• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Стихотворения собственного сочинения

Опубликовано Сабирова Гульшат Шамгуновна вкл 26.08.2021 - 21:37
Автор: 
Сабирова Чулпан

Стихотворения собственного сочинения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chulpan-_izhat_zhimeshe.docx12.73 КБ

Предварительный просмотр:

Иҗатка бирелгән бала үзенең хыялларын эшкә җигеп бик матур әсәрләр иҗат итә ала.Мондый бала киләчәктә тормышка, әйләнә- тирә мохитка битараф булмас.

Минем иҗат җимешем

Көзге урман

Сабирова Чулпан

Урман сукмагыннан атлап керәм

Гүзәллеккә карыйм сокланып.

Шыбырдашып яфрак коелуын

Күзәтәм мин читтән таң калып.

Кошлар моңы ишетелми монда

Юк шулай ук дәртле кайтаваз.

Яфрак арасында бөҗәкләрнең

Кыштырдавы гына аваздаш.

Мәктәбемә дан!

Һәр көн иртән мәктәп ишегеннән

Атлап керәм белем иленә.

Теләгем зур минем- файдалырак

Кеше булу туган җиремә.

Татар рухы, татар җыры монда

Сибелә татарымның моңнары.

Күңелемдә балкый маяк булып

Монда үткән мәктәп еллары.

Баш югары, горур атлап барам

Тормышымның тәүге баскычы.

“Туган мәктәбемә мең рәхмәт “-дим

Кулларымда белем ачкычы.


Поделиться:

Цветение вишни в лунную ночь

Как зима кончилась

Северное сияние

Снежный всадник

В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?