Сан. 6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (6 класс)

Багаутдинова Чулпан Минасхатовна

6 нчы сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_uroka_6_klass.docx38.18 КБ

Предварительный просмотр:

                  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының

                                   2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

                                               

                                                         Саннарның ясалышы.

                                  6 нчы сыйныф (татар төркеме)   өчен дәрес эшкәртмәсе

   

Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы

Багаутдинова Чулпан Минәсхат  кызы

Тема: Саннарның ясалышы.

Дәреснең максаты :

1.Укучыларны тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар белән таныштыру;

2.Әлеге саннарны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәтү, өлеш санының рус теленнән аермалы укылышын билгеләү;

3. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга

өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

4. Туган як табигатенә, якташ язучылар иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методлары: аңлату, әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш.

Материал:

Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. 6 нчы сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәреслек), Казан,”Мәгариф” нәшрияты,2015.

Җиһазлау: ноутбук, мәкальләр язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Татарстан табигате темасына кагылышлы рәсемнәр,  китаплар

Дәрес барышы.

1..Дәрес үткәрү өчен уңай халәт булдыру

2.Игътибарны туплауга уен “Яшерелгән санны тап”.

Кунак, йөзек, бертуган, көчбишек, фикер, көчек.

3.Санлы ребусны чишү

6н -алтын 100ек -йөзек 1дәм - бердәм

К3 - көз 5мәт - бишмәт 1лек -берлек

Т10 -тун 100ү - йөзү 1үк - берүк

5ек –бишек

Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

. Сезнең алдыгызда карта –шар төшерелгән рәсем .Уртадагы шарга без өйрәнә торган сүз төркеме атамасы язылган. Янәшәдәге шарларга сез сан сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне язып чыгыгыз.

- Хәзер тактага карыйбыз һәм тактада бирелгән карта – шардагы язмалар белән чагыштырабыз. Кем сан төркемчәсенең үзлекләрен төгәл исендә калдырганлыгын билгелибез.

Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

Ә сез беләсезме?

Ач бүре бер утыруда 10-11кг ит ашый икән. Ә иң көчле ерткыч булган тигр бер ашауда 50кг ит ашый. Фил исә көненә 360кг азык ашый һәм 90литр су эчә. Җир йөзендәге иң күп ашаучы хайван –зәңгәр кит. Ул тәүлегенә 5-10 тонна плангтон ашый. А аның баласы тәүлегенә 580 литр сөт имә.

  • Бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

 - Барлык җөмләләрдә дә саннар бар.

- Бу саннарның дөрес язылышын беләбезме?

Димәк дәреснең темасы - сан , саннарның ясалышы.

Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

. Сезнең алдыгызда карта –шар төшерелгән рәсем .Уртадагы шарга без өйрәнә торган сүз төркеме атамасы язылган. Янәшәдәге шарларга сез сан сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне язып чыгыгыз.

- Хәзер тактага карыйбыз һәм тактада бирелгән карта – шардагы язмалар белән чагыштырабыз. Кем сан төркемчәсенең үзлекләрен төгәл исендә калдырганлыгын билгелибез.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

  1. Ясалышы ягыннан саннарны өйрәнү (плакатка язылган).

а) бер, ике, илле, йөз, тугыз мең, миллион, туксан;

б) унбер, унике.унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде,унсигез, унтугыз;

в) ике – өч, унар-унбишәр, биш-алты, алтмышлап- җитмешләп,

г) егерме бер, алтмыш биш, бер мең тугыз йөз илле, биш йөз егерме сигез, ике йөз биш;

биштән бер(1/5), алтыдан өч (3/6).

- Тактага карагыз әле, монда нинди сүз төркеменә мисаллар язылган? Ясалышы ягыннан болар нинди саннар икән? Беренче юлны укыйк әле. Бу юллар ничә кисәктән, тамырдан тора ?

- Әйе, бер сүздән, ягъни тамырдан гына. Димәк, бу саннар ничек атала? (тамыр саннар).

- Икенче юлда язылган саннарга игтибар итегез әле.Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар?

- Өченче юлдагы саннарга игътибар итик әле. Алар ничә сүздән тора һәм ничек язылалар? (ике яисә берничә тамыр саннан тора һәм тезелеп аерым язылалар.) Димәк, алар тезмә саннар

Дүртенче юлдагы саннарга игътибар итик әле. Бу саннар ике саннан торалар һәм сызыкча аша язылалар. Димәк, бу юлда парлы саннар .

- Өлеш саннарына игътибар итик әле. Саннарның язылыш һәм әйтелешендә аерма бар . Рус телендә сез аларны «дробные числительные» дип өйрәнәсез. Өлеш саны рус телендә аерым төркемчә итеп карала, ә татар телендә ул микъдар саны төркемчәсенә керә. Укылышы да рус теленнән аермалы. Рус телендә 2/5 (два/ пятых), ә татар телендә ваклаучысыннан башлап 2/5 (биштән ике) дип укыла. Килеш белән төрләнгәндә, өлеш санының санаучысы гына төрләнә, ә ваклаучысы чыгыш килешендә кала (мисаллар китерү).Мәсәлән : Бакчаның дүрттән беренә җиләк утырттык.

  1. Кагыйдә уку (нәтиҗә ясау). 98  нче битләр.

 Дәреслектәге күнегүләрне эшлибез .142 нче күнегүдәге саннарны сүз белән әйтергә.

  1. Татарстан табигате турында рәсемнәр карау һәм әңгәмә үткәрү.

1.Сез Татарстан табигате турында нәрсәләр беләсез ?

2.Безнең якларда нинди агачлар үсә?

3. Аксубай бистәсе янында нинди урман үсә?

4.Яшеллекне арттыру өчен сез ниләр эшлисез?

 Без хәзер ял итеп алабыз.  

Хәзер сез үзегезне солдатлар итеп хис итеп,минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз. Гәүдәләр төз,башлар югары. Без бит солдатлар.

Бер,ике ,өч – безнең кулда көч,

Безнең саф корыч,

Безнең ил тыныч.

Бер,ике,бер- биеккә сикер!

Бер,ике,йөз- суда йөз!

Бер,ике, бер – бик тиз йөгер.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Буш урыннарга ярдәмче сүзләрне урнаштырып кагыйдәләрне искә төшерәбез.

  1. Сан белән ачыкланган исем ..... дип йөртелә.
  2.  Саннар ясалышы ягыннан ... төргә бүленә.
  3. Предметның санын,  исәбен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме .... дип атала.
  4. .... .... кушалап языла.
  5. ... ... бер сүздән тора
  6.  ... ..., тамыр саннардан тезелеп, аерым языла.
  7. ...  ... сызыкча аша языла.
  8.  Рус теленнән аермалы буларак, ... ... ваклаучысыннан башлап укыла.

Ярдәмче сүзләр: кушма саннар, тезмә саннар, парлы саннар, сан, өлеш саны, саналмыш, тамыр саны, дүрт. ( Балалар эшләрен үзара парлап тикшерәләр.Бирелгән җавапларга  нигезләнеп бәялиләр)

5. Мәкальләрнең икенче өлешен әйтергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны табып, ясалыш төрен билгеләргә.

Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

Мең сум акчаң булганчы, …(мең дустың булсын).

Ике куян артыннан кусаң , …(берсен дә тота алмассың).

. Үзбәяләү. Укучылар, бүгенге дәрестә үзегезнең эшегезне бәяләгез. Үзбәяләү карточкаларына язып куегыз. Иптәшегез белән киңәшләшегез.  Ул сезгә нинди бәя бирде?  Язып куегыз.

IV. Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия.

Укучылар түбәндәге җөмләләрне тулыландырыгыз:

- Мин бүген дәрестә....өйрәндем.

- Миңа ...авыр булды, ләкин мин тырыштым.

- Мин иптәшләрем белән ...

- Без бүген ... өйрәндек.

- Миңа ... аңлашылды.

- Мин бүгенгесе дәрестә ... аңладым.

-Без  уку мәсьәләсен чишү өчен... эшләдек

-Үз алдыбызга куелган максатларга ирешә

алдыкмы?

-Дәрестән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

-Дәреснең уңышлы яклары...

V. Өй эше 

141нче күнегү.

1нче төркем. Текстны күчереп язарга,саннарны табып асларына сызарга.

2 нче төркем. Бирелгән тексттагы агачлар турында табышмаклар, мәкальләр язып килергә.

3нче төркем. Саннар кертеп “Безнең гайлә” темасына хикәя язарга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...