Сан. 6 нчы сыйныф. Технологик картасы
план-конспект урока (6 класс)

Багаутдинова Чулпан Минасхатовна

Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologicheskaya_karta_6_klass.docx38.52 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                         «Саннарның ясалышы»

6нчы сыйныфның татар төркемендә  туган тел дәресе

Дәрес максатлары:

1.Укучыларны тамыр,кушма,тезмә,парлы саннар белән таныштыру..

2.Әлеге саннарны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәтү,өлеш санының рус теленнән аермалы укылышын билгеләү.

3. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү,күзәтү,хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

4. Туган як табигатенә, якташ язучылар иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа, китаплар, дәфтәрләр,  каләмнәр, үзбәяләү өчен     карточкалар.

Дәрес этаплары, эш төрләре

Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре төрләре

 I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.Актуальләштерү өлеше.

Дәрескә уңай хәләт тудыру

1.Хәерле көн укучылар.

 Игътибарны туплауга уен “ Яшерелгән санны тап” Кунак  Кунак,йөзек,бертуган,көч,бишек,фикер,көчек.

Санлы ребусны чишү. 6н-алтын,100-ек- йөзек, 1дәм- бердәм

К3 –көз,5мәт-бишмәт,1лек-берлек,Т10-тун,100ү-йөзү,

1үк-берүк,5ек-бишек

- Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

. Сезнең алдыгызда карта –шар төшерелгән рәсем .Уртадагы шарга без өйрәнә торган сүз төркеме атамасы язылган. Янәшәдәге шарларга сез сан сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне язып чыгыгыз.

- Хәзер тактага карыйбыз һәм тактада бирелгән карта – шардагы язмалар белән чагыштырабыз. Кем сан төркемчәсенең үзлекләрен төгәл исендә калдырганлыгын билгелибез.

2.Өй эшен тикшерү.

Укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру

2.Проблемалы ситуация тудыру

Ә сез беләсезме?

Ач бүре бер утыруда 10-11кг ит ашый икән. Ә иң көчле ерткыч булган тигр бер ашауда 50кг ит ашый. Фил исә көненә 360кг азык ашый һәм 90литр су эчә. Җир йөзендәге иң күп ашаучы хайван –зәңгәр кит. Ул тәүлегенә 5-10 тонна плангтон ашый. А аның баласы тәүлегенә 580 литр сөт имә.

  • Бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

 - Барлык җөмләләрдә дә саннар бар.

- Бу саннарның дөрес язылышын беләбезме?

Димәк дәреснең темасы - сан , саннарның ясалышы.

Максат кую.

Проблеманы ачыклау, прогнозлаштыру, ихтыяри үзрегуляция

II.Уку мәьәләсен кую.

Без бүгенгесе дәрескә нинди максатлар куябыз?

- Саннарның ясалыш ягыннан төрләрен ачыкларга тиешбез.

- Ясалу  һәм дөрес  язу ысулларын өйрәнербез.

Укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру,

 фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

III.Уку мәсьәләсен чишү .

  1. Саннарның ясалыш ягыннан төрләрен билгеләү.

Саннарны укыгыз.

 а) бер, ике, илле, йөз, тугыз мең, миллион, туксан;

б) унбер, унике.унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде,унсигез, унтугыз;

в) ике – өч, унар-унбишәр, биш-алты, алтмышлап- җитмешләп,

г) егерме бер, алтмыш биш, бер мең тугыз йөз илле, биш йөз егерме сигез, ике йөз биш;

биштән бер(1/5), алтыдан өч (3/6).

-Саннарның ясалышында аерма бармы?

-Ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүләр идегез?

-Фикерләрегезне дәлилләгез.

( тамыр, кушма, тезмә, парлы)

Прогнозлаштыру, исбатлау, бәяләү, аңлап әйтеп бирү, нәтиҗә чыгару.

2.Дәреслек белән эшләү.

1.Дәреслектәге 98нче биттәге мәгъ лүмат белән танышалар.  Үз фикерләрен  партадашына сөйләп күрсәтәләр.

 2.142нче күнегүдән саннарны язып алалар, ясалышлары ягыннан төрләрен билгелиләр. (Җавапларын тактада бирелгән мәгълүматка нигезләнеп бәялиләр)

Татарстан табигате турында рәсемнәр карау һәм әңгәмә үткәрү.

 1.Сез Татарстан табигате турында нәрсәләр беләсез ?

2.Безнең якларда нинди агачлар үсә?

3. Аксубай бистәсе янында нинди урман үсә?

4.Яшеллекне арттыру өчен сез ниләр эшлисез?

Максат кую, планлаштыру, ихтыяри үзрегуляция, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, парлап эшләү.

3.Ял итү минуты.

 Без хәзер ял итеп алабыз.  Хәзер сез үзегезне солдатлар итеп хис итеп,минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз. Гәүдәләр төз,башлар югары. Без бит солдатлар.

Бер,ике ,өч – безнең кулда көч,

Безнең саф корыч,

Безнең ил тыныч.

Бер,ике,бер- биеккә сикер!

Бер,ике,йөз- суда йөз!

Бер,ике, бер – бик тиз йөгер.

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,

укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру.

5.Мөстәкыйль эш.

1. Буш урыннарга ярдәмче сүзләрне урнаштырып кагыйдәләрне искә төшерәбез.

  1. Сан белән ачыкланган исем ..... дип йөртелә.
  2.  Саннар ясалышы ягыннан ... төргә бүленә.
  3. Предметның санын,  исәбен белдерә торган мөстәкыйлҗ сүз төркеме .... дип атала.
  4. .... .... кушалап языла.
  5. ... ... бер сүздән тора
  6.  ... ..., тамыр саннардан тезелеп, аерым языла.
  7. ...  ... сызыкча аша языла.
  8.  Рус теленнән аермалы буларак, ... ... ваклаучысыннан башлап укыла.

Ярдәмче сүзләр: кушма саннар, тезмә саннар, парлы саннар, сан, өлеш саны, саналмыш, тамыр саны, дүрт. ( Балалар эшләрен үзара парлап тикшерәләр.Бирелгән җавапларга  нигезләнеп бәялиләр)

2. Мәкальләрнең икенче өлешен әйтергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны табып, ясалыш төрен билгеләргә.

Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

Мең сум акчаң булганчы, …(мең дустың булсын).

Ике куян артыннан кусаң , …(берсен дә тота алмассың).

Максат кую.

Планлаштыру.

укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, парлап эшләү.

Контроль.

6. Үзбәяләү.

Укучылар, бүгенге дәрестә үзегезнең эшегезне бәяләгез. Үзбәяләү карточкаларына язып куегыз. Иптәшегез белән киңәшләшегез.  Ул сезгә нинди бәя бирде?  Язып куегыз.

Ихтыяри үзрегуляция, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү,

хезмәттәшлек алымнарын билгеләү.

IV. Рефлексия

Укучылар түбәндәге җөмләләрне тулыландырыгыз:

- Мин бүген дәрестә....өйрәндем.

- Миңа ...авыр булды, ләкин мин тырыштым.

- Мин иптәшләрем белән ...

- Без бүген ... өйрәндек.

- Миңа ... аңлашылды.

- Мин бүгенгесе дәрестә ... аңладым.

-Без  уку мәсьәләсен чишү өчен... эшләдек

-Үз алдыбызга куелган максатларга ирешә

алдыкмы?

-Дәрестән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

-Дәреснең уңышлы яклары...

Үзләштерелгән, үзләштерергә тиешле белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау.

V.Өй эше.

141нче күнегү.

1нче төркем. Текстны күчереп язарга,саннарны табып асларына сызарга.

2 нче төркем. Бирелгән тексттагы агачлар турында табышмаклар, мәкальләр язып килергә.

3нче төркем. Саннар кертеп “Безнең гайлә” темасына хикәя язарга.

Үз эшеңне планлаштыру, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Ике пирожный"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән әдәби уку дәресе ..Темасы "Ике пирожный"...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"...