2019 нчы ел юбиляр язучыларга багышланган әдәби-музыкаль композиция
план-конспект

Кәримова Гөлшат Илшат кызы

2019 нчы ел юбиляр язучыларга багышланган

әдәби-музыкаль композиция

Театр” җырының музыкасы уйный, сәхнә артыннан  тавышлар чыга

“Театр! Беренче театр! Татар театры! Килегез, күрегез!

 Афиша тотып бер егет үтә.

 

Г.Камалның “Беренче театр” әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.

Хәмзә бай өе. Вәли белән Гафифә каядыр ашыга.

 

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Гафифә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә: бер җиргә бара башласаң, кеше күрә дип коты оча. Башта миннән дә коты очты. Татлы сүзләрне ишеткәч кенә, бераз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи! Әле тиз генә булмыйсың икән. Зинһар, тизрәк бул!

Вәли. (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудыр яга. (Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып, Биби узып бара.)

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!..

Биби. Карыйм инде!

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.

Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә, көтәм.

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим!

Вәли (ачуланып). Тыңлап тор!

Биби. Тыңлыйм!

Вәли. Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез...

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?!

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр: «Кайда киттеләр?»— дип сораса, Син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр»,—. «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә!

Биби. Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)

Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла

Вәли (йөзләре яктырып). Их! Хәзер театрга китәбез. 

Бүген театр була, траттата, траттата!
Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!
Барам мин театрга, траттата, траттата!
Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым!(чыгып китәләр)

 

1.а.б.  Әйләнә сәхнә, әйләнә...

           Сибелеп кала еллар.

2.а.б   Сибелеп кала язмышлар,

           Режиссерлар, геройлар.

 

 

 

 

1.а.б.  Халкыбыз элек-электән үзенең гомер юлында һәрвакыт алга барган. Күпме утлар йоткан, сулар кичкән, әмма шуңа карамастан аң-белемле, һөнәрле, әхлаклы, алгы карашлы, матур булырга тырышкан.

2.а.б.   Кабатланмас талант ияләре халкыбызны бөек итүдә күп көч салган, искиткеч бай рухи мирас калдырган.

Курай көе. 1907 нче елның көзе.

Өстәл артында Һ. Максудиның «Йолдыз» газетасы секретаре Г.Камал утыра.

 

Тукай: Исәнмесез. Як-якларга каранып йөри. Һади әфәнде тиз килерме икән?

Камал: Саумысыз. Килер вакыты җитте. Хәзер булыр.

Тукай: Бераз йөрегәч, кырыйдагы өстәлгә куелган газеталарны карый башлады: Безнең газет-журналлар сезгә дә килә икән?

Камал:  Сезнең нинди газет?

Тукай: “Фикер», «Уклар», «Әлгасрел-җәдит».

Камал: ӘӘӘ, Сез Уральскиданмыни?

Тукай: Ие…

Камал:   Алай булгач, сез анда газет-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?

Тукай:   Малай елмаеп: Ул «Апуш» мин булам. Мин Габдулла Тукай. 

Камал:  урыныннан сикереп тордып, Г.Тукай белән кочаклашып күреште: Тукай! Тукай! Апуш!

Тукай: Аптырап: Ә сез кем буласыз соң?

Камал:  Мин  менә бу «Йолдыз» газетасы секретаре Галиәсгар Камал булам. Әйдә әле үт.. Хәлләрең ничек? Я тукта, юлдан сон чәй эчик. Тукай! Тукай!...(алып чыгып китә)

 

Галиәсгар Камал (1879-1933)

1.а.б. Галиәсгар Камал - егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияты һәм сәнгате тарихында зур урын тоткан әдипләрнең берсе. Аның “Беренче театр”, “Бүләк өчен”, “Банкрот” һәм башка пьесалары – татар драматургиясендә иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләр.

2.а.б. Галиәсгар Камал - үзенең гомерен халыкны агартуга, яктыртуга багышлаган. Татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург.

 

Ильдан. «Театр» Г.Тукай.

Театр яктылыкка,нурга илтә

Кире юлга җибәрми,уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр.

Тагын үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең

Көләрлек булса, булмаса еларсың...

Мөкаддәс ул,бөек ул,гали зат ул

Тәмам хөр ул,вә бик киң ул,азат ул.

 

1.а.б. Театр - Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе.

2.а.б. Театр - ул искиткеч могҗиза. Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы.

1.а.б. Г. Камал, Ә.Еники, Ф. Кәрим әсәрләре бугенге көндә дә сәхнәдә үз урынын били.

 

Фатих Кәрим (1909-1945)

 

1.а.б. Фатих Кәрим – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәрүче шагыйрь, көрәшче һәм патриот.

2.а.б. Гашыйк җаннарны үзенең легендар мәхәббәте белән сокландыручы. Ул мәңге безнең күңелләрдә яшәр.

 

 

 

Музыка. Дина. Ф.Кәрим истәлегеннән.

 

“Фатих бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын ярата иде. Бик җитез, тере, нечкә хисле, тырыш булды ул. Тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга ярата иде. Бәлки, шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр. Шунысы кызык: Фатих язган әйберләрен шунда ук агач сандыгына бикләп куя торган булды. Бик үтенеп сораганда, аулак вакытта гына ул аларны безгә укый иде,” – дип искә ала апасы Гобәйдә.

 

Диля Һәм Диана “Сөйләр сүзләр бик күп алар”(ике яклап чыгалар)

Дн.Сөйләр сүзләр бик күп алар,                    Диана.Озын сүзнең кыскасы шул:                          

      Иренмичә сөйләсәң;                                             Күп яшәргә теләсәң,

 

Дн.Үлем турында уйлама,                              Диана.Илең турында уйласаң,

      Илең турында уйла,                                              Гомерең озын була.

 

Әмирхан Еники (1909-2000)

1 а.б. Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Җырлар халыкның рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыра.

2 а.б. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, күренекле әдип-прозаик, язучы, журналист,психология остасы буларак иҗат иткән олы әдип Әмирхан Еникинең күп кенә әсәрләрендә

халык моңнары геройларның рухи халәтен урап ала, символга әверелә.

Монолог Кадулина Ирина

   Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың, ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә сөйли. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Ул сөйли, ул сиңа халыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, мәхәббәтен тасвирлый. 1978 ел Илдар Юзеев.

Җыр “Дусларыма” (4Б класс)

1.а.б. Тарихлардан килгән юл өстендә

          Яңгырап тора таныш тавышлар.

          Алар -  татар халкын бөек иткән

          Дәртле көйләр, үлмәс язучылар.

 

2.а.б. Сез халыкның алга барган юлында

          Сүнмәс йолдыз булып балкып тордыгыз.

          “Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле...”

          Дигән   сүзләрне эштә расладыгыз.

          

Шафикова Ляйсан. Бию.

 

Талпын гына музыка.

1.а.б. Хөрмәтле дусларыбыз, юбиляр язучыларга багышланган әдәби-музыкаль  композиция ахырына якынлашты. Барыгызга игътибарыгыз өчен рәхмәт!

2 а.б. Сәхнәбездә киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2019_el_yubilyar_yazuchylaryna_bagyshlangan_kich_docx.docx24.7 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

2019 нчы ел юбиляр язучыларга багышланган

әдәби-музыкаль композиция

Театр” җырының музыкасы уйный, сәхнә артыннан  тавышлар чыга

“Театр! Беренче театр! Татар театры! Килегез, күрегез!”

 Афиша тотып бер егет үтә.

Г.Камалның “Беренче театр” әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.

Хәмзә бай өе. Вәли белән Гафифә каядыр ашыга.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!

Гафифә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!

Вәли. Буласыңмы инде?

Гафифә. Хәзер булам.

Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә: бер җиргә бара башласаң, кеше күрә дип коты оча. Башта миннән дә коты очты. Татлы сүзләрне ишеткәч кенә, бераз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи! Әле тиз генә булмыйсың икән. Зинһар, тизрәк бул!

Вәли. (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудыр яга. (Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып, Биби узып бара.)

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!

Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?

Вәли. Кара әле, ә!..

Биби. Карыйм инде!

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.

Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!

Биби. Йә, көтәм.

Вәли. Менә нәрсә...

Биби. Белмим!

Вәли (ачуланып). Тыңлап тор!

Биби. Тыңлыйм!

Вәли. Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез...

Биби. Кая?

Вәли. Театрга!

Биби. Нәрсә төятергә?

Вәли. Баш төятергә.

Биби. Нинди баш?!

Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!

Биби. Йә, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?

Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр: «Кайда киттеләр?»— дип сораса, Син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр»,—. «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә!

Биби. Сорамаса нишләрмен?

Вәли. Тик торырсың!

Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)

Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла

Вәли (йөзләре яктырып). Их! Хәзер театрга китәбез. 

Бүген театр була, траттата, траттата!
Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!
Барам мин театрга, траттата, траттата!
Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым!
(чыгып китәләр)

1.а.б.  Әйләнә сәхнә, әйләнә...

           Сибелеп кала еллар.

2.а.б   Сибелеп кала язмышлар,

           Режиссерлар, геройлар.

1.а.б.  Халкыбыз элек-электән үзенең гомер юлында һәрвакыт алга барган. Күпме утлар йоткан, сулар кичкән, әмма шуңа карамастан аң-белемле, һөнәрле, әхлаклы, алгы карашлы, матур булырга тырышкан.

2.а.б.   Кабатланмас талант ияләре халкыбызны бөек итүдә күп көч салган, искиткеч бай рухи мирас калдырган.

Курай көе. 1907 нче елның көзе.

Өстәл артында Һ. Максудиның «Йолдыз» газетасы секретаре Г.Камал утыра.

Тукай: Исәнмесез. Як-якларга каранып йөри. Һади әфәнде тиз килерме икән?

Камал: Саумысыз. Килер вакыты җитте. Хәзер булыр.

Тукай: Бераз йөрегәч, кырыйдагы өстәлгә куелган газеталарны карый башлады: Безнең газет-журналлар сезгә дә килә икән?

Камал:  Сезнең нинди газет?

Тукай: “Фикер», «Уклар», «Әлгасрел-җәдит».

Камал: ӘӘӘ, Сез Уральскиданмыни?

Тукай: Ие…

Камал:   Алай булгач, сез анда газет-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?

Тукай:   Малай елмаеп: Ул «Апуш» мин булам. Мин Габдулла Тукай.  

Камал:  урыныннан сикереп тордып, Г.Тукай белән кочаклашып күреште: Тукай! Тукай! Апуш!

Тукай: Аптырап: Ә сез кем буласыз соң?

Камал:  Мин  менә бу «Йолдыз» газетасы секретаре Галиәсгар Камал булам. Әйдә әле үт.. Хәлләрең ничек? Я тукта, юлдан сон чәй эчик. Тукай! Тукай!...(алып чыгып китә)

 

Галиәсгар Камал (1879-1933)

1.а.б. Галиәсгар Камал - егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияты һәм сәнгате тарихында зур урын тоткан әдипләрнең берсе. Аның “Беренче театр”, “Бүләк өчен”, “Банкрот” һәм башка пьесалары – татар драматургиясендә иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләр.

2.а.б. Галиәсгар Камал - үзенең гомерен халыкны агартуга, яктыртуга багышлаган. Татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург.

Ильдан. «Театр» Г.Тукай.

Театр яктылыкка,нурга илтә

Кире юлга җибәрми,уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр.

Тагын үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең

Көләрлек булса, булмаса еларсың...

Мөкаддәс ул,бөек ул,гали зат ул

Тәмам хөр ул,вә бик киң ул,азат ул.

1.а.б. Театр - Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе.

2.а.б. Театр - ул искиткеч могҗиза. Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы.

1.а.б. Г. Камал, Ә.Еники, Ф. Кәрим әсәрләре бугенге көндә дә сәхнәдә үз урынын били.

Фатих Кәрим (1909-1945)

1.а.б. Фатих Кәрим – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәрүче шагыйрь, көрәшче һәм патриот.

2.а.б. Гашыйк җаннарны үзенең легендар мәхәббәте белән сокландыручы. Ул мәңге безнең күңелләрдә яшәр.


Музыка. Дина. Ф.Кәрим истәлегеннән.

“Фатих бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын ярата иде. Бик җитез, тере, нечкә хисле, тырыш булды ул. Тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга ярата иде. Бәлки, шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр. Шунысы кызык: Фатих язган әйберләрен шунда ук агач сандыгына бикләп куя торган булды. Бик үтенеп сораганда, аулак вакытта гына ул аларны безгә укый иде,” – дип искә ала апасы Гобәйдә.

Диля Һәм Диана “Сөйләр сүзләр бик күп алар”(ике яклап чыгалар)

Дн.Сөйләр сүзләр бик күп алар,                    Диана.Озын сүзнең кыскасы шул:                          

      Иренмичә сөйләсәң;                                             Күп яшәргә теләсәң,

Дн.Үлем турында уйлама,                              Диана.Илең турында уйласаң,

      Илең турында уйла,                                              Гомерең озын була.

Әмирхан Еники (1909-2000)

1 а.б. Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Җырлар халыкның рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыра.

2 а.б. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, күренекле әдип-прозаик, язучы, журналист,психология остасы буларак иҗат иткән олы әдип Әмирхан Еникинең күп кенә әсәрләрендә

халык моңнары геройларның рухи халәтен урап ала, символга әверелә.

Монолог Кадулина Ирина

   Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың, ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә сөйли. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Ул сөйли, ул сиңа халыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, мәхәббәтен тасвирлый. 1978 ел Илдар Юзеев.

Җыр “Дусларыма” (4Б класс)

1.а.б. Тарихлардан килгән юл өстендә

          Яңгырап тора таныш тавышлар.

          Алар -  татар халкын бөек иткән

          Дәртле көйләр, үлмәс язучылар.

2.а.б. Сез халыкның алга барган юлында

          Сүнмәс йолдыз булып балкып тордыгыз.

          “Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле...”

          Дигән   сүзләрне эштә расладыгыз.

           

Шафикова Ляйсан. Бию.

Талпын гына музыка.

1.а.б. Хөрмәтле дусларыбыз, юбиляр язучыларга багышланган әдәби-музыкаль  композиция ахырына якынлашты. Барыгызга игътибарыгыз өчен рәхмәт!

2 а.б. Сәхнәбездә киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019...