Укытучыларга

Кәримова Гөлшат Илшат кызы

Универсаль уку гамәлләре

 

  УУГ – укучының  белем ала белүе, ягъни аңлы һәм актив социаль тәҗрибә туплау юлы белән мөстәкыйль рәвештә үсеше һәм камилләшүе.

Танып-белү УУГ

  • фәнни-тикшеренү, проект эшләрен (танып-белү, фәнни-тикшеренү, конструктор, социаль) үтәү нигезләре;
  • укытучы җитәкчелегендә тәҗрибәләр, күзәтүләр алып бару;
  • китапханә ресурсларын һәм Интернет челтәрен кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү;
  • төшенчәләргә билгеләмә бирү, гомумиләштерү, классификацияләү, дәлилләү, анализлау һ.б.;
  • карап чыгу, танышу, өйрәнү, үзләштерү һәм эзләнү максатына караган уку төрләрен үзләштерү;
  • текстларны структуралаштыру, төп һәм икенчел булган мәгълүматны аеру, текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;
  • метафоралар белән эшләү – сөйләмдә сүзләрнең күчерелмә мәгънәсен аңлау һәм җөмләләр төзү.

 

Коммуникатив УУГ

  • төрле фикерләрне, позицияләрне исәпкә алу, үзара яраклаштырырга омтылу;
  • уртак эшчәнлек барышында үз фикереңне формалаштыра белү, аны башкаларның фикерләре белән чагыштыру, дәлилли белү;
  • оппонентка үз фикереңне тыныч, ачык итеп әйтә, дәлилли белү;
  • төрле коммуникатив максатлардан чыгып, телдәге чараларны дөрес куллану, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләренә ия булу, контексттан чыгып, монолог төзү;
  • төркемдә эшли белү – хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру, продуктив хезмәткә омтылу, төркемдәге эшкә яшьтәшләреңне җәлеп итү, яшьтәшләрең һәм үзеңнән өлкәннәр белән нәтиҗәле, продуктив эшчәнлек оештыру;
  • коммуникатив рефлексия (башка кеше позициясеннән бәяләү) алымнарын куллана белү;

 

Регулятив УУГ

 

  • яңа максатлар кую, практик мәсьәләне танып-белүгә әйләндерү;
  • максатка ирешү юлларын планлаштыру;
  • мөстәкыйль рәвештә үз вакытың белән идарә итү, аны контрольдә тоту;
  • килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;
  • кабул ителгән карарларның дөреслеген мөстәкыйль рәвештә бәяләү, төрле үзгәрешләр кертү.

                                        Универсаль уку гамәлләре төрләре  (УУД)                             

ТАНЫП-БЕЛҮ ГАМӘЛЛӘРЕ

КОММУНИКАТИВ УУГ

 

Гомумуку

— танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

— кирәкле мәгълүматны эзләү;

— белемнәрне структуралаштыру;

— аңлап әйтеп бирү;

— төгәл шартлар нигезендә чишелешнең эффектив  алымнарын сайлап алу;

— гамәлнең шарты һәм алымнары рефлексиясе, эшчәнлек барышы һәм нәтиҗәсе тикшерү, бәяләү;

— аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү һ.б.

— проблеманы кую һәм формалаштыру, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү;

— билге-символларны куллана белү (модельләштерү, модельне төрле формаларга китерү)

Логик

— билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү)

— синтез (кисәкләрдән бербөтен төзү);

— объектларны классификацияләү, чагыштыру өчен критерийлар  сайлау;

— нәтиҗә чыгару;

— сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу;

— фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;

— исбатлау;

—   гипотеза төзү һәм аны нигезләү.

Проблеманы кую һәм чишү гамәлләре:

— проблеманы  формалаштыру;

— иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү юлларын мөстәкыйль билгеләү .

 

 

УКЫТУЧЫ –УКУЧЫ уку хезмәттәшлеген планлаштыру (максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү).

Мәсьәлә кую (мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек).

 Конфликтларны чишү (проблеманы ачыклау, тиңләштерү (идентификация), конфликтны хәл итүнең альтернатив ысулларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру).

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү

Управление поведением партнёра  (контроль, коррекция, аның гамәлләрен бәяләү)

Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү).

 

РЕГУЛЯТИВ УУГ

 

Максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Планлаштыру (соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау).

Прогнозлаштыру (белем үзләштерү дәрәҗәсен искә алып аның  нәтиҗәсен күз алдына китерү).

Контроль (эталоннан аермаларны ачыклау максатыннан нәтиҗә һәм эш алымнарының  бердәмлеген тикшерү)

Коррекция (планга һәм эталон, алым, көтелгән нәтиҗәдә аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү).

Бәяләү ( үзләштерелгән,  үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау).

Ихтыяри үзрегуляция (көч һәм энергияне   мобилизацияләү осталыгы; ихтыярны көчәйтү осталыгы  – каршылыкларны җиңеп чыгуга, мотивацион конфликтларны хәл итүгә юнәлтелә).

 

 

 

Шәхси УУГ

 

Шәхси, һөнәри, тормышта үз урыныңны табу

1.     Мәктәпкә карата  уңай мөнәсәбәт

2.     укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе

3. мәктәп турында дөрес караш.

4. Өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү.

5. үз белемен билге белән бәяләүне өстен күрү

 6. билгеләр диапозоны киңлеге.

7.  билге критериесе булу.

8. укучының социаль роле.

9. Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

10. Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү

11 Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

12. үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау . 

Мәгънәви бәйләнеш (уку эшчәнлеге максаты белән аның мотивы арасында

бәйләнеш булдыру- «уку миңа ни өчен мөһим?»)

1. танып-белү мотивларын формалаштыру.

2. яңалыкка кызыксыну.

3. гомуми эшчәнлек ысулларына һәм аларның чишелешенә кызыксыну

4.  социаль  мотивларның формалашуы

5. җәмгыятькә файдалы булу.

6.  уку мотивларын формалаштыру.

7. үз үзгәрешкә– яңа белем-күнекмәләр алуга — омтылу

8. булачак һөнәри эшчәнлек белән уку арасында бәйләнеш тудыру

Әхлакый-этик ориентлашу (шул исәптән бәяләү).

1.     Әхлакый нормаларга ориентлашу

(гадел бүленеш, үзара ярдәмләшү, дөреслек)

2.     Әхлак нормаларын бозу эчке нормалар белән чагыштырганда җитдирәк һәм яраксыз

3.     Укучы нормалар бозылуы нәтиҗәсен аңлый.

4.     Норма бозылганда   субъ­ект мотивларын, хис-тойгыларын истә тоту.  

5.     Барлык әхлак нормалары нигезендә карар кабул итү

6.     Эшчәнлеккә дөрес бәя бирү /Әхлак нормаларын үтәү

7.       Әхлакый фикер (хөкем) йөртү дәрәҗәсе үсеше

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Кушма сүзләр. 5 сыйныф45.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кушма сүзләр. «Сабантуй» бәйрәме

  

Максатлар:

  1. Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү.
  2. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында белем-күнекмәләрен ныгыту, үстерү.
  3. Татар халык бәйрәме “Сабантуй”, милли ризыклар, татар халык кием-салымнары, татар халык уеннары белән таныштыру, проект төзү.

Үстерелешле укыту:

1.Укучыларның сөйләм телен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

2.Эстетик зәвык тәрбияләү.

3. Сүз байлыгын арттыру.

Тәрбияви:

1.Татар халкының гореф – гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, бер – береңне хөрмәт итү сыйфатлары тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү.

2. Балаларны башка халыклар культурасын хөрмәт итәргә өйрәтү.

 Материаллар, җиhазлар:

– мультимедия проекторы;

– компьютер, экран;

– презентация, проект эше;

– рәсемнәр,таратма материал.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты,  мотивация. 

-Исәнмесез, балалар!

-Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме?

(Әйе, әзер)

-Татарча белү сезгә кирәкме?

(Әйе, кирәк)

-Ни өчен?

(Чөнки ул минем туган телем)

-Дөрес.    Болай күңелле эшләсәгез, бик тә шәп булыр.

Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны телим.

2.Актуальләштерү

– Укучылар, тиздән безнең нинди бәйрәм килеп җитәчәк ?( Яңа ел) слайд

Сез нинди халыкара бәйрәмнәр беләсез? (Яңа Ел, 8 март – Хатын-кызлар көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 9 май – Җиңү бәйрәме). слайд

Ә хәзер инде безнең татар халкына гына хас булган милли бәйрәмнәрне санап чыгыйк (Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе).  . слайд

-Шулар арасында укучыларның, барлык халыклар көтеп алган нинди бәйрәм ул?    

Бу сорауның җавабын без табышмактан белербез. слайд 

Колакларда  чыңлап тора

Сагындыра ел буе

Бәйрәмнәрнең бәйрәме ул

Татарның.....

(Сабантуе)    


-Укучылар, Сабантуй сүзенә игътибар итегез әле. Бу сүз нәрсә аңлата икән?

 Бу нәрсә? Аның белән ни эшлиләр? (Экранда САБАН –ПЛУГ) слайд

  • Бу Сабан – плуг – хезмәт коралы,җирне эшкәртү өчен кирәк.

-Ә “Туй” сүзе нәрсәне белдерә? слайд

-  “Свадьба”, “Праздник”, “Бәйрәм”

  • Димәк, нәрсә аңлата икән?

Сабантуй» – сабан бәйрәме (праздник плуга). слайд

- Укучылар, бу сүз ничек ясалган?

- Сабантуй сүзе кушылып ясалган. Ике тамырдан тора. Слайд.

- Димәк, бүген дәрестә без нинди сүзләр турында сөйләшербез?

- Кушма сүзләр.  

Дәрес максаты белән таныштыру.

- Дәрескә нинди максатлар куябыз? Нишлибез?

- Кушма сүзләр

- Дөрес әйтәсез, без бүген Кушма сүзләр, аларның язылышы турында сөйләшербез. Һәм мин сезне татар халкының милли бәйрәменә багышланган Сабантуй бәйрәменең проектын төзибез. слайд

     Дәфтәрләрегезгә  бүгенге число, сыйныф эше, Кушма сүзләр, аларның язылышы

 дип язабыз. (урын булса, укытучы тактага яза).

-Димәк, кушма сүзләр дип нинди сүзләрне әйтәбез?

- Ике тамыр сүз кушылып ясалган сүзләр.  

  Дәрес барышында без сезнең белән КЛАСТЕР алымын кулланырбыз. Ул сүз бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата слайд Һәм беренче кагыйдәбезне элеп куябыз.

  •          

4. Текст белән эш.

- Укучылар, сезнең алдыгызда текст бирелгән. Текст белән танышып чыгыгыз, күз йөретеп. Кем укып җиткерә? Беренче өлешен.... укый, икенчесен .......

слайд

     Тиздән көтеп алган яз җитә. Яз балаларның туземсезлек белән көткән көлке-уенлы Сабантуй бәйрәмен алып килә.  Һәркем бу бәйрәмне үзенчә көтеп ала. Өлкәннәр балачагына әйләнеп кайткандай була. Алар бәйрәм якынлашу белән, бүләк җыеп йөрүче балаларга килограмм чамасы кәнфит-прәникләр дә алып куялар.

      Быел Илгиз белән Илшат бәйрәмгә алдан әзерләнә башладылар. Илгизнең унбиш яшенә картәтисе чабышкы ат бүләк итте. Аңа Алмачуар дип исем дә бирделәр. Ә инде Илсөяр белән Гөлназ әбисендә кунакта милли ризыклар пешерергә өйрәнә. Тиздән Сабантуй җитә!

Текста таныш булмаган сүзләр бар, карап үтик.  Сүзлек өстендә эш. слайд

Миләүшә, укып үт.

Түземсезлек  белән - с нетерпением

Өлкәннәр – взрослые

Милли ризыклар – национальные блюда

  • Укучылар, Текстта сүз  нәрсә турында бара?
  • Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында.
  • Өлкәннәр бу бәйрәмгә ничек әзерләнә?
  • Кемгә ат бүләк иткәннәр?
  • Кызлар бәйрәмгә ничек әзерләнәләр.

  •  Балалар, Текстта сезгә нинди кушма сүзләр очрады?
  • Әйдәгез җөмләләрне укып, кушма сүзләрне табыйк. Язылышларын карыйк.
  • Сабантуй - ике сүз кушылып ясалган сүз 
  • Һәркем - ике тамырдан тора.
  • Килограмм – рус теленнән кергән сүз.
  • Илгиз, Илназ , Илсөяр, Гөлназ - кеше исемнәре баш хәреф белән языла, ике тамырдан тора.
  • Алмачуар,– ат, кушамат.
  • Быел – бу һәм ел сүзләре ярдәмендә ясалган сүз.
  • Унбиш – сан, ун һәм биш.
  • Картәтисе – дедушка, ике тамырдан ясалган сүз.

  • Дөрес, әфарин, кызлар һәм егетләр. Бу сүзләр ничек әйтелә?
  • Бер басым белән әйтелә, ике тамырдан тора.

 Кагыйдәләребезне урнаштырыйк. Кластер төзү (кагыйдә)

  • Укучылар, бераз ял итеп алыйк!

Физминутка! слайд

Сабантуймы, Сабантуй —
Чаптар өстендә чабып,
Колга башына менеп,

Татарча бил алышып, 
Аркан белән тартышып, 
Ватмый йомырка ташып, 
Эчкә шатлык сыймас туй!

Яхшы. УКУЧЫЛАР, ЯЛ МИНУТЫ ЯРДӘМЕНДӘ БЕЗ Сабантуйның нинди өлешләрен искә төшердек? Уеннар.

Без дәрес башында проект төзибез нидек, бу гади генә проект түгел, ә Сабантуй газетасының проеты. Әйтеп киткән уеннар, бәйгеләрне газетабызга урнаштырыйк.

5. Яңа теманы ныгыту. Төркемнәрдә эш.

1 төркем – кунакларны каршылауга сый-хөрмәт, милли ризыклар әзерли – пазл җыя (бишбармак, чәкчәк, өчпочмак)

2 төркем – Сез уеннарда, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр әзерлисез- сүз төзү. (кулъяулык, алъяпкыч, оекбаш сүзләре ) слайд

  • Әзерсезме? Беренче төркемгә сүз бирелә. Сүзләрне чыгып, ватманга эләләр.
  • Беренче төркем рәсемнәрне элэ. 
  • Димәк,без әйткәннәрдән чыгып, нинди кагыйдә чыгара алабыз?
  •  Я,ю,е хәрефләре алдыннан ь/ъ аеру билгесе буларак кулланыла

6. Хәзер  Дәреслек белән эшлибез.

204 нче күнегү.  Биремне укып китәм. Тактада эшләү.  

Нәтиҗә ясыйк әле. Димәк, укучылар кластер кагыйдәләрне кабатлау.

7. карточки – рефлексия.

-Укучылар бүгенге дәресебездә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

- Кушма сүзләр, бәйрәмнәр, уеннар. 

Мин сезгә, карточкалар бирәм. Алган белемнәрегезне сынап карыйбыз.

Сүзләрнең дөрес язылышын тикшереп, үзегезгә билге куегыз.

-  “Сабантуй” гәзитебез тәмамланып килә.

- Ә хәзер дәрестә эшләвегез буенча үзегезгә бәя куегыз. Сезнең алда өч төрле сөлгеләр ята.

Сары – мин дәрестә актив катнаштым, үземә 5ле куям. слайд

Яшел – дәрестә эшләдем, теманы аңладым, үземә 4ле куям

Зәңгәр -  тагын да кабатларга кирәк.

  • Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, мин сезнең билгеләр белән килешәм. барыгызга да яхшы билгеләре куям.

        

8. Өй эше:

 1. Дәреслектән 206 күнегү.

 2. Кушма сүзләр темасына 2-3 табышмак төзергә.

 3. Кушма сүзләр кулланып “ Сабантуй” темасына кечкенә хикәя язу.