Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

литературно-музыкальная композиция о ВОВ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soldat_ozatu.doc152.16 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кестымская средняя общеобразовательная школа»

Балезинский район

Удмуртская Республика

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль композиция

Структура методической разработки воспитательного мероприятия.

  1. Возраст: от 15 до 20 лет.
  2. Развитие интереса к изучению традиций дер. Кестым( проводы в армию).
    Воспитание патриотизма, любви к своему народу.

Развитие творческих способностей.

3.        Музыкальное оформление - "Священная война", "Идел буе", "Солдат бәете '. "Солдат көе".

4. Время для репетиций - 1-1,5 часа в день.

5. Оборудование, оформление - солдатские костюмы, рюкзаки, национальные костюмы, баян, микрофоны, стол, стулья, полотенца.

6.        Танец - сценка в поле - сценка проводов в армию дома - песня - стихи –слово ведущего - песня - слово ведущего - песня -сценка "На войне" -слово ведущего - сценка(продолжение) - песня- сл. Ведущего - сценка - слово вед. - стихи - ведущ. - стихи.

Автор: учитель татарского языка Касимова  Алсу Мусиновна

"Уракчы"биюе.

Бервакыт колхоз председателе килеп җитә. Башыннан кепкасын сала,күңелсез халыкка эндәшә.

-Барыгызга да эндәшәм ,туганнар! Бүген сәгат дүрттә Гитлер дошманнары Совет иленә кара   гаскәрләрен   сугыш   белән   җибәрде. Сугыш   җиңел   булмас,  безгә   барыбызга   да бердәмлектә булырга кирәк. Илебезнең кара көннәре башланды, ләкин без җиңәргә тиеш.

Солдат:"Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә балам.Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремннән

Бер адым да артка чигенмәм.

Заман кызы: "Елаш,аерылышу,ыңгырашулар...1941 елның 26 июнендә Кистемнән 26 ирне сугышка алып китәләр. Ат җигеп, олы юлдан Балезино станиясенә озатып баралар.Аннан алар теплушкаларга утырып,көнбатыш ягына китәләр...

Солдат озату күренеше.

Әти: Әйдәгез,кунаклар,утырыгыз. Хәзрәт , түргә узыгыз.

Хәзрәт: Юлга чыгар алдыннан дога укып алыйк. (Дога)

Әти: Әйдәгез, кузгалыйк.Барыр вакыт җитте. (Ондагы садакага тотынып чыгалар. Кызлар, хатыннар юл әйберләрен ир-атларга бирәләр).

 Егет: Әйдәгез, китәр алдыннан берне җырлап алыйк.

"Солдат көе"

Урамнардан узаем ла,

Ал тасмалар сузаем.

Ал тасмалар җитмәс җиргә

Бер җыр җырлап узаем.

Әнкәй ашың пешеп җиткәч,

Балаларың җыелыр.

Барысы булып, мин булмасам,

Күз яшләрен коелыр.

Урамнардан урамнарга

Кемнәр күпер салганнар.

Без аерылдык та, саргайдык та,

Саргаймасын калганнар.

 Заман кызы:"Поезд китте җырлап көнбатышка

Кемнәр генә анда юк иде.

Берәүләрнең сөйгән егете.

Берәүләрнең көткән өмете."

Ана:"Саубул,улым,чиккә оч син,

Юлыңа яусын бәхет.

Мин көтәрмен кайтуыңны,

Каршы алырмын сөеп.

Сәлам хатың килгән саен

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

Поезд тавышы.

Солдат 1:"И туган ил,и матур ил,

Калдың бездән еракта.

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

Солдат 2:"Суың тәмле,кырың ямле,

Шифалы һаваларың.

Киткән чакта эчкән суың

Тәме авызда минем."

Солдат 3:

"Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак,көз кайтырбыз,

Сез көтегез,сөйгәннәр.

Солдат бәете.

Әткәй лә әнкәйсез мин соң мескен,

Мин ничек лә гомерләр итәрмен.

Сандугач баласы ла - муены кара, Аваларга очып ла югала.

Бәхетле балалар иләрдә кала, Бер бәхетсезе китеп лә югала.

Аккошлар оча ла мамыгы тузар, Аның мамыкларын кем җыяр.

Сугышка китеп лә вафатлар булсам, Җыназамны ла укып ла кем җыяр.

Заман кызы:"Бичара хатыннар,апалар,аналар сугыш кырларыннан кайсы бер хат, кайсы ике хат алырга җитеште,ә кайберәүләре кара похоронка кәгазен генә алдылар. Хәтер! Синдә бу коточкыч сугыш еллары, фашизмның канлы эзе беркайчан да онытылырга, югалырга тиеш түгел. Безгә бу сугышта санап бетергесез җафалар, түзә алмаслык авырлыклар күрергә туры килде."

1941 елның июн аеннан декабренә кадәр безнең авылдан 143 кеше сугышка озатылды. Аларның 33 үлде, 17 хәбәрсез югалды. 1942 елны 79 кеше сугыш кырында ятып калды, 17 хәбәрсез югалды.

  1.  елда 52 кеше һәлак була, 19 кеше хәбәрсез югала.
  2.  елда 25 кеше үлә,4 кеше югала.

Кайгылы сан-сугыш кырларында 200дән артык кеше бетә, 102 кеше югала.

Сәхнәдә солдатлар утыра,ята,әкрен генә музыка уйный.

Солдат хат яза:"Сез бу хатны минем укыганда,

Мин бик күптән үлгән булырмын.

Еллар бер-бер артлы үткән булыр,

Исемем сезгә җитмәс-онтылыр.

Ләкин

Теләкләрем минем сезнең чорда

Сезнең кырда чәчәк атачак.

Җансыз гәүдәм шушы теләкләргә

Азык булып җирдә ятачак.

Миннән соң туачак җырларымның

Даны күмәр минем атымны.

Еллар сезгә зур бер легенданы

Саклап алып барган шикелле

Алып барыр шушы хатымны.

Сагынычлы сәлам белән сезгә мин - әрмиягә киткән Мостафа улыгыз. Әнием, синнән бик сагындым. Әнием, миннән бик күп саләм туганнарым Җәвәрбикәгә, Наиләгә, Әминә апаларга һәм балаларына. Әнәй, мин исән-сау кайталсам, сиңа әнәй генә дип торыр идем,бер авыр сүз дә әйтмәс идем. Әйберләремне саттым 150 сум акчага. Шул 150 сумга 800 грамм ипи, 1 кашык песок алдым.Безне монда зак тотмаслар, хәбәр келде эче,бер сәгать тә тотмаслар. Әнәй,туганнарым, мен кайта алмасам, көръәннәремне укытыгыз,яхшы торыгыз...

Мин рядовой сугышта

Тик бер нәрсә белән аерылам

Рядовойлар төнен йоклагнда,

Мин йокламыйм

Әниемә хат язам.

Әнәй, минем өчен кайгырма, мен сезнең өчен кайгырамен. Безне урамга чыккан чакта стройга төздедер дә "Шагом марш!" дип кычкырдылар, музыка уйнама ябыштылар. Аннан соңра бөтен Ижевскийдагы кешеләр безне елап озатып калдылар.Без дә еладык. Кетебез экен эч сугышка. Әнәй, исән булып кайта алсам, нечек кене булса да,мен сезне ташламам...Әнәй, туганнарым, онытмагыз мене, дога укыма берегез. Әнәй, мен сезнең каршыгызда бурычлы."

Заман кызы:"Авыр булды, язмышлары төрле булды. Берәүләре данлы сугыш кырында газиз башларын салдылар, кадерле аналары,сөйгән ярлары янына,туып-үскән якларына кайта алмады."

Солдат: "Без сугышта,безге пулеметлар,патронташлар берделер. Барда тутырыштык энде.Сугыш көчле бара.Әллә кайта алырмен,әллә йок.Әнәй, туганнарым,яшь башымны ерге салуы авыр эч.Әнәй, туганнарым,көръән укытыгыз,ташламагыз..." "мин -Мостафа Фатих улы Кистем авылында 1923 елда тудым. 19 яшемдә 1943 елның 28 февралендә Орловская областьнең Брянцево авылында үлеп калдым."

"Идел буе"

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн,

Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул - бик мул елга,

Ул бит диңгезгә китә.

Аккан сулар, искән җилләр

Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,

Әйтер идем Иделгә.

Минем кайгыларымны да

Алып кит дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде,

Без аерылган чагында.

Тормыш дулкыннары безне      Кушар әле тагын да.

Заман кызы:"Авылыбызда түккән күз яшләрне бергә җыйсаң,бер зур күл булыр иде. Бу сугыш барыбызга да олы кайгы китерде,ачы хәсрәткә куйды. Мәсәлән, Шабган бабай һәм Минсылу әби гаиләләреннән дүрт малай сугышка китә һәм шунда ятып кала."

Ана:"... баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

әйтегезче,зинһар, үз итеп

сагыш белән кипкән анага:

кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә.

Кая илтә язмыш юллары,

Җиңүгәме, әллә үлемгә?

"Көньягыннан очып күгәрчен

Кайтып керле ана йортына.

Кайгы сиңа,ана,зур кайгы,

... улың үлде сугышта.

Катып калды ана,дәшмәде,

Ярсып чыкты кайнар яшләре

Кайгысыннан … улының

Көмеш төсле булды чәчләре."

Заман кызы:"Безнең авылдашлар Мәскәүдән башлап Берлинга хәтле угыш юлын үтәләр,бик күп илләргә азатлык алып баралар,Рейхсаг өстенә җиңү байрагын кадыйлар. Исән калганнары өйләренә кайталар. Ләкин...Ләкин сугыш калдырган яралар,җәрәхәтләр һаман йөрәкне телгәли,күңелне әрнетә."

Солдат: "Мин, Касимов Ахмедзян Әхмәтгали улы,  1898 елда Кистем авылында тудым. 1941 елны әрмиягә киттем. 1945 елның 2 маендә Берлин шәһәрендә һәлак булдым.

Мин сугышка керсәм, дошманның

Йөрәгенә төзәп атармын.

Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомрем булып,Ватаным.

Кала дөнья, кала бер матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында, Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе".

"Син кайтмадың".

Бик авыр, фаҗигале тормыш фронтта гына түгел, тылда да булган. Бу тыныч фронтта да бик корыч көрәш бара. Яшь сабыйлар, хатын-кызлар ирләрсез, әтиләрсез калып,бар эшләрне үз җилкәләренә алырга мәҗбүр булганнар.

Мин һәйкәл салыр идем Тылда эшләгәннәргә,

Йокы, тынычлык белми Җиңү якынайтканнарга.

"Сугыш өчен-җиңү өчен!" - девизы белән авылыбыз яшьләре үз теләкләреннән районда беренче булып звенолар ача. Алар ашлык, бәрәңге, җитен җыялар. Җәен кырларда эшлиләр, көзен ашлык җыялар, шул ашлыкны төннәр буе сайлыйлар.

12-13 яшлек балалар

Колхоз хезмәтләрендә Аталарын — абыйларын Алыштырганнар

Без бәләкәй әле диеп

Читтә калмый,

Иң беренче буганнар.

Бергә аналары белән

Кырда иген үстергәннәр.

Ашлык бөртеген сайлап

Аны тагын чәчкәннәр.

Көзен аны урганнар

Балезинога озатканнар.

 Ә үзләре ач калып,

Кычыткан ашаганнар.

Берсеннән-берсе яшь, зифа буйлы кызлар тракторларга утырып, колхоз кырларын сукалаганнар.Кистем мәктәбе укытучылары үз хезмәт хакын ай саен оборона фондына җибәргәннәр. Авыл халкы җылы әйберләр җыеп сугышка озаткан.

14-15 яшьлек балалар Урал һәм Ижау оборона заводларына озатылган.Качып кайтканннарын, сугыштан качканнарны кебек, трибунал суды буенча хөкем иткәннәр.

"Ижау - Балезино" тимер юлын бөтен Удмуртия халкы төзде. Кистем авылы халкы да бу төзелешкә гаять зур өлеш кертте. Ничә кан, ничә тир, ничә күз яшьләре куелган бу юлга!Яшүсмерләр, хатын-кызлар,көзен-язын чабаталарда тездән суга батып, кышын билдән кар эчендә, сугышка ярдәм итәргә дип, урманнарда агач әзерләгәннәр.

Үтәр еллар,узар күп гасырлар,

Алышыныр бик күп буыннар.

Әмма милләтебез хәтерендә

Мәңге сакланыр бу еллар.

Искә алсын әле һәркайсыбыз

Бу әфәттән исән кайтканны. Яралардан, газаплардан талып. Картаймый да китеп барганны. Хөрмәт итик исән-иминнәрне,

Алар моңа лаек һичсүзсез.

Бу дөньялар сезне туйдырмасын,

Сез бит безгә артык түгелсез.

Бер минутка тынып калыйк әле, Иелсеннәр башлар түбәнгә.

Дөнья мондый сугыш күрмәсен, дип Васыять әйтик белгән-күргәнгә.

Бетсен үтерүләр,җимерүләр, Әфгән, Чечня,Гарәп җирендә. Дуслык, үзара татулык җиле Иссен безнең туган илләрдә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль композиция...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...