"Туган ягыбызның күренкле шәхесләре"
Вложение | Размер |
---|---|
yashu_sere.docx | 20.18 КБ |
Туган ягыбызда талантлы кешеләр
Мин Осиново бистәсендә яшим. Бистәм матурлыгы,төзеклеге белән аерылып тора.Бистәм кемнәрнең көчләре белән шундый булган соң? Мин үземә шушы сорауны бирдем.”Бистәбездә бик күп һөнәр ияләре яши. Бистәбез төзелешенә дә аларның һәркайсы ниндидер өлеш керткән.Шулай да “Майский”совхозы эшчеләренең бистәбез төзелешендә хезмәтләре зуррак. Алар елдан-ел мул уңыш җыялар.Байлыкларыннан бистәбезгә дә өлеш чыгаралар”. Минем шуңа күрә дә озак еллар “Майский”совхозында агроном булып эшләгән Галимуллин Наил Вәли улы турында язасым килде.
Галимуллин Наил Вәли улы бер мең тугыз йөз утыз дүртенче елның икенче январенда Әлки районының Урта Әлки авылында туган. Аның балалык еллары бик авыр булган. Әтисе Бөек Ватан сугышында үлеп калган. Алар әнисе, әбисе, сеңлесе, саусыз энесе белән яшәгәннәр. Әниләре дә чирләгән. Яшь малайга 7 – 8 яшьтән хуҗалык эшләрендә дә булышырга туры килгән, укуын да бик яхшы укыган.
1969 - 1974 елларда Әлки районының “ Мир” совхозында директор булып эшләгән. Наил абый Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном булган. Татарстанның Әлки районында эшләп үзен яхшы агроном итеп күрсәткәч бер мең тугыз йөз җитмеш җиденче елда Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы Наил агага Яшел Үзән районының “ Майский” совхозына күчәргә юллама бирә.
Наил Вәли улы 17 ел“ Майский” совхозының 1 нче цехында җитәкче булып эшли.
1993 – 1995 елларда Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә яңа төзелә торган мәктәбендә директор була һәм 1995 -1996 уку елына 840 бала укырлык мәктәпне гамәлгә тапшыруда бик зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә Наил абый иң саваплы хезмәт юлын дәвам итә- ул Осиново бистәсендә салынган мәчетнең имам- хатыйбы.Мәчетне салу өчен бөтен көчен, тырышлыгын биреп эшли.
Яшәүнең сере бик гади аның: тырышып эшлә, яхшы бул, яхшылыгыңа түләү көтмә! – ди Наил абый.Күрәсең, яхшылык эшлә дә суга сал, кеше белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Ходай Тәгалә белер, дигән дөреслекне гомерлек юлдаш иткән зирәкләрнең дә сирәге икән ул!
Философские стихи Кристины Россетти
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Л. Нечаев. Яма
Ребята и утята
Твёрдое - мягкое