• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Гыйлембикәнең дусты. (Әкият)

Опубликовано Миннебаева Зухра Кашафовна вкл 14.05.2025 - 18:11
Автор: 
Абдуллина Альмира , ТР Казан шәһәре Совет районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 171 нче гомуми урта белем бирү бюджетучреждениесе”, 5 нче сыйныф укучысы

Гыйлембикәнең дусты. (Әкият)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gyylembiknen_duslary.docx16.34 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйлембикәнең дуслары.

Белмим  кайсы заманда,кайсы авыл, кайсы урамда, кайсы йортта, яшәгән, ди, бер карчык. Булган, ди, аның бер кызы. Кыз Гыйлембикә исемле икән. Үзенең ничә яшьтә икәнен дә, исеменең нинди мәгънә  аңлатуын дабелмәгән.Ә беләсе бик килгән. Әбисенә сорауларны яудырып  кына торган: “ Әбием, минем исемем ни өчен Гыйлембикә?Әбием, кошлар нигә егылып төшмиләр?Әбием, җил кайда йоклый? Әбием, ....”

Соруларны тезеп кенә торган Гыйлембикә.Әби сорауларга җавап бирергә өлгерә алмаган.Эшләре дә күп булган.Кызның башыннан иркәләп сыйпаган, кочагына алып: “И-и-и, балам, тиздән үсеп җитәрсең. Гыйлем дәрьясына чумарсың. Ә ул дөньяда син барлык сорауларыңа  да җавап табарсың. Тырыш бул, балам. Тизрәк үс,” – дигән.

Кызның  үсеп җитәсе бик килгән.  Ялгыз калган минутларында зәңгәр күк йөзенә карап торырга яраткан. Кояш белән дуслашкан. Кояшбикә дә кызны бик яраткан.  Сөйкемле  булсын дип аңа сипкелләр бүләк иткән. Кызны һәркөн көтеп алган. Кояшның җылы нурларын тою кызга рәхәтлек биргән. Үсеп киткәндәй хис иткән кыз үзен. Гөлләр, чәчәкләр белән серләшкән. Күбәләкләр белән куышлы уйнаган.  Шомырт агачы төбендә кошлар җырын тыңлаган, аларга кушылып җырлаган. Шулай бервакыт үзе дә сизмәстән йокыга киткән.

...Әнә аның баш очында  тулы Ай. Кыз аны күрә. Ай да күзен кысып ала.Ул ялгыз түгел. Янәшәсендә дусты – Зөһрә кыз.Менә Зөһрә кыз йомшак куллары белән аның битеннән сөя, чәчләреннән сыйпап уза һәм моңлы тавышы белән бишек җыры суза:

Дустым минем Гыйлембикә

Йөзәр белем диңгезендә.

Аның исеме яңгырап торыр

Гыйлем  патшалыгында.

Бар дөнья тыныч йокыга тала.  Җилләр дә исми, болытлар да чабышмый. Айның йөзе тагын да яктырып китә. Бу яктылыктан җылылык бөркелә, күңелләргә ышаныч, көч иңә, алдагы көнгә матур өметләр уяна.

Ай юлын дәвам итә. Аның артыннан, табигатьне татлы  йокысыннан уятуына кызарып, Кояш күренә. Әтәч яңа көннең башлануын белдереп аваз сала. Кошлар уянып җыр суза. Кояш алсуланып күтәрелүен дәвам итә.

Тәрәз почмагыннан гына елмаеп, ул Гыйлембикәне сәламли. Гыйлембикә күзләрен ача. Нинди хозурлык!

- Сәлам, Кояшкай!  Айны күрмим.Ул әле генә минем янда иде. Сез дуслармы? Бергә уйныйсызмы?

- Кечкенә кошчыгым минем! Ай –иң якын дустым.Син дә тиздән үсеп җитәрсең, белем диңгезләрен кичәрсең, кайгы-шатлык чишмәләренең суын эчәрсең,  -  шул чагында барысына да үзең төшенерсең. Син тизрәк үссен өчен көне буе синең белән булырмын. Бергә уйнарбыз,  болыннарда йөрербез, кошлар җырын тыңларбыз. Әти- әниләре сүзен тыңламаган  малай – кызларның борыннарын, битләрен дә кызартып алырга өлгерермен.

 Миңа ярдәмгә Ай килер. Тыныч нурлары белән иркәләп  сине йоклатыр.Туачак көнгә көч тупларга ярдәм итәр.  Бер- беребезне шулай озатып йөрербез. Әйдә, син дә йокыңнан тор. Көн нинди матур! Матурлыкны күрергә өйрәтәм. Аны күрә белү генә аз, сакларга да өйрәнергә кирәк. Ул синең ярдәмгә мохтаҗ. Тор әйдә. Мин көтәм!

Шул вакыт тавыш юкка чыккан. Гыйлембикә күзләрен ачып җибәргән. Өстәл янында  басып торган әбисен күргән.

- Әбием, Кояшбикә кайда? Ул бит мине уйнарга чакырды.Урамда мине көтәдер.

- Әйе, кызым, көтә ул сине. Ашык әйдә.Сине анда матур яңалыклар көтә.

 Кояш та әбинең сүзләрен ишеткән. Өй эче тагы да яктырып киткән.

 Укучым! Кояш сүзләрен син дә ишеттеңме?

“Гыйлембикәнең дуслары“ - Абдуллина Альмира , ТР Казан шәһәре Совет районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

171 нче гомуми урта белем бирү бюджетучреждениесе”, 5 нче сыйныф  укучысы,


Поделиться:

Где спят снеговики?

Каргопольская игрушка

Смородинка

Хитрость Дидоны

Упрямый зяблик