• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучыларым иҗат иткән шигырьләр

Опубликовано Билалова Зилә Марс кызы вкл 10.01.2026 - 20:44
Билалова Зилә Марс кызы
Автор: 
Юнысова Камилә Рөстәм кызы

    “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенедә,  халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә призлы урыннар яулаган шигырьләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stihotvorenie_halkym_dibe.docx11.67 КБ
Файл uylanular.docx11.59 КБ

Предварительный просмотр:

    Халкым әдибе

Гаяз Исхакый иҗатын

Бик еш укыйм, уйланам.

Халкым язмышы бит анда,

Барсын уйлап шомланам.

Милләттәшләрем тормышы

Булмаган җиңел генә,

Кайгы – михнәтләр кичергән,

Җиткән соңгы чигенә.

Бик җентекләп ул шуларны

Язган әсәрләрендә,

Үткәннәрдә булып кайтам,

Укыган көннәремдә.

Иҗатының геройлары

Үзе белән ияртә,

Йөрәгемнең үзәгенә

Кайгыртучанлык кертә.

Зөләйха белән бергәләп

Динем өчен көрәшәм,

Сәгадәткә кулым биреп,

Аңа бәхет эзләшәм.

Һәр әсәргә зур фәлсәфә,

Тирән мәгънә салынган;

Тормыш асылын белергә,

Безнең өчен язылган.

Безнең буын бик бәхетле,

Яши рәхәттә күптән.

Милләтем күргән михнәтне

Аллам, күрсәтмә бүтән.

Исхакый кебек әдипләр

Тагын күп булса иде,

Халкына гел тугры булып,

Аны кайгыртса иде.

 

                             


Предварительный просмотр:

             Уйланулар

Китап киштәсенә тагын килдем,

Тагын алдым Синең китапны.

Муса Җәлил дигән алтын сүзләр...

Мин яратам Синең иҗатны.

Шигырь арты шигырь  укый-укый,

Ерак очты уйлар тын торгач.

Әнә урман, моңлы чишмә ага,

Сөеклесе җырлый – сандугач.

Кара йөзле дошман йөри шунда

Агу салып матур тормышка.

Ни очраса, шуны харап итә,

Буйсынмаган өчен фашистка.

Әнә иген кыры, җир сукалый

Япь-яшь улы белән бер әни.

Соңгы көчен биреп хезмәт куя,

Бирешергә бер дә теләми.

Әнә фронт җире: ут, туплар шартлый,

Ядрә кисә күпме гомерне.

Ник кан коеп йөрисең син, дошман,

Хәсрәт белән телеп бәгырьне?

Һәр кешесе, хәтта табигате

Соңгы тамчы канын жәлләмәс,

Халкым горур, бердәм илебез -

Фашист өчен мәңге баш имәс.

Чиксез уйлар янә үземә кайтты,

Әкрен генә яптым китапны.

Муса Җәлил дигән алтын сүзләр

Балкып янды менә шул чакны.

Рәхмәт Сиңа, бөек шагыйребез,

Сөйгән өчен илне, халкыңны,

Шул ялкынлы горур хисләр белән

Без саклыйбыз Синең хакыңны.


Поделиться:

Подарок

Сказка на ночь про Снеговика

«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей

Хитрость Дидоны

Усатый нянь