Багаутдинова Чулпан Минасхатовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: "Шигъри сәйләннәр" түгәрәген җитәклим.

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, шигырьләр язам, укучылар белән туган телгә бәйле төрле чаралар үткәрәм.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт Аксубаево, Аксубаевский район

Место работы: МБОУ "АСОШ №2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/chulpan-minashatovna

О себе

Мин Аксубай районы Яңа Кармәт авылында туганмын. Урта белемне туган авылымда алдым. Аннан соң Алабуга  дәүләт педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштердем. Әти - әнием  йортында, мәктәбемдә салынган туган тел орлыгы биредә матур гөл булып чәчәк атты. Танылган язучылар, шагыйрьләр,  галимнәр белән аралашу татар теленең зәукын, бөтен нечкәлеген аңларга өйрәтте.

       Һөнәремнең тәмен  Яңа Кармәт мәктәбендә татый башладым. Хезмәт юлымны Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам иттем. Биредә эшләү миңа бик ошый. Укучыларның татар телен, туган телне өйрәнүгә булган кызыксынучанлыгы, омтылышлары миңа илһамланып, бар сәләтемне   куеп укыту өчен  көч бирә, иңнәремә канат куя. Менә инде 25 ел укытучы һөнәрен яратып башкарам. Шул вакыт аралыгында ирешкән уңышларыбыз да аз булды дип әйтмәс идем. Бигрәк тә шигырь язу, сәнгатьле сөйләү бәйгеләрендә бик күп призлы урыннарны яуладык. Ләкин зур җиңүләребез әле алда дигән өмет белән бар тырышлыгымны һәм сабырлыгымны куеп хезмәтемне  дәвам итәм .

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Иң якын дускаем,

          Киңәшчем ул - ...Китап.

                                                               (Җ. Тәрҗеманов)

 

 

      Чыннан да, китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче, туры юл күрсәтүче. Алар безгә кадәр булган күпме  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез зур байлык.  Һәр  яңа  буын  аңардан  белем  ала. Китапларны күп  укыган кешенең  күңелендә  начарлыкка  урын  юк, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяли белергә өйрәнә. Китапларда кешелекнең бөтен  уй- фикерләре, бай тәҗрибәсе, гыйлеме, күпкырлы  тирән  мәгълүматы   туплаганган. Юкка гына акыл ияләре "Китап- тормыш  көзгесе", "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" дип язып калдырмаганнар. Тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. Бу милли хәзинәбезнең ни дәрәҗәдә кадерле, кирәкле булуына,  аны уку һәм саклау зарурилыгына басым ясый.

      Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында. Һәр буын вәкиленә укырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Укытучы буларак, безнең максатыбыз әлеге байлыкка укучыларыбызны җәлеп итү. Аларны яратып һәм кызыксынып укырга күндерү.

 

Моё портфолио

Мин, Багаутдинова Чулпан Минәсхат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле хезмәткәр. Педагогик эш стажым 25 ел. 

         Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбияләүне төп бурычым дип саныйм. Һәр кеше туган теле аркылы дөньяны танып белә, аралаша башлый. Тел ул - яшәешнең алтын ачкычы.  Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. Без туган телебезне буыннан-буынга күчерергә аны сакларга һәм якларга бурычлы. Шул максаттан чыгып, дәресләремне укучыларыма кызыклы һәм күңелләренү үтеп керерлек итеп үткәрергә тырышам. Яңа  мәгълүмати технологияләр, төрле алымнар  кулланып  укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлы урыннар  яулыйм. Халыкара конкурсларда уңышлы катнашам.  Укучылар белән төрле әдәби кичәләр, әкият, шигырь  кичәләре, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының милли йолаларын  үткәрәбез. Әлбәттә, бу бәйрәмнәрдә укучыларыбыз бик теләп катнаша. 

         Минем туган телгә булган мөнәсәбәтем, тормыш юнәлешем үзем иҗат иткән түбәндәге шигыремдә ачак күренә.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Музыкальное творчество
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: