр тышлыгы чигеп куелган. Бик ярата картәнием кышкы суык кичләрдә мендәр тышларын чигергә. Әле хәзер дә, авылда ул чиккән мендәрләр тезелеп, өйгә тагын да ямь өстәп, бизәп тора. Хәтта, безгә, ике оныгына, әзерләнгән мендәрләре дә бар. Алар өй түре почмагында, картәтиемә чиккән кулъяулык, бәйләгән оекбашлар, төрле салфеткалар, утыргыч япмалары кырында урын алган. Болар минем оста куллы картәниемнең хәзинәләре.
Бүгенге көндә әби-бабаларымның эшен мин дәвам итәм дип куанам. Мин милли кул эшләре, чигү белән шөгыльләнәм, оста итеп оекбаш, бияләйләр бәйлим. Әбиемнең, картәниемнең чигелгән рәсемнәренә карап, туганым Галия белән үзебез дә кулъяулыклар чигәбез.
Бүгенге көндә мин Тенериф стиле (Тенериф-стиль кружевного плетения) буенча урындык япмалары бәйләү белән шөгыльләнәм. Республика күләмендә үткән бәйгедә мастер класс чыгышы белән беренче урын яуладым. Шулай ук, гимназиядә бүгенге көндә кызлар арасында чигү белән шөгыльләнүчеләр бармы икән дигән сорауга җавап табу нияте белән, анкетирование үткәрергә максат куйдым.
Безнең гаиләгә кешенең хөрмәте бетмәс, әби-бабаларымның эше онытылмас дип уйлыйм.
Мин, үз чиратымда, әти-әнинең теләкләрен акларга, гаиләдә сакланып килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышырмын һәм үземнән соң килгән буынга шушы истәлекләрне тапшырырмын.
Йомгаклау
Безнең гаиләгә кешенең хөрмәте бетмәс, әби-бабаларымның эше онытылмас дип уйлыйм. Тарихта эзен калдырган, милләтемнең күңел бизәкләрен киләчәк буыннарга тапшыруда үз өлешен керткән буыныма, Азнаевлар гаиләсенә чиксез рәхмәтлемен. Картәнием, әти-әнием, туганнарым исән-сау булсыннар иде.
Минемчә, һәр кешенең нәсел байлыгы, шәҗәрәсе булырга тиеш, чөнки ул буыннарны бәйли, якынайта. Менә шундый ул - безнең гаилә ядкәрләре, Азнаевларның нәсел агачы. Гаилә хәзинәләре буыннан-буынга күчеп, әби-бабайларыбызның якты истәлеге булып калсын!
Һәр гаилә - үзе бер серле сандык. Фәнни-эзләнү эшем белән шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштым. Әгәр мин ул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә күрсәтә алганмын икән – максатыма ирешкән булам.
Мин дә үз чиратымда әти-әнинең теләкләрен акларга, гаиләдә сакланып килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышырмын һәм үземнән соң килгән буынга шушы истәлекләрне тапшырырмын. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.
Файдаланган әдәбият
Самодельный телефон
Извержение вулкана
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Большое - маленькое
Как я избавился от обидчивости