• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кыш

Опубликовано Яннаева Рима Хайдаровна вкл 29.03.2023 - 21:36
Яннаева Рима Хайдаровна
Автор: 
.Зантимерова Алинǝ

Урамда карлар  ява,

Балалар таудан шуа.

Мин кышны бик яратам,

Чана-чаңгыда шуам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh.zantimerova_alin.docx15.51 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш

Урамда карлар  ява,

Балалар таудан шуа.

Мин кышны бик яратам,

Чана-чаңгыда шуам.

Биек булып, ак булып,

Урамда карлар яуган.

Җиргә аклык, пакълек эстәп,

Юргандай җиргә яткан.

Урамда озак торсаң:

 Тик тотмый ул, йөгертә,

Бит-кулларны чеметкәләп,

Тиз өйгә куып кертә.

Ә урман кышын бик ямьле,

Бар агачлар ап-ак тунда.

Әйтерсең жәлләп Кыш бабай,

Кайгыртып әйтә: “Туңма!”

Шул урманда тирән тынлык,

Игътибар җәлеп итә.

Бары тик чуар тукран

Тик тормый, “тук-тук” итә.

Җәнлекләр инде һәрберсе

Үз җайларын җайлаган:

Кайсы йоклый кар астында.

Кайсы җылы тун сайлаган.

Керпе, бурсык, аюларны

Кышын очратып булмый.

Май катламы җыеп алар

Тыныч йокларга уйлый.

Бар җәнлекләр, ә аларга

Кеше ярдәме кирәк:

“Бирегезче  тоз, печәннәр

Сез безгә кышын бигрәк”

Ял саен без, чаңгы тагып,

Юнәләбез  урманга.

Ннди матурлык, хозурлык-

Сокландырырлык  анда!

Бер җирдә юк мондый ямьнәр,

Ап-ак карлар агышы.

Нинди матур, нинди гүзәл

Туган ягымның кышы!


Поделиться:

Мост Леонардо

Соленая снежинка

Снеговик

Кто грамотней?

И тут появился изобретатель