Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Равия Әгъзам кызының шәхси сайты.

Сабырлык, тыйнаклык, гадилек, олылык

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: интересуюсь новшествами по предмету и методике

Увлечения: рисование, чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ СОШ №170 г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fayzullina-raviya-agzamovna
Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз.
Ризаэддин Фәхреддин

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Калган эзләр белән,

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән!

                                (Саҗидә Сөләйманова)

О себе

Мин - укытучы... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Мин бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Күңелемдә укытучы булу теләге мине Казан педагогик училещесына, соңыннан Казан педагогия институтына алып килде. Язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мәктәп- иң гаҗәп ил. Анда бер көн икенчесенә охшаш тугел. Һәр мизгел - нидәндер яңалык эзләү. Һәр укучы - киләчәк төзүче. Шулай булгач, бу илнең бөтен вәкилләре дә киләчәк өчен җаваплы. Монда һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, тирә - яктагыларга кызыксынырлык булсын өчен, тирә - юньдәгеләргә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк. Менә утыз биш елдан артык балалар белән эшлим. Төп максатым - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләрне ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

Берәү килә җиргә - төзсез яши,

Берәү килә бөек тәхет өчен,

Берәү килә җиргә намус белән

Яшәү өчен , тыйнак бәхет өчен.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап - ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. ( И. Гази)

Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладан коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.  Р.Фәхреддин "Нәсыйхәт", Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Ф. Яруллин әсәрләре.

Моё портфолио

Тормышта бөтен тарафларда да күзгә күренмәс тизлек белән үзгәрешләр бара. Кеше белемне үзләштергәнче, ул искерергә өлгерә. Бүгенге тормышта уңышлы яшәү һәм эшләү өчен яңалыкларга әзер булырга кирәк. Үземнең педагогик эшчәнлегемдә традицион һәм иновацион алымнарны киң кулланам. Соңы елларда мин үстерелешле укыту идеялары белән яна башладым.  Эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли - эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алага таба да эшләргә көч, дәрт өсти.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы