Укучыларга

Кәримова Гөлшат Илшат кызы

На олимпиаду нужно запомнить:
1. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Фатих Кәрим, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин – күренекле татар шагыйрьләре. (поэты)

Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Абдулла Алиш, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал – күренекле татар язучылары. (писатели)

Фәйзерахман Әминев, Лотфулла Фәттахов, Илсур Рәфыйков, Роберт Заһидуллин, Харис Якупов – күренекле татар рәссамнары. (художники)

Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Фирзәр Мортазин, Салих Сәйдәшев – атаклы татар композиторлары.

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Нәфкатъ Нигъматуллин – талантлы татар җырчылары.
___________________________________________________________________
2. Фразеологизмнар: 

Борын салындыру – күңелсезләнү – вешать нос;
Кул кушырып утыру – берни дә эшләмәү – сидеть сложа руки;
Үзеңне кулга алу -  эшли башлау – взять себя в руки;
Аяк астында чуалу – комачаулау – вертеться (путаться) под ногами;
Бармак аша карау – эшне тиешенчә эшләмәү – смотреть сквозь пальцы
Телсез калу – аптырап калу – потерять дар речи;
Борын күтәрү – масаю – задрать нос;
Башында җил уйнау – белемсез булу – ветер в голове гуляет;
Авыз эчендә ботка пешерү – аңлаешсыз итеп сөйләү – каша во рту;
Баш вату – уйлау, уйлану – ломать голову.
Тел йоту – дәшмәү – проглотить язык
Күз ачып йомганчы – тиз – не моргнув глазом
Борчак сибү – алдашу – сеять горох.

Борын төбендә генә – под носом. 
Колагын торгызу – навострить уши. 
Кул селтәү – махнуть рукой. 
Теше тешкә тимәү – зуб на зуб не попадает. 

Мотать на ус. – Истә калдыру. 
Выйти из себя. – Ачулану. 
Тянуть кота за хвост. – Вакытны сузу. 
Держать слово. – Сүздә тору. 
Вложить сердце. – Күңел бирү. 
Сесть в калошу. – Уңайсыз хәлдә калу. 
Водить за нос. – Алдау. 
Вставлять палку в колеса. – Комачаулау. 
Заткнуть за пояс. – Ис җибәрү. 
Глаза на мокром месте. – Елау. 
Брать быка за рога. – Иң мөһим нәрсәдән башлау. 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл troplar.docx42.71 КБ
Microsoft Office document icon kushymchalar_tablitsasy.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТРОПЛАР

күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр, күренешләр һәм предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка китерә торган гыйбарәләр

Төрләре

Мәгънәсе

Мисаллар

Чагыштыру

Нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату

Кояш! Син дә бала кебек гамьсез

Метафора

Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

(кебек, шикелле, -дәй өлешләре төшеп кала)

Көмеш күлләргә кармак салдым

Күл төбендә алтын урак ялтырап ята

Метонимия

Бер күренеш, әйбер яки кешене башкасына хас сыйфат белән атау

Бер чынаяк эчтем 

(чәй )

Синекдоха

Бөтен урынына аның өлешен атау, кисәкне бөтен аша белдерү, берлек урынына күплек яки күплек урынына берлек куллану

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы

Перифраз

Әйбернең, күренешнең исемен яки атамасын алыштырып әйтү

Йөрәгемне кайнар оя итте сандугачым – тома ятимем (яраткан кеше)

Эпитет

Әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыру

Кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә нур чәчеп тора...

Оксюморон

(яки оксиморон)

Ачыкланучы һәм ачыклагыч сүзләрнең каршылыклы булуын таләп иткән сурәт

Их син, сәях дустым, нәни гигант!

Аллегория

Күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау, читләтеп әйтү

Күңел һәр җирдә гөл эзли (гөл – матурлык, яхшылык)

Гипербола

Күренешне, характерны яки ситуацияне чиктән тыш арттырып сурәтләү

Җиде кат күккәчә шатлыгым...

Литота

Әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган  сурәтләү чарасы

Көчсез кырмыскамын мин юлда яткан

Сынландыру (яки прозопопея)

Җансыз предметны яки күренешне җанлы итеп күрсәтү

Гөлләр күрсен сине төшендә

Җанландыру (яки персонификация)

Бөтенләе белән кешеләштерү,  ягъни табигать яки әйбер кешеләргә хас сыйфатларга ия була

Ә ай көлә, айга кызык була, ай өйләнәлми калган

СТИЛИСТИК ЧАРАЛАР (ФИГУРАЛАР)

кабатлауга нигезләнгән, сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган, мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче һәм автор ихтыярын чагылдыручы чаралар

Төрләре

Мәгънәсе

Мисаллар

Кабатлау

Әдәби әсәрдә сүзләр, җөмләләр һәм кисәкләрнең ирекле кабатлануы

Бер җылы сүз олы кояш итте сүнеп бара торган өметне, бер җылы сүз мине терелтте

Рәдиф

Рифма хасил итүче сүзнең тезмә саен кабатлануы

Кысса да синдә ятимлекләр мине, изсә дә хур вә кимлекләр мине...

Рефрен

Шигырьнең һәр строфасында яки билгеле бер урынында кабатланучы сүзләр

Иртәләр җитте исә, Аклысын кия ярың:

Ә юлда җилләр исә,

Иртәләр җитте исә...

Плеоназм

(амплификация,

тавтология)

Мәгънә ягыннан охшаш сүзләрне күп куллану, күпсүзлелек

Миңа ... әби чапан тегә, минем чапан җем-җем итеп тора ... мондый чапанны бохар патшасының улы гына кия

Градация

Элементларны, охшаш һәм синоним сүзләрне санап китү

И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт

Янәшәлек

(парисон яки

изоколон)

Сүзләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү

Каеннар булсаң иде (каен – кеше)

Хиазм

Сүз тәртибе үзгәрү яки кире тәртиптә кабатлану

Ул учаклар әле исәндер бит, Исәндер бит әле учаклар

Инверсия

Сүзләрнең сөйләмдәге гадәти тәртибе үзгәрү

Җырлый һәр тал, җитә эңгер

Гипербат

(гипербатон)

Янәшә килергә тиешле сүзләрне аерып кую

Күтәр мине, канат, биеккәрәк; янчы, кичке кояш, яктырак

Эллипсис

Җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә мәңге көрәш, мәңге хәрәкәт..

(хәбәре төшеп калган)

Асиндетон

Полисиндетон

Сүзләрне һәм җөмләләрне теркәгечсез бәйләү

Сүзләрне һәм җөмләләрне күптеркәгечле  бәйләү

Кар оча, кар себерелә, кар котырына...

Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул

 Антитеза

Сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма-каршы куелуы

Кагылганмын былбыл оясына һәм басканмын кара еланга

Софизм

Ялгыш фикер куллану

Ишетелә тәрәзәдән шомырт чәчәк атканы

Алогизм

Тормыш күренешләренең эзлеклеге югалу төсендәге каршылык

Иртә килеп соңардым

Риторик эндәш

Риторик сорау

Риторик өндәү

Лирик герой яки хикәяләүченең укучыга, әсәрдәге образга эндәшүе

Карашларың нинди, туган авыл?

ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану ярдәмендә сурәт тудыручы сүзләр

Төрләре

Мәгънәсе

Мисаллар

Синонимнар

Бер үк әйбер яки күренешнең төрле мәгънә төсмерләрен белдерә, сурәткә төгәллек бирә, кабатлаулардан коткара

Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява

Антонимнар

Күренеш, әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтә, хисләрнең һәм тормышның катлаулылыгын белдерәләр

Күңелем берчә янды, берчә туңды, барысы булды бер минут

Омонимнар

Бертөрле язылучы һәм әйтелүче сүзләр төрле мәгънә белдерәләр

Гәрчә мин дә бар саналмадым, ил катар сан алмадым

Сүз уйнату

Охшаш сүзләр ярдәмендә яңа мәгънә җиткерү

Сызлый карт буыннар, яшь буын өчен дә сызланыр урын бар.

Архаизмнар

Искергән, кулланылыштан төшеп калган сүзләр тарихи вакытны билгеләү чарасы булып тора

Аҗунда берни дә мәңгелек түгел

(дөньяда)

Неологизмнар

Тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яки язучылар уйлап тапкан сүзләр, гыйбарәләр

Принтердан чыгарып алдылар

Гади сөйләм сүзләре

Язучының образга уңай яки тискәре мөнәсәбәтен белдерә, юмор, сатира, сарказм тудыра

Агач авыз, трай тибү, тамызу (сугу), чәлдерү (урлау)

Вульгаризмнар

Тупас, ялгыш кулланылган гади сөйләм сүзләре яки русча гыйбарәләр

Алма, кыяр... Булса акчаң, вынь да кинь

Жаргон яки арго сүзләр

Билгеле бер иҗтимагый төркем вәкилләренә хас сөйләм (студентлар, артистлар, врачлар һ.б.)

Зачетканы ректорга тапшырырга кирәк.

Диалектизмнар

Аерым төбәкләрдә яшәүчеләр сөйләмендә кулланылучы, әдәби телгә үтеп кермәгән сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, түбәнәяләр йорт түбәләре

Һөнәрчелек сүзләре

Билгеле бер һөнәр кешеләренә хас сүзләр

Ул рун тамгаларын укый белә иде

Алынма сүзләр

Варваризмнар

Икенче телдән кергән һәм үзләшеп җиткән сүзләр

Чит телнеке икәне күренеп торучы

Вокзал, билет, термин, аттестат

Бюро, фонд, монолог, старт, карикатура

Калькалар

Турыдан-туры башка телдән тәрҗемә ителгән сүзләр

Ледокол-бозваткыч, единство-бердәмлек

        

ФОНЕТИК ЧАРАЛАР

авазларның яңгырашына карап, сүзләрне махсус сайлау ярдәмендә хасил булган әдәби күренешләр

Төрләре

Мәгънәсе

Мисаллар

Эвфония

(аһәңлелек)

Тартык һәм сузыкларның чиратлашуы ярдәмендә барлыкка килүче матур яңгыраш

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый...

Какофония

яки хиатус

Аһәңлелекнең бозылуы яки хисси киеренкелекне арттыручы чара

Аллитерация

Тартык авазларның тәртипле кабатлануы аша яңгыраш матурлыгына ирешү чарасы

Карасалар карасыннар кашларың карасына...

Ассонанс

Сузык авазларның кабатлануы ярдәмендә хасил була торган сурәтлелек

Курыкканның җаны чыкмый калса, куа килә арттан коткысы

Аналепсис

Янәшә торучы сүзләрнең охшаш яңгырашы

Сыркыдыда сыкрап торганым бар

Анафора

Текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәнең кабатлануы

Шул ук булыр кояш,

Шул ук булыр борчу

Эпифора

Җөмлә ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы

Туган ил – бердәнбер.

Әниең – бердәнбер.

Ялгау

(анадиплосис, эпанафора, симплока)

Җөмләнең яки тезмәнең ахыргы сүзе алдагысын башлап җибәрү күренеше

Таң вакыты...Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батам.

Охшату

Нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру

Куе камыш арасында бака:”Бака-кака, бака-кака”,-дияр имди

Паронимия

Охшаш яңгырашлы сүзләр,кушымчалар белән “уйнау” ярдәмендә яңа мәгънә тудыру

Күпме генә кызганса да,

Һәр теләгән Алып булмас.

Җанда ялкын көчәйсә дә,

Янган кадәр янып булмас.

СЮЖЕТ

эпик, драма, лиро-эпик әсәрләрдә вакыйга-хәлләр яки кеше характерының үсү-үзгәрү тарихы.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

Пролог

алгы сүз – төп вакыйгага кадәрге хәлләрнең әйтелүе

Экспозиция

вакыйгаларның кайчан, кайда барасын хәбәр итә, образларның кайбер сыйфатларын күрсәтә

Төенләнеш

конфликтның яралган, бөреләнгән ноктасы

Вакыйгалар үстерелеше

төенләнештән соң килүче, киеренкелек бирүче дәвамлы бәрелешләр тезмәсе

Перипетияләр

герой язмышындагы кискен борылышларның бирелүе

Кульминация

каршылыкның иң киеренке, кискен мизгеле, югары ноктасы

Чишелеш

кискен бәрелеш нәтиҗәсендә вакыйганың бер якка хәл ителеше

Эпилог

ахыргы сүз – төп вакыйгадан соң байтак еллар узгач булачак хәлләр хәбәр ителә

СЮЖЕТТАН ТЫШ ЭЛЕМЕНТЛАР

Хәбәр итүче күренешләр

тышкы дөньяны әдәби сурәтләү

Лирик чигенешләр

авторның лирик, фәлсәфи, әхлакый, автобиографик һ.б. уйланулары

Читтән кертелгән вакыйгалар

сюжет белән бәйләнмәгән хәлләр турында сөйләү

Каймалап алу

әсәрнең башында һәм ахырында эчке мәгънәгә юл күрсәтү өчен кертелгән бәйләнешле күренешләр

ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

кеше тормышының билгеле бер якларын үзенчәлекле тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә билгеле бер формада чагылдырудан килеп чыга торган тотрыклы эчтәлек һәм форма берлеге, төрнең үзе өчен генә характерлы булган даими билгеләр бердәмлеге

Эпос

Лирика

Лиро-эпик

Драма

кешенең тышкы эш-гамәлләрен, рухи дөньясын, характерын вакыйгалар барышында чәчмә формада хикәяләүче зур күләмле әдәби әсәр

кешенең күңел дөньясын лирик мин исеменнән үз кичерешләре рәвешендә шигъри формада сурәтләүче кече күләмле әдәби әсәр

уй-хисләр һәм вакыйгалар агышын шигъри формада, поэтик тыгыз сурәтләү чаралары белән тасвирлаучы урта күләмле әдәби әсәр

тынгысыз характерларның кискен конфликтлы омтылыш-мөнәсәбәтләрен диалоглар аша бирүче, сәхнә өчен язылган урта күләмле әдәби әсәр

ӘДӘБИ  ТӨРЛӘРНЕҢ  ЖАНРЛАРЫ

новелла

Ода

мәсәл

драма

хикәя

Гимн

баллада

комедия

повесть

дифирамб

поэма

трагедия

роман

мәдхия

шигъри повесть

мелодрама

элегия

шигъри роман

водевиль

мәрсия

(эпитафия)

эпик поэма

фарс

эпиграмма

Җыр

мөнәҗәт

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҮСЕШ ЧОРЛАРЫ

1.Борынгы гомумтөрки әдәбият.

        Бу чор якынча V – XI гасырларны үз эченә ала.

2. Урта гасыр әдәбияты.

Бу чор якынча XII – XVIII гасырларны үз эченә ала.

Ул үзе берничә чорга бүлеп өйрәнелә.

  1. Болгар-хәзәр чоры(VII гасырдан алып XIII гасыр урталарына кадәр)
  2. Алтын Урда чоры (XIII гасыр урталарыннан алып

XV гасыр урталарына кадәр)

  1. Казан ханлыгы чоры ( XV гасыр урталарыннан алып XVI гасыр ахырларына кадәр)
  2.  XVII гасыр әдәбияты
  3.  XVIII гасыр әдәбияты

  1. XIX гасыр әдәбияты

Ул ике чорга бүлеп өйрәнелә:

1. XIX гасырның I яртысындагы әдәбият

2. XIX гасырныңII яртысындагы әдәбият

  1. XX гасыр әдәбияты.

Шулай ук берничә чорга бүлеп өйрәнелә:

1. Гасыр башы әдәбияты

2. 20 – 30 нчы еллар әдәбияты

3. Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты

4. Сугыштан соңгы әдәбият

5. 60 – 80 нче еллар әдәбияты

  1. Хәзерге әдәбият.

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

 1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.

 2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).

 3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).

 4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).

 5. Композициясе.

 6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә).

 7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).

 8. Персонажларның һәм авторның теле.

 9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).

    10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны)

Лирик әсәргә анализ тәртибе

 1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).

 2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).

 3. Идеясе.

 4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.

 5. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.

 6. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).

 7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).

 8. Интонациясе.

 9. Ритмик төзелеше.

 10. Әһәмияте.

Драма әсәренә анализ тәртибе

 1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.

 2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).

 3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).

 4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.

 5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).

 6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.

 7. Идеясе.

 8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).



Предварительный просмотр:

Кушымчалар

 (Үзләре генә кулланылмый.Алар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә)

Ясагыч кушымчалар

^

Мөнәсәбәт белдерүче

кушымчалар

Модальлек

 кушымчалары

͆

Бәйләгеч

кушымчалар

1.Исем ясагыч кушымчалар:

-даш//-дәш, -таш//-тәш;

-чы//-че; -ма//-мә;-лык//-лек; -гыч//-геч, -кыч//-кеч; -выч//-веч; -кы//-ке; -как//-кәк; -ак//-әк; -вык//-век; -ым//-ем; -ыш//-еш; -ымта//-емтә; -ыч//-еч

Авылдаш, якташ, сердәш, көрәштәш, эшче, балыкчы, бүлмә, кушма, күзлек, таллык, элгеч, кыргыч, баскыч, кискеч, чалгы, түмгәк, ишкәк, тарак, көрәк, утырыш, күренеш, ышаныч, кушымта.

1.Исемнәрдә (иркәләү-кечерәйтү, күплек сан)

- кай//-кәй, -чык//-чек, -лар//-ләр,–нар//-нәр

1.Исемнәрдә:

а)тартым кушымчалары:

-ым//-ем.-м; -ыбыз//-ебез;

-быз//-без; -ың//-ең,-ң;

-ыгыз//-егез; -гыз//-гез;

-ы//е; -сы//-се;-лары/\-ләре.

б) килеш кушымчалары:

-ның//-нең; -га//гә;-ка//-кә, -ны//-не; -дан//-дән;-тан//-тән; -да//-дә;-та//-тә

2. Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы//-ле; -сыз//-сез; -лык//-лек; -гы//

-ге,-кы//-ке; -чан//-чән;

-ык//-ек,-к;-ынкы//-енке; -гыр//-гер; -чыл//чел; -лач//-ләч;-ас//-әс; -ма//-мә; -ый//-и;-он; -ик;-аль,-ль-алынма сыйфатларда гына була

Томансыз, җыйнак, оялчан, кунакчыл, кышыкы, яшерен, китек, тайгак, сузык, тыйнак, сүзчән, тозлы, җәйге, табигый, серле, тартык, язма, атналык, күтәренке, ашыгыч, әдәби, күчмә,тормышчан, нормаль, синтетик, объектив, сәяси, мәдәни, сыйнфый, революцион.

2.Сыйфатларда: (чагыштыру, кимлек дәрәҗәсе)

-рак//-рәк; -гылт//-гелт,

-кылт//-келт; -сыл//-сел.

3.Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла//-лә; -лан//-лән; -а//-ә; -ай//-әй; -гар//-гәр,-кар//-кәр;-сын//-сен; -ылда//-елдә; _ырда//-ердә;-ар//-әр,-р; -лаш//-ләш; -ык//-ек; -ы//е

Җырла, эшлә, рухлан, икедән, аша, яшә, матурай, киҗәй, дуслаш, берләш, яхшыр. сирәклә, кызыксын, гөрелдә, мышкылда, дөбердә, кыштырда, чынык, савык, юашлан, уйлаш, көйлән, яңар, бае, киме.

3. Фигыльләрдә: -ма//-мә;

-ды//-де; -ты//-те; -ган//-гән, -кан//-кән; -ачак//-әчәк;

-ячак//-ячәк; -ыр//-ер,-р.

(юклык, заман, юшәлеш, дәрәҗә)

3. Фигыльләрдә:

а)зат-сан кушымчалары:

-мын//-мен, -м;-быз//-без; -к; -сың//-сең, -ң; -сыз//-сез; -гыз//-гез.

б)хәл фигыль кушымчалары: -ып//-еп,-п; -гач//-гәч, -кач//-кәч;

 -ганчы//-гәнче, -канчы//

-кәнче;

Исем фигыль кушымчасы:

-у//-ү.

4.Саннарда:

сан төркемчәләре:

җиде-нче.

4.Саннарда:

исемләшкәндә күплек сан, килеш һәм тартым:

бишенче-ләр-не (ярышка  җибәрделәр)

5.Рәвеш ясагыч кушымчалар: -ча//-чә; -лай//-ләй; -дай//-дәй; -тай//-тәй; -лата//-ләтә; -лап//-ләп; -ын//-ен,-н.

Дусларча, искечә, боздай, уттай, атналап, җәяүләп, яшьләй, көзгедәй, көзен, язын, акчалата, әйберләтә, бушлай, унлап, иртән, күпләп.

5.Рәвешләрдә: 

чагыштыру дәрәҗәсе:

тиз-рәк.

5.Рәвешләрдә: исемләшкәндә күплек сан, килеш һәм тартым:

күп-ләр-не (күргән)

      Бәйләгеч кушымчалар, гадәттә, сүз ахырында булалар (алар бәйлиләр).Исемнәр белән фигыльләрдә модальлек кушымчалары ясагычлардан соң, аннары - сүз ахырында бәйләгечләр килә: эшче-ләр-гә, уйла-ды-лар. Бәйләгеч кушымча булмаганда, сүзләрне модальлек кушымчасы төгәлли:кош-чык, кош-кай. Модальлек кушымчасы булмаса, тамыр яки нигездән соң бәйләгеч кушымча килә: җырла-са, кеше-гә.

      Исемнәрдә икешәр модальлек (дус-кай-лар) һәм бәйләгеч (авыл-ым-ны) булырга мөмкин.

      Фигыльләрдә модальлек кушымчалары шактый күп: ки-ен-мә-де, ки-ен-дер-де, көл-емсерә-штер-гәл(ә)