Кәримова Гөлшат Илшат кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Иң татлы тел — туган тел, Анам сөйләп торган тел.

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлаки тәрбия бирү

Увлечения: Чәчәкләр үстерү, әдәби әсәрләр уку, татар телендә музыкаль каналлар тыңлау, телевизион тапшырулар карау

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Стәрлетамак шәһәре

Место работы: 5 санлы гимназия

Звание, ученая степень: I нче категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulshatkarimova
Әдәп башы — тел.
Татар халык мәкале.

 

О себе

Мин, Кәримова Гөлшат Илшат кызы, Авыргазы районы Балыклыкүл авылында туып үстем. Башлангыч белемне үз авылымда алдым. 2003 нче елда Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Хезмәт юлымны 2008 нче елда туган мәктәбемдә башладым. Аннан соң, 2010 нчы елда, кияүгә чыгып, Стәрлетамак шәһәренә күчтем. 2010-2018 нче елларда 4 нче санлы гимназиясендә эшемне дәвам иттем. Хәзерге вакытта Стәрлетамак шәһәренең 5 нче санлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Тормыш  девизым: "Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям. 

К – Күңелле

Ә - Әдәпле

Р - ЯРдәмчел                 Г- Гадел                                            

И – Игелекле                 Ө - Өлгер                                           

М - Матур                       Л - ТәрбияЛе                                     

О - Оялчан                     Ш - Шат                                             

В -  ТәВәккәл                 А - Акыллы

А- Аралашучан             Т - Тугры                         

                                                        

Туган җирем: Авыргазы районы, Балыклыкүл авылы

Эш урыным: Стәрлетамак шәһәренең 5 нче санлы гимназиясе

Белемем: югары, СДПА, 2008

Вазыйфам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яраткан шагыйрем: Һади Такташ

Яраткан язучым: Әмирхан Еники

Кызыксынуларым:  чәчәкләр үстерү, әдәби әсәрләр уку

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Һ. Такташ шигырьләре һәм поэмалары.

Моё портфолио

Мин, Кәримова Гөлшат Илшат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик эш стажым 11 ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып - 2 ел.

 Укытучы –иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде.  Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.  Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә укуымны тәмамлагач, үземнең туган авылым Балыклыкүл урта мәктәбендә  укытучы  булып эшли башладым. Туган авылым мәктәбендә 2 ел эшләгәч, язмыш дулкыннары мине Стәрлетамак шәһәренә алып килде. 

 Бүгенге көндә укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбиялим.  Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул! Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплы  булуын еллар үткән саен төшенә барам. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: