“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Бадретдинова Дина Салимовна

“Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)

      “Тәфтиләү” көе яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар, укытучылар. Без Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композициябезне башлап җибәрәбез.

 

Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный. Әби йокбаш бәйли. Көй туктала, кыз бала җырлый-җырлый курчагын тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.     

 (Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.)

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем мәктәптә өйрәндек. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм!   Бар, кызым, бераз уйнап кер. Абыең да дәресләрен әзерләп бетергәч чыгыр. ( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.                       

Бала: Юк әле, әбекәй.

Эш беткәч уйнарга ярый. (сәхнәләштерү)

Автор:   Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. 

 Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. 

 Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
Кояш: И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!   

 Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман! 

 Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.   

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.   

 Автор:   Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.       

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:     

  Сандугач:  Әйдә тышка, күңлең ач!         

 Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!       

  Бала:  Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым, 
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым! 

  Автор:   Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.     

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 
Чакыра тышка Сабыйны.                             

  Алмагач :  Әйдә тышка, күңлең ач!       

  Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, 
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!     

 Бала:  Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.     

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач, 
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.       

   Автор:   Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.     

     Чыкты йөгреп бакчага.       

      Бала:  Йә, кем чакырды мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!   

   Автор:  Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач; 

   Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.     

   Бабай:  Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?     

  И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,     

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,-  дип тә язган бит әле ул.

Сезнең иң зур эшегез- уку инде ул, балалар.(китәләр)                                                                                           

Дәрдемәнд шигыре “Балалар әйдә мәктәпкә”.   

 Әби: (керә, елый)   

  Бала: Ник елыйсың, Әбекәй, кем рәнҗетте үзеңне? 

  Әби: Әй, Кәҗә белән Сарык ,Тукай әкиятендәге кебек, иртүк капчык алып чыгып киткәннәр. Күрәсең кичә кичен сезгә укыган әкиятнең башын ишеткәннәрдер.                                                          

  Бабай:  Безнең Кәҗә белән Сарык югалып калганнардан түгел, Тукай әкиятендәге кебек әйләнеп кайтырлар әле. (чыгып китәләр)                                                                                                                   

 (Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә,ә аның артыннан Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята).                                               

 Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде ,гел сусыл печән генә ашатып тора.(Сарык янына килә) Әй ,кортка,нишләп ятасың?Әйдә,тор,печән ашыйбыз (печән ашаган булалар).Әле ярый Гали бар,ул булмаса нишләр идек,чөнки әбинең дә  печәне бетте .                   

 Сарык .Әйдә урманга барыйк ,туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.                                                        

 Алып баручы: Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

 Күренмидер күзләренә ак һәм кара. 

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,                                                                                                                

  Юл өстендә  үлгән Бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык урман буйлап барганда Бүре башы табалар.) 

Кәҗә:  –Ай!!! Нәрсә бу?                                                                                                                                 

Сарык:  –Б-б-бә-ә-әәә!!! Б-б-бүре   б-б-башы-ы-ы..!?                                                                                   

Кәҗә:  Әйе шу-у-ул,  Б-б-бүре башы!  К-к-капчыкка  салырга  к-кирәк...                                                

 Сарык:  Ә кем  сала-а-а ?  (үзалдына)                                                                                                      

 Кәҗә (үзалдына):  (Сарыкка карап): – Син тот, Сарык, Бүре башын, син көчлерәк!                             

Сарык:  – Син , сакалбай, миңа карый гайрәтлерәк!..  (шулай итеп, курка-курка гына Бүре башын капчыкка салалар да китәләр.)                                                                                                                       

Күбәләк ( “очыпкилеп керә һәм җырлап җибәрә):                                                                                 

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы;                                                                                                                                                                                                                                                                                        

 Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе...                                                                                                                                                                                                                                                                                     

Ничек дип әйткән әле Тукай абый?! –                                                                                                       

  ...Урманнарда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк:                                                                                      

  Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...                                                                               

 Кәҗә:  Күбәләк!!?  Син каян килеп чыктың?                                                                                                

Сарык:  Бу кара урманда нишләп йөрисең, кайда синең өең?                                                                   

Күбәләк ( җырлап җавап бирә):                                                                                                                          

Мин торам кырларда, болында, урманда;

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Тик гомрем бик кыска: бары бер көн генә, –

Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

Аңладыгызмы инде хәзер?  Урманда, болыннарда яшим мин... Шушы гүзәл чәчәкләрдә тирбәлеп йоклыйм, алардагы тәмле нектар белән туенам...

Сарык...Ә кыш килгәч, без монда, урманда, йортсыз-җирсез нишләрбез икә-ә-ән? Минем туным бик калын булса да – салкын кышлардан бик куркам шул мин... Җылы абзарыбызны бик сагынды-ы-ым...

Кәҗә:  И-ии, Сарык туган, сакаллы дигәч тә, әллә миндә йөрәк юкмы ?!  ...Ул Әбиебезнең йомшак тавыш белән көтүдән чакырулары-ы-ыы , бабай күрмәгәндә генә хуш исле, тәмле ипи кисәкләре каптырулары-ы-ы...(күзләрен сөртеп ала)

Теге, чирәм белән кунак итә торган, күрше малае Галине дә сагынды-ы-ым...

Сарык:   И-ии, әйтмә генә инде, Кәҗә туган! Ул тау битләре-е-е, андагы үләннәр, салкын чишмәләребе-е-ез!

Куян (шатланып сикеренә) :  Ә-әә, белдем! Сез теге, тау башындагы Кырлай дигән авылда яшәүче Әби белән Бабайныкымы әллә?

Кәҗә:   Әйе-әйе! Нәкъ үзләре! Син аларны каян беләсең?

Куян:  Белмәскә, мин бит аларны яңа гына күрдем! Кемнәр икән монда, минем кебек ямансулап утыра дип, яннарына барып карадым.

Кәҗә, Сарык (шатланып)Я-я, нәрсәләр ишеттең, әй, Алланың рәхмәте төшкере!

Куян:   Алар сезне юксынып, үкенеп утыралар...

Барысы бергә: : Авылыбызга!!! Әби белән Бабай янына-а-а! (сөенә-сөенә чыгып китәләр)

Куян:  Мин дә сезнең белән яшәрмен.

Күбәләк:  Мин дә сезнең белән! Минем белән сөйләшеп йөри торган Бала белән уйнармын!

Алып баручы: Әйе, җәй бик матур ел фасылы шул. Кәҗә белән Сарык авылга барган арада безгә

4нче сыйныф укучысы Г.Тукайның “Җәйге таң хатирәсе” исемле шигырен укый.

Шүрәле:    Кысты, кысты, Былтыр бармагымны кысты! (кычкыра-кычкыра сәхнә буйлап чабып йөри).

Коткарыгыз, коткарыгыз! Зинһар, коткарыгыз мине, бик авырта бит бармакларым.

Бию ”Шүрәле”

Су анасы:  Минем тарагымны урлаган балалар монда мени? Кайсыгызның эше бу?

Бала: Мин алган идем аны.

Су анасы: Нигә кеше әйберен алдың соң?  Алай ярамаганны беләсең бит.

Бала: Бигрәк матур иде бит ( күрсәтә ). Мин башка алай итмәм ( таракны бирә ). (Әби белән бабай чыгалар)

Әби:  Балам, син монда икәнсең. (Кәҗә белән Сарык керә)

Менә Кәҗә белән Сарык та табылдылар. (кочаклашалар).

Бабай: Карчык, монда Тукай әсәрләрендәге геройлар җыелган түгелме соң?

Әби: Шулай икән шул.

Бабай: Тукай әкиятләре, шигырьләре безне нәрсәгә өйрәтә инде, Балакайларым?

Бала: Кечкенәдән тырыш булырга.  

Су анасы:  кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, туган җирне, туган телне яратырга.

Бабай: Тукай әкиятләре, шигырьләре безне тагын нәрсәгә өйрәтә?

 Куян: Курыкмаска. 

 Кәҗә: Табигатьне сакларга, 

 Сарык: Кошларны куркытмаска,

 Күбәләк: Күбәләккә тимәскә! 

Әби:  Бик дөрес, балалар. Су анасы, син нәрсә әйтерсең? 

 Су анасы:  Тукай абый өйрәткәнне исләрендә тотсыннар иде балалар. 

 Бала: Тукай абыйның шигырьләрен укып, шәп малайга әйләнеп барам бугай.   

Алып баручы: Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте.

Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас.

Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана.

Тукай  да яз  белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.

4нче сыйныф укучысы башкаруында Дәрдемандның  “Яз” шигыре.

“Умырзая”җыры      

Алып баручы:  Буын арты буын алышыныр,

          Гасыр арты узар гасырлар.

          Шигъриятнең һәйкәленә шулай

         Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Балалар Тукай портреты алдына чәчәкләр  куялар.

“Туган тел” җырын өч телдә башкару.

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)

      “Тәфтиләү” көе яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар, укытучылар. Без Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композициябезне башлап җибәрәбез.

Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный. Әби йокбаш бәйли. Көй туктала, кыз бала җырлый-җырлый курчагын тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

        Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

              Йокла угълым, йом күзең,

                  Йом-йом күзең, йолдызым;

                  Кичтән йокың кала да,

                  Егълап үтә көндезең.

            (Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.)

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем мәктәптә өйрәндек. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм!   Бар, кызым, бераз уйнап кер. Абыең да дәресләрен әзерләп бетергәч чыгыр. ( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.                        

Бала: Юк әле, әбекәй.

Эш беткәч уйнарга ярый. (сәхнәләштерү)

Автор:   Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.                                                                                                        Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.                                                                                                    Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
Кояш: И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!                                                                                 Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!                                                                                          
Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.                                                                                         Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.                                                                                          
Автор:   Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.                                                                                                    Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:                                                                                                                        
Сандугач:  Әйдә тышка, күңлең ач!                                                                                                                   Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!                                                                                  
Бала:  Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.                                                                                 Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым, 
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!                                                                                        
Автор:   Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.                                                                                                       Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 
Чакыра тышка Сабыйны.                                                                                                                              
Алмагач :  Әйдә тышка, күңлең ач!                                                                                                                           Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, 
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!                                                                                              
Бала:  Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.                                                                                    Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач, 
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.                                                                                          
Автор:   Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.                                                                                            Чыкты йөгреп бакчага.                                                                                                                                          
Бала:  Йә, кем чакырды мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!                                                                                    
Автор:  Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;                                                                                         Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.                                                                                              
Бабай:  Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?                                                                              И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,                                                                                                  Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,-  дип тә язган бит әле ул.                                               Сезнең иң зур эшегез- уку инде ул, балалар.(китәләр)                                                                                            

Дәрдемәнд шигыре “Балалар әйдә мәктәпкә”.                                                                                                                                 Әби: (керә, елый)                                                                                                                                                 Бала: Ник елыйсың, Әбекәй, кем рәнҗетте үзеңне?                                                                                             Әби: Әй, Кәҗә белән Сарык ,Тукай әкиятендәге кебек, иртүк капчык алып чыгып киткәннәр. Күрәсең кичә кичен сезгә укыган әкиятнең башын ишеткәннәрдер.                                                            Бабай:  Безнең Кәҗә белән Сарык югалып калганнардан түгел, Тукай әкиятендәге кебек әйләнеп кайтырлар әле. (чыгып китәләр)                                                                                                                   

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре.                      (Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә,ә аның артыннан Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята).                                                                                                                                                     Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде ,гел сусыл печән генә ашатып тора.(Сарык янына килә) Әй ,кортка,нишләп ятасың?Әйдә,тор,печән ашыйбыз (печән ашаган булалар).Әле ярый Гали бар,ул булмаса нишләр идек,чөнки әбинең дә  печәне бетте .                                                                                 Сарык .Әйдә урманга барыйк ,туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.                                                           Алып баручы: Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -                                                               Күренмидер күзләренә ак һәм кара.                                                                                                                  Бара болар. Күпме баргач, алла белә,                                                                                                                  Юл өстендә  үлгән Бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык урман буйлап барганда Бүре башы табалар.)  Кәҗә:  –Ай!!! Нәрсә бу?                                                                                                                                  Сарык:  –Б-б-бә-ә-әәә!!! Б-б-бүре   б-б-башы-ы-ы..!?                                                                                    Кәҗә:  Әйе шу-у-ул,  Б-б-бүре башы!  К-к-капчыкка  салырга  к-кирәк...                                                 Сарык:  Ә кем  сала-а-а ?  (үзалдына)                                                                                                       Кәҗә (үзалдына):  (Сарыкка карап): – Син тот, Сарык, Бүре башын, син көчлерәк!                              Сарык:  – Син , сакалбай, миңа карый гайрәтлерәк!..  (шулай итеп, курка-курка гына Бүре башын капчыкка салалар да китәләр.)                                                                                                                        Күбәләк ( “очыпкилеп керә һәм җырлап җибәрә):                                                                                    Иркәли һәм сөя кояшның яктысы;                                                                                                                                                                                                                                                                                         Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе...                                                                                                                                                                                                                                                                                       Ничек дип әйткән әле Тукай абый?! –                                                                                                         ...Урманнарда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк:                                                                                        Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...                                                                                  Кәҗә:  Күбәләк!!?  Син каян килеп чыктың?                                                                                                 Сарык:  Бу кара урманда нишләп йөрисең, кайда синең өең?                                                                   Күбәләк ( җырлап җавап бирә):                                                                                                                           Мин торам кырларда, болында, урманда;

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Тик гомрем бик кыска: бары бер көн генә, –

Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа!

Аңладыгызмы инде хәзер?  Урманда, болыннарда яшим мин... Шушы гүзәл чәчәкләрдә тирбәлеп йоклыйм, алардагы тәмле нектар белән туенам...

Сарык...Ә кыш килгәч, без монда, урманда, йортсыз-җирсез нишләрбез икә-ә-ән? Минем туным бик калын булса да – салкын кышлардан бик куркам шул мин... Җылы абзарыбызны бик сагынды-ы-ым...

Кәҗә:  И-ии, Сарык туган, сакаллы дигәч тә, әллә миндә йөрәк юкмы ?!  ...Ул Әбиебезнең йомшак тавыш белән көтүдән чакырулары-ы-ыы , бабай күрмәгәндә генә хуш исле, тәмле ипи кисәкләре каптырулары-ы-ы...(күзләрен сөртеп ала)

Теге, чирәм белән кунак итә торган, күрше малае Галине дә сагынды-ы-ым...

Сарык:   И-ии, әйтмә генә инде, Кәҗә туган! Ул тау битләре-е-е, андагы үләннәр, салкын чишмәләребе-е-ез!

Куян (шатланып сикеренә) :  Ә-әә, белдем! Сез теге, тау башындагы Кырлай дигән авылда яшәүче Әби белән Бабайныкымы әллә?

Кәҗә:   Әйе-әйе! Нәкъ үзләре! Син аларны каян беләсең?

Куян:  Белмәскә, мин бит аларны яңа гына күрдем! Кемнәр икән монда, минем кебек ямансулап утыра дип, яннарына барып карадым.

Кәҗә, Сарык (шатланып) :  Я-я, нәрсәләр ишеттең, әй, Алланың рәхмәте төшкере!

Куян:   Алар сезне юксынып, үкенеп утыралар...

Барысы бергә: : Авылыбызга!!! Әби белән Бабай янына-а-а! (сөенә-сөенә чыгып китәләр)

Куян:  Мин дә сезнең белән яшәрмен.

Күбәләк:  Мин дә сезнең белән! Минем белән сөйләшеп йөри торган Бала белән уйнармын!

Алып баручы: Әйе, җәй бик матур ел фасылы шул. Кәҗә белән Сарык авылга барган арада безгә

4нче сыйныф укучысы Г.Тукайның “Җәйге таң хатирәсе”

исемле шигырен укыячак.

Шүрәле:    Кысты, кысты, Былтыр бармагымны кысты! (кычкыра-кычкыра сәхнә буйлап чабып йөри).

Коткарыгыз, коткарыгыз!

                                                       Зинһар, коткарыгыз мине,

Бик авырта бит бармакларым.

Бию ”Шүрәле”

Су анасы:  Минем тарагымны урлаган балалар монда мени? Кайсыгызның эше бу?

Бала: Мин алган идем аны.

Су анасы: Нигә кеше әйберен алдың соң?  Алай ярамаганны беләсең бит.

Бала: Бигрәк матур иде бит ( күрсәтә ). Мин башка алай итмәм ( таракны бирә ).

         (Әби белән бабай чыгалар)

Әби:  Балам, син монда икәнсең. (Кәҗә белән Сарык керә)

Менә Кәҗә белән Сарык та табылдылар. (кочаклашалар).

Бабай: Карчык, монда Тукай әсәрләрендәге геройлар җыелган түгелме соң?

Әби: Шулай икән шул.

Бабай: Тукай әкиятләре, шигырьләре безне нәрсәгә өйрәтә инде, Балакайларым?

Бала: Кечкенәдән тырыш булырга.  

Су анасы:  кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, туган җирне, туган телне яратырга.

Бабай: Тукай әкиятләре, шигырьләре безне тагын нәрсәгә өйрәтә?                                                                                                                                                         Куян: Курыкмаска.                                                                                                                                                    Кәҗә: Табигатьне сакларга,                                                                                                                                       Сарык: Кошларны куркытмаска,                                                                                                                                Күбәләк: Күбәләккә тимәскә!  

Әби:  Бик дөрес, балалар. Су анасы, син нәрсә әйтерсең?                                                                                  Су анасы:  Тукай абый өйрәткәнне исләрендә тотсыннар иде балалар.                                                       Бала: Тукай абыйның шигырьләрен укып, шәп малайга әйләнеп барам бугай.    

Алып баручы: Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай  да яз  белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.

4нче сыйныф укучысы башкаруында Дәрдемандның  “Яз” шигыре.

“Умырзая”җыры      

Алып баручы:     Буын арты буын алышыныр,

              Гасыр арты узар гасырлар.

                       Шигъриятнең һәйкәленә шулай

                       Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Балалар Тукай портреты алдына чәчәкләр  куялар.

                                 Туган телем – татар теле,

                                 Җырга – моңга, шигырьгә бай.

                                  Шушы телдә иҗат иткән

                                  Бөек шагыйребез Тукай.

                                                              Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне,

   Киләчәккә барган улларыңнан

                                                               Ишетәсең “Туган телеңне”.

“Туган тел” җырын өч телдә башкару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция...

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция

литературно-музыкальная композиция о ВОВ...