• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Главные вкладки

  • Просмотр(активная вкладка)
  • Редактировать

ПРОЕКТ ЭШЕ Тема: «Гамил Афзал – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь»

Опубликовано Илсия Мингазова вкл 11.09.2025 - 19:12
Автор: 
Таябина Карина Владиславовна

Проектның максаты:

Гамил Афзалның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү.

Проектның актуальлеге:
Төбәк язучыларының тормышын, иҗатын өйрәнү туган якка, туган телгә мәхәббәт, үзеңнең милләтең белән горурлану, патриотик хисләр уятуда бик әһәмиятле.

Проектның бурычлары:

  • Уку, эзләнү, шигырьләренә анализ, нәтиҗә ясау, интернет ресурслардан һәм башка мәгълүмати чаралардан файдалана белү, компьютер программаларында эшләү күнекмәләрен үстерү.
  • Проект эшчәнлеге аша дәрестән тыш чараларда уку эшчәнлеген активлаштыру.
  • Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Укучыларда шагыйрь иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, иҗади үзенчәлеген билгеләү.
  • Гамил Афзалның татар әдәбиятында тоткан урынын, иҗатының әһәмиятен ачыклый белү.
  • Үз фикереңне әйтә һәм дәлилли, нәтиҗә ясый белү.
  • Укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын бәяли белү.
  •  Гамил Афзал тормышы һәм иҗаты аша гомумкешелек сыйфатлар формалаштыру.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ПРОЕКТ ЭШЕ Тема: «Гамил Афзал – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь»91 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

“16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

ПРОЕКТ ЭШЕ

Тема: «Гамил Афзал – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь»

Таябина Карина Владиславовна

                                         ТР Әлмәт шәһәре МАББУ

                                         “16 нчы урта гомуми белем                              мәктәбе” нең 8 нче Б сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Минһаҗева И.Р.,

Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

2022

Проектның максаты:

Гамил Афзалның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү.

Проектның актуальлеге: 
Төбәк язучыларының тормышын, иҗатын өйрәнү туган якка, туган телгә мәхәббәт, үзеңнең милләтең белән горурлану, патриотик хисләр уятуда бик әһәмиятле.

Проектның бурычлары:

  • Уку, эзләнү, шигырьләренә анализ, нәтиҗә ясау, интернет ресурслардан һәм башка мәгълүмати чаралардан файдалана белү, компьютер программаларында эшләү күнекмәләрен үстерү.
  • Проект эшчәнлеге аша дәрестән тыш чараларда уку эшчәнлеген активлаштыру.
  • Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Укучыларда шагыйрь иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, иҗади үзенчәлеген билгеләү.
  • Гамил Афзалның татар әдәбиятында тоткан урынын, иҗатының әһәмиятен ачыклый белү.
  • Үз фикереңне әйтә һәм дәлилли, нәтиҗә ясый белү.
  • Укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын бәяли белү.
  •  Гамил Афзал тормышы һәм иҗаты аша гомумкешелек сыйфатлар формалаштыру.

Эчтәлек.

  1. Кереш. Гамил Афзал – Татарстан республикасының халык шагыйре.
  2. Төп өлеш. Гамил Афзал – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь.
  1. Гамил Афзалның биографиясе.
  2. Гамил Афзалның иҗаты
  3. Кайбер шигырьләренә анализ
  1. Йомгаклау. Гамил Афзал тормышта авырлыклар алдында бирешми, күп иҗат итә.

  1. КЕРЕШ

Г.Афзал — 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1957-2000 еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә.

1964 елдан Әлмәт шәһәрендә яши башлый.

1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1981 елда татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1985 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.
Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.

1992 елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

       

II.ТӨП ӨЛЕШ

          1.Гамил Афзаловның тормыш юлы.

Гамил Афзал  1921 елның  23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туган. 

1931 елның  августында аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөрәләр. Бу турыда танылган галим, язучы Фәүзия Бәйрәменә менә нәрсәләр яза:

“1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли… Мин Магниткага сөрелгән татарларның тарихын махсус өйрәнгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган. Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый. Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, киергә өс-баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли – малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә. Мондый чакта кайдан яшәү өчен көч-рух алырга мөмкин? Гамил Афзал бу көчне үз милләттәшләреннән, татар әдәбиятыннан, табигатьтән ала.

“Еракта, офык читендә, зәңгәрсу-күгелҗем биеклекләр, сыртлар булып, Урал таулары күренә, күңелләрне әллә кайларга чакырып, дәшеп торалар кебек, - дип яза ул соңыннан үзенең “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә. – Татарстаннан бик еракта, Урал таулары артындагы далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый.”

Әйе, илдән сөрелгән татарлар, ни авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйдәндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә

Замананың кара болытларын.

Гомер итеп урыс белән бергә,

Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде

Таулы-ташлы Урал артларына.

Милли рухым хәсрәтләрне җиңде

Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә”...

Магнитогорск 35 нче татар мәктәбендә укыганда ул әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда «Магнитогорск» исемле шигыре  Баку шәһәрендә чыга торган «Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.

Троицки педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була.

1940-1949 нчы елларда Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләсә дә, шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра. 1949 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә. 1954 елда икенче группа инвалидлык ала һәм Башкортстанга, апасы янына кайта. Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый. Аның шигырьләре вакытлы матбугатта да, китап булып та басылып чыга тора.

1957 нче елда аның балалар өчен “Кар сулары” һәм 1958 нче елда “Вөҗдан сүзе” исемле беренче ике китабы дөнья күрә.

1963 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә килеп,  биредә төпләнеп кала. Әлмәттә ул олы шагыйрь булып җитешә. Кырыкка якын китабы татар, рус, башкорт һәм башка телләрдә дөнья күрә.  Сатирик, юмористик шигырьләре һәм тирән фәлсәфәгә корылган лирик әсәрләре белән дан казана. Татар шигъриятенең иң олуг вәкилләре дәрәҗәсенә күтәрелә.

Г. Афзал 2003 елның 20 августында 82 яшендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

          2. Гамил Афзалның иҗаты.

50-60 нчы елларда Гамил Афзал юмор-сатира жанрында иҗат итә, 70 нче еллардан башлап исә аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек итә башлый.

“Гамил Афзал, кайберәүләр кебек, көлдерүче, кытыклаучы гына түгел. Үзенчә пәйгамбәр дә, әүлия дә, философ та ул,” – дип яза язучы Фәнзаман Баттал аның иҗаты турында.
            Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин болай бәяли: “Г.Афзал – авыл баласы, табигать баласы. Ул табигатьне бик нечкә тоеп, садә һәм халыкчан итеп тасвирлый ала, тасвирлап кына калмый, аны кешеләр күңеленә якынайта, кешенең үзен табигатькә күзгә күренмәс җепләр белән бәйли, аларның берлеген искәртеп тора”

Шагыйрь туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеген җырга салып әйтә:
      Дулкынланып тибрәлә җыр:
      «...Сандугач кунмас инде,
      Ямьле булса да торган җир,
      Туган җир булмас инде»

             

              Аның байтак шигырьләренә көй язылган: “Татарстан таңнары”, “Очрашу”, “Авылым”, “Дөнья матур, дөнья киң”, “Өф-өф итеп”, “Туган җиреңнән китмә”  һ.б.

 Туган җир белән бәйләнештә табигать образы Г.Афзал иҗатында эзлекле   үстерелә.Табигать матурлыгы еш кына лирик геройның  хисләре, уй-хыяллары белән бәйләнештә бирелә. (“Урман сукмагы”, “Өянкеләр моңы”, “Көз”, “Карт имән”, “Сандугачлы яшел урман”, “Зирек җырлый” һ.б.

           Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе.
          Аһ! Дисең, без ник болай соң,
          Без дә хакның бәндәсе. (Г.Афзал)

            Тарихка һәм атаклы шәхесләргә багышлап язган шигырьләре тулы бер циклны тәшкил итә: “Сөембикә сылу”(легенда), “Болгар бәете”, “Болгарлар”, “Нигә төшкә керә ул таңнар?”(Магнитогорск истәлеге), “Тарих мең дә...”, “Кол Гали”, “Ана”, “Дәрдемәнд”, “Мифтахетдин Акмуллага”һ.б.

             Әйе, канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды, шагыйрь язганча, “җилкеләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”... Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, башкаларны сатты, башкаларны чакты... Хакимият шушы куркаклар һәм әтрәк-әләм кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:

“Татар халкын яратам” дип әйтү

Баш китәрлек хәтәр сүз иде.

Һәр ярыкта ач кандала кебек,

Озын колак, очлы күз иде.

“Татар халкын яратам” дип әйтү

Олуг гөнаһ иде ул чакта.

Мин дә татар бит, дип әйтә идек,

Алан-йолан карап як-якка.

“Туган халкым” дигән егетләрне

Ай күрде, кояш алды.

Якадан борып алды да

Илтеп дәрьяга салды.

Янган утларга салды да

Җәзалап җанын алды.

Имансыз, телсез, йомышчы,

Әләкче лакей калды...

              Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алдылар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.

Соловкида салкын диңгез яры,

Ярга чыгып тюлень көрсенә:

Монда үлгән “халык дошманнары”

Дошман түгел иде берсе дә!

Магаданда тайга урманнары,

Шул урманда аю көрсенә:

Монда үлгән “халык дошманнары”

Дошман түгел иде берсе дә!

Монда коллык, ачлык, мәңге салкын

Миллионлаган әҗәл китергән.

НКВД монда мужик халкын

Тамерланнан күбрәк үтергән.

3.Кайбер шигырьләренә анализ.

“ Өф-өф итеп” шигыре.

Темасы: бала тәрбияләү.

Эчтәлеге: дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе.

Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл бала бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына:

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лоп, монда лап-лоп.

Өченче өлештә “тәрбия”нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

Нәтиҗә ясыйбыз: автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы “өф-өф итеп”, иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора.

“Кызыл балчык” промартелендә” шигыре.

Темасы: җәмгыятьнең гаделсезлеге.

Эчтәлеге: башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе.

Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта – сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип-фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора.

Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә...

Икенче якта – чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән шартларның артуын, конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең ( бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатче,кладовойчы, замначальник, начальник) хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын, моның гайре табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

   Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра:

Начальниклар елмаешып бүләк ала,

Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба.

Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә.

III.ЙОМГАКЛАУ.

  Гамил Афзалның тормыш юлы бик авыр була. Әтиләре белән сөргенгә сөрелә, авырый. Ләкин авырлыклар алдында бирешми, үзлегеннән күп укый, күп иҗат итә. Кешелеклелек сыйфатларын, Ватанына, туган иленә ышанычын югалтмый, туган ягына, аның табигатенә, халкына, туган теленә мәхәббәте көчле була. Туган халкының тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге аны бик борчый.

  Гомумән, тормышта, көнкүрештә очраган эчүчелек, дәүләтне алдау, күз буяу, битарафлык, ришвәтчелек кебек кимчелекләргә карата шагыйрь язган сатирик шигырьләр – Г. Афзал иҗатының төп юнәлеше. Аларда ул «хакыйкать»не ярып сала, аларда -  халык тормышы.

 Аның иҗаты бүген дә бик актуаль, укучыларны үзенә җәлеп итеп тора.

                               

 

Кулланылган әдәбият:

1.  Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2002.- 223 б.
2. Гамил Афзал. Туган як моңнары: Шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.- 287 б.
3.Татар шигърияте: 1960-1980 еллар. – Казан: Мәгариф, 2007.
4. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр, өч томда, 1 том, лирика, юмор, сатира. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2004.
5.Әлмәт җырлый. Әлмәткә багышланган җырлар, шигырьләр./ Төзүче: Разим Вәлиуллин./-  Казан: “ГранДан” нәшр., 2003.


  • Снять отметку "Мне нравится" (1) 
Поделиться:

Сочные помидорки

Проказы старухи-зимы

Колумбово яйцо

Рождественские подарки от Метелицы

Пока бьют часы