• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проект "Витаминнар-сәламәтлек дуслары"

Опубликовано Халилова Лейсан Хамитовна вкл 22.09.2015 - 18:59
Автор: 
Сафина Гөлия Тәлгат кызы

ПРОЕКТ:

«Витаминнар- сәламәтлек дуслары»

 

 

Авторы: 3 нче сыйныф укучысы

Сафина  Гөлия

Җитәкчесе: Хәлилова  Л.Х.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pasport-vitaminnar.docx25.68 КБ
Office presentation icon vitaminnar-slamtlek_duslary.ppt1.85 МБ

Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ:

«Витаминнар- сәламәтлек дуслары»

Авторы: 3 нче сыйныф укучысы

Сафина  Гөлия

Җитәкчесе: Хәлилова  Л.Х.

Фаразлау:

Витаминнарны  даими  куллансак- вирусларга  каршы нык торырбыз.

         

Максат:

витаминнарның файдасы  

турында иптәшләремне таныштыру;

          Бурычлар:
* Куйган  максатка нигезләнеп тикшерү  эшләре  алып бару.
*Интернеттан материал
җыю;
*Ата-аналар бел
ән берлектә анкета тутыру
* Укчыларны
ң сәламәтлекләрен күзәтү.

Тикшерү объекты:

укучылар

Тикшерү методлары:

  1. Матбугать чыганаклары  белән танышу.
  2. Ата-аналар белән анкета  тутыру.
  3. Витаминнарның барлыкка килү тарихы турында информация җыю.
  4. Килеп чыккан нәтиҗәләрне        чагыштыру.

Теоретик  этап:

Сыйныф сәгатендә «Витаминнар» исемле презентация карап үтү.

Нәрсә ул витаминнар?

    Витаминнар- матдәләр алмашын көйләү өчен һәм  организмның тереклек эшчәнлеге процесслары нормаль баруы өчен кирәкле органик матдәләр алар. Латинча “виталис” яшәү көче дигәнне аңлата.

Витаминнарның барлыкка  
кил
ү тарихы.

 Бик күп диңгез сәяхәтләрендә аеруча поляр якларга ясаганда,диңгезчеләр еш кына фаҗига, һәлакәтләргә очраганнар.Алар азыкларда ниндидер серле матдәнең җитешмәве аркасында һәлак булганнар.Шул рәвешчә Яңа Җирдә капитан Баренц, Тын океан утравында командор Беринг, Арктик бозларында капитан  Седов  һәлак  булганнар.

  • Васко до Гама 1498 елда үзенең Һиндстанга ясаган тарихи сәяхәтен көч-хәл белән генә ахырына җиткерә.Ул командасындагы 160 матростан 100 кешене югалта.
  • Магелланның 265 юлдашыннан 65 генә кире әйләнеп кайта.
  • Диңгез сәяхәтчеләре бер куркыныч авырудан үлә торган булганнар:аларның тешләре  каный һәм төшә, буыннары шешеп сызлый, тәннәре кара таплар белән каплана. Бу авыруга зәңгелә дип исем бирәләр. Ә матрослар аны “диңгезчеләр үләте” дип атый.
  • Рус диңгезчесе адмирал Крузенштерн һәрвакыт корабльдә тозламаган яшелчәләр запасы тоткан.
  • Ә Джемс Кук үзе белән бергә сәяхәткә кишер һәм лимон сулары ала торган булган.

1881 елда Н.И.Лунин тычканнар белән эксперимент үткәрә: бер төрке тычканны- натураль сөт белән, икенчесен барлык кирәкле матдәләр:  аксым, углевод, май,минераль тозларга бай ясалма азык белән тукландыра. Тиздән икенче төркем тычканнар үсүдән туктап ябыгып үлә.

1911 елда Польша галиме Казимер Функ дөге көрпәсеннән тапкан матдәгә витаминнар дип исем бирә. Дөге кабыгындагы бу матдә белән ул күгәрченнәр параличын дәвалый.

2.Практик  эш.

1.Ата-аналар өчен анкета үткәрү.

Максаты: безнең мәктәп ата-

            аналарының

            витаминнарга

            карашларын ачыклау

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  1. 100% ата-ана балаларына  витаминнар сатып алалар.
  2. 93% -витаминнарны яз (көз) сатып алалар.
  3. 4 % -табиб киңәше буенча.
  4. 3 %- натураль ризыклар ашауны тулай күрәләр.

  3. Күзәтү.

  Мин укучыларның витамин  кул-ланган  вакытта сәламәтлекләрен  күзәтергә  булдым.

сезон

2012-2013

уку елы

2013-2014

уку елы

Көз

4 кеше

1 кеше

Яз

2 кеше

0 кеше

Нәтиҗә:

Таблицадан күренгәнчә, витамин кабул иткәннән соң, укучылар арасында авыручылар саны кимегән.

Мәктәп укучысының ризыклары витаминнарга һәм минералларга бай булырга тиеш.

А витаминына бай ризыклар:

  • кишер
  • Яшел тәмләткечләр

С витаминына бай булган ризыклар :

  •  петрушка һәм  укроп ;
  • помидор ;
  • карлыган ;
  • болгар борычы;
  • цитрусовые;
  • бәрәңге .

Е витамины түбәндәгне ризыкларда бар:

  • Бавыр
  • Йомырка
  • Бүрттерелгән бодайда
  • Солы һәм карабодай ярмасында
  • В витаминына бай ризыклар:
  • Кара ипи
  • Сөт
  • Эремчек
  • Бавыр
  • Сыр
  • Йомырка
  • Кәбестә
  • Алма
  • Помидор

Йомгак.

Организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр, арыш икмәге, сөт һәм сөт продуктлары ашарга кирәк. Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле  йогышлы авыруларга  каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм  итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без
с
әламәтлекнең дуслары  дип атыйбыз.


                                                                                             


Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Поделиться:

Одна беседа. Лев Кассиль

Петушок из русских сказок

О чем поет Шотландская волынка?

Аэродинамика и воздушный шарик

Сочные помидорки