• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Азат һәм Болыт

Опубликовано Фазылзянова Гулия Рафаилевна вкл 23.09.2024 - 14:42
Фазылзянова Гулия Рафаилевна
Автор: 
Шәрифуллина Регина Рәсим кызы

"Иҗат чишмәсе" конкурсына Шәрифуллина Регина узе язган хикәя

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izhat_chishmse_yunleshe_sherifullina_regina.docx14.77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

МБОУ “Кече - Лызи урта гомуми белем мәктәбе”

Шәрифуллина Регина Рәсим кызы   5 нче сыйныф укучысы

“Иҗат чишмәсе” юнәлеше

“Азат һәм Болыт” хикәясе

Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы

2024 нче ел

Азат һәм Болыт.

      Яшәгән ди, булган ди, кечкенә генә Болыт. Ул бөтен дөньяны янгыр белән коендырырга яраткан. Көннәрдән беркөнне  ул зур гына бер шәһәргә йөзеп килгән һәм бик куанган: «Күрче, никадәр күп кеше! Хәзер мин боларны янгыр белән коендырсам, алар бик шатланачаклар...” Янгыр сибәли башлауга, бөтен кеше таралышкан. Кайсы зонтик астына, кайсы өенә кереп качкан. Болыт  баласы бик тә үпкәләгән: “Алар бит мине яратмыйлар, миннән качалар”. Болыт монсуланып шәһәр буйлап елый-елый йөзгән дә йөзгән. Кинәт, Болыт баласы, үзенә кул болгап торган малайны күреп алган. Болыт малай янына якынрак йөзеп килеп сораган:

  • Кешеләр бит миннән куркып кача, ә син нигә качмыйсың?
  • Нигә мина качарга? – дип гаҗәпләнгән малай. – Мин, киресенчә, сине көттем. Миңа яңгыр яудыруыңны теләдем. Аннары мин бит зур һәм көчле булып үсәчәкмен.
  • Минем тамчыларымнан салкын тиеп авырсаң?
  • Юк! Син миңа бераз гына сибәләрсең, аннары мин тиз генә өйгә кайтып, варенье белән кайнар чәй эчәрмен.

Азат шулай тәмле варенье турында хыялланып, уйга баткан болыттан сорады:

  • Ә син варенье яратасыңмы? Әй, кем яратмый инде аны! Мин менә кура җиләгеннән яратам. Ә син ниндиен?

Кечкенә Болыт оялды, хәтта, бераз гына кызарды.

  • Нәрсә соң ул ? – дип сорады Болыт, - минем беркайчан да варенье ашап караганым юк...
  • Ничек инде? Ул бит шундый тәмле, ммм...!

Азат кулларын болгый-болгый вареньеның нәрсә икәнен аңлатырга тотынды.

Шунда малайга бер уй килде.

  • Нишләп мин сиңа сөйләп торам ? Әйдәле, син яңгыр яудыр, ә мин өйгә кайтып варенье алып килермен.

Бу бик тәмле әйбер турында хыялланган Болыт, бик шатланды.

  • Әлбәттә!- диде ул.

Болыт Азатны үзенең җылы яңгыры белән иркәләде. Өсте-башы чыланган малай йөгереп кайтып, вәгъдә иткән вареньесын алып чыкты.

Менә шул көннән алып, Болыт малае һәм Азат дуслашканнар. Болыт дусты янына еш килгән, кайларда булган, ниләр күргән – барысын да сөйләгән. Ә бик үсәсе килгән Азат, чынлап та, көнләп түгел, сәгатьләп үсә башлаган. Ул да Болытка үзенең уңышлары турында сөйләгән. Азат кунагын варенье белән сыйларга да онытмаган. Болытка барыннан да бигрәк, чия вареньесы ошаган. Кайчак кешеләр бик аптыраганнар, чөнки яңгыр тамчылары белән бергә чия төшләре дә яуган.


Поделиться:

Развешиваем детские рисунки дома

Лягушка-путешественница

Знакомые следы

Как я избавился от обидчивости

Сказка "Узнай-зеркала"